16+

“Быел әле кайбер сораучыларга җитеп тә бетмәде”

Үзем июнь аен түземсезлек белән көтеп алам. Чөнки җиләк җыю чоры – иң тәмле чор. Кайвакыт миңа “җиләк җене” кагылган, диләр.

“Быел әле кайбер сораучыларга җитеп тә бетмәде”

Үзем июнь аен түземсезлек белән көтеп алам. Чөнки җиләк җыю чоры – иң тәмле чор. Кайвакыт миңа “җиләк җене” кагылган, диләр.

Үзем июнь аен түземсезлек белән көтеп алам. Чөнки җиләк җыю чоры – иң тәмле чор. Кайвакыт миңа “җиләк җене” кагылган, диләр. Болында үскән җир җиләкләрен җыярга яратам мин. Ә авылдашым 24 яшьлек Рәсил Хәйруллин бакча җиләкләре – виктория үстереп, бу шөгыльне кәсеп итеп алган. Бу эшкә алынуына да  4 нче ел.

Рәсил үзе Яшел Үзән шәһәре егете. Әти-әнисе, Рафил абый белән Эльмира апа  Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылыннан. Авылда үз йортлары да бар. Атна саен авылга кайтып йөргәч, авыл тормышы белән янып яшиләр. Иртә яздан башлап көзгә кадәр авылда торалар. Кош-корт үстереп, бакча тоталар. Авылыбызның үрнәк гаиләсе – Рафил абый белән Эльмира апаның быел гаилә коруларына 25 ел, 5 бала үстерәләр: Рәсил, Муса, Сәит, Хәсән һәм төпчеге Сәминә. Рәсил – иң олысы. И.Н. Ульянов исемендәге  Чуваш дәүләт университетын тәмамлап, хәзерге вакытта социаль психология буенча аспирантурада укый, Яңа Чебоксар шәһәрендә  даруханәдә провизор булып эшли. Авылда 12 сотый җирдә виктория үстерә. 3000ләп төп викториясе бар аның. Әлбәттә, бу эштә әти-әнисе, туганнары – иң беренче ярдәмчеләре. 

- Улымның кызыксынуы 2020 елда башланып китте. Үзебез дә бакчада виктория үстерәбез. Яшел Үзәндә үсентеләр сатып утыручы бер әбине кызганып үсентеләрне сатып алган идем. Менә шул 10 төп үсенте бик бәрәкәтле булды. Фестиваль сорты – бик сусыл, салкыннарга да бирешми торган сорт. Үзебезнең балачакта ашап үскән җиләк. Шуларны башта үзебезнең бакчада үстердек. Уңышны да әйбәт бирде. 2020 ел, хәтерләсәгез карантин вакытлары иде. Укулар тиз бетте, без барыбыз да авылда идек. Ул елны җир җиләге уңышлы булды. Авылыбыз гаҗәеп матур урында урнашкан, ул болыннар, үзәннәр... кыскасы җиләкле урыннарыбыз шактый. Менә шул вакытта Рәсил, җир җиләге җыеп, Яшел Үзәнгә барып базарда сатып акча эшләргә булды. Мин дә бер чиләк виткория җыйган идем. Барган-барган викторияне дә аның артыннан сатуга җибәрдем. Базарда иң беренче килүгә шул виктория сатылган. Менә шуннан кызыксынуы башланды Рәсилнең. Дәү әткәсе бүләге – 12 сотый җир бар иде. Шунда  викторияләр утыртырга карар кабул итте, – дип искә ала әниләре Эльмира апа. 

Рәсил озак уйлап тора торганнардан түгел. Балтаны кызуында суга ул: махсус пленка, су үткәрү өчен торбалар алып кайта, җирне эшкәртә дә башлый. Үсентеләрне әнисе бирә. “Гаиләм булыша. Утыртканда да, җыйганда да аларның ярдәмен тоям” – ди Рәсил.  “Виктория үстерүнең бер авырлыгы да  юк. Иң мөһиме теләк” – кирәк дисә дә, Рәсил сиздерми генә. Иске яфракларын чистартып торырга, искергән үсентеләрне яңартырга, су сибергә, чүбен утарга, вакытында җыярга –  тырышлык һәм сабырлык таләп итә шул. Виктория – кош-кортларның яраткан ризыгы. Кызарган җиләкләрне карап кына торалар, ди Рәсил. Аларны куркытып торырга дисклар ярдәм итә, сетка саклый икән.

- Улыбызның бу шөгылен хуплап кабул иттек. Хәлебездән килгәнчә ярдәм дә итәбез. Гаиләбездә 4 малай үсә. Шуңа күрә безнең гаиләдә беренче чиратта дисциплина. Һәрберсе үзенең эшен белә, кайбер эшләрне бергә дә башкарабыз. Шәһәрдән кайтуга алар “Нәрсә эшлибез?” дип торалар. Балаларны авыл, эш тәрбияли. Безне дә авыл, хезмәт тәрбияләде. Хәзер балаларыбыз шулай тәрбияләнә. Ә авылда эшнең ел әйләнәсе беткәне юк. Бакчада утыртасы, чүбен утыйсы, су сибәсе, бәрәңгесе өлгергәч, аласы, базга төшерәсе.... Һәрберсенә эш табыла. Кечкенә Хәсән кош-кортлар өчен җаваплы. Аларны  карый, сулары бармы, ашарларына бетмәгәнме. Менә шулай балаларны кул арасына кертергә кирәк. Үсендереп, мактап, кызыксынуларын хуплап торсаң, эш белән мавыгып үсәләр. Уйлары да начарда булмый. Малайларны үстергәндә спорт та яхшы тәрбия чарасы. Улларым көрәш белән шөгыльләнәләр, – ди әтиләре Рафил абый, горурланып.  

Җиләк әйбәт уңыш бирсен өчен, яшь бакчачы Рәсил үзенең киңәшләрен дә бирде. 
- Җиләк күләгәле урынны яратмый, кояшлы ачык урынга утыртырга кирәк. Коры яфракларын гел карап тору мөһим. Аннары тагын бер сере бар. Гадәттә, җиләк чәчәк ата башлаган вакытта чүпләр күренү белән чүп утап, чистарта башлыйлар. Бу вакытта җиләккә тотынмавың хәерле. Чәчәкләре коела, чүп утаганда тамырларына да зыян килә. Мыеклары чыкса да тимәү яклы. Мыекны кисмичә, тамыр җәеп икенче урында үсеп кала, ә иске төпне аласың. Шул рәвешле бакча яңа үсентеләр белән яңарып тора, – ди виктория үстерүче Рәсил.

Киләчәктә бу эшне җәелдерү, яңа сортларны үстерү планнары белән яна егет. Кура җиләге дә үстереп карыйсы килгәнен яшерми. “Планнар күп, барысына да вакыт кирәк. Викторияне ел саен сатып алучыларым да шактый. Сарафан радиосы әйбәт эшли. Ихтыяҗ зур. Кешенең җиләкне таныш кешедән аласы килә.  Быел әле кайбер сораучыларга җитеп тә бетмәде”, – ди ул. 

Вакытның кадерен белеп, юк-барга әрәм-шәрәм итмичә үсүче асыл егетләребез булганга күңел сөенә. Мондый егетләр булганда авылның буш бакчалары артмас дигән якты өмет күңелне җылыта. 

Руфия Мөхетдинова
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading