Татарстанда шикәр чөгендере уңышы 3 миллион тоннадан арткан.
Скопировать ссылку
Татарстанда шикәр чөгендере уңышы 3 миллион тоннадан арткан.
Татарстан хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, шикәр чөгендере уңышын җыю республикада соңгы гектарларда бара.
– Республика чөгендер игү тарихында беренче тапкыр 3 миллион тонна чиген уздык. Ә берничә ел элек без 2 миллион тонна уңыш җыю турында хыяллана идек, – диде Марат Әхмәтов.
Комментарийлар