16+

“Бу очраклы гына, һава торышы уңай килгәнгә генә түгел”

“Узган ел ил төбәкләренең барысы да диярлек рекордлы уңыш алуга иреште. Бу бәхетле очраклылык түгел. Һава торышы уңай килгәнгә генә шулай булды дип әйтеп булмый. Соңгы елларда безнең сезнең бергә алып барган системалы эш алып бару нәтиҗәсендә ирешелгән уңыш бу”. “Бөтенроссия кыр көне – 2023” күргәзмәсе кысаларында узган пленар утырышта чыгыш ясаган Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев шулай дип белдерде.

“Бу очраклы гына, һава торышы уңай килгәнгә генә түгел”

“Узган ел ил төбәкләренең барысы да диярлек рекордлы уңыш алуга иреште. Бу бәхетле очраклылык түгел. Һава торышы уңай килгәнгә генә шулай булды дип әйтеп булмый. Соңгы елларда безнең сезнең бергә алып барган системалы эш алып бару нәтиҗәсендә ирешелгән уңыш бу”. “Бөтенроссия кыр көне – 2023” күргәзмәсе кысаларында узган пленар утырышта чыгыш ясаган Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев шулай дип белдерде.

- 2020 елдан бирле нетто-экспортер (читтән кертүгә караганда товар һәм хезмәтләрне читкә күбрәк экспортлаучы ил. – Авт.) статусын саклый алдык.  Узган елны читкә чыгарылган авыл хуҗалыгы комплексы продукциясе күләме 41,6 миллиард долларны тәшкил итте. Быел шулай ук уңай динамика саклана. 150дән артык илгә Россия продукциясе кертелә. Күбесенчә дус илләр белән эшлибез. Гомуми экспортның 87 проценты аларга туры килә, - диде министр.

2022 елда Россия авыл хуҗалыгы рекордлы уңыш җыйган. Аерым алганда, 157,7 миллион тонна ашлык, 48,9 миллион тонна шикәр чөгендере, 7,2 миилион тонна яшелчә, 7,2 миллион тонна бәрәңге һәм 1,7 миллион тонна җиләк-җимеш культуралары җыеп алынган. Узган ел чит илләргә 60 миллион ашлык озатылган.

- Бу безнең ил өчен рекорд. Яңа уңыш һәм узган елгы калдыкларны исәпкә алганда, яңа сезонда тышкы базарга 55 миллион ашлык озатырга планлаштырабыз. Хәзерге вакытта 16 төбәктә урып җыю эшләре бара, - дип ассызыклады Дмитрий Патрушев. 

Әмма авыл хуҗалыгы һава торышына бик нык бәйләнгән. Быелгы коры елда югары уңыш көтеп булмый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов да үзенең чыгышында республикада уңайсыз һава шартлары хөкем сөрүен билгеләп үтте.

- Татарстан - хәвефле игенчелек зонасы. Әмма терлекчелек һәм игенчелек тармагындагы бурычларны үтәп чыгу өчен бөтен көчебезне куячакбыз, - диде ул. 
Татарстан басу-кырларны сугару эшенә зур игътибар бирә. Ел саен бу максатларга республика бюджетыннан 450 миллион сумга акча бүлеп бирелә. Илкүләм проект кысаларында 7 мең гектар сугарыла торган җир гамәлгә кертелгән. 

- Гомумән алганда, соңгы биш елда бу максатларга 6 миллард сумнан артык акча инвестиияләдек. Сугарыла торган җир мәйданы 34 мең гектарга кадәр артты. 2010 елгы тәҗрибә яшелчә мәйданнарын сугарырга кирәклеген өйрәтте. Бүген бәрәңге һәм яшелчәләрнең барлык мәйданнарына су сибелә. Аграрийлар, терлек азыгы базасын тәэмин итү өчен, терлек азыгы культураларын да су сибеп үстерә башлады. Бу юнәлешне алга таба да үстерәчәкбез, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан - авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча илдә алдынгыларның берсе. Идел буе округында - беренче, ә ил төбәкләре арасында бишенче урында. Тулаем алганда, республикага илнең авыл хуҗалыгы җирләренең 2 проценты туры килә, шул ук вакытта илдәге авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,8 проценты диярлее бездә җитештерелә. 2022 ел йомгаклары буенча Татарстан сөт җитештерү буенча 1 нче урында, бәрәңге җыю буенча 2 нче урында, шулай ук ит, йомырка, ашлык һәм шикәр чөгендере җыю буенча унлыкка керә.

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексын үстерү буенча системалы эш алып барылуын һәм хәләл эсперт буенча яңа клиентлар һзм базарлар эзләнүен дә әйтеп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading