16+

«Бәйрәмнәрдә дә, эштә дә, гаиләләрдә дә бергә булыйк»

Быел Казанның Горький исемендәге ял паркында шәһәркүләм ураза бәйрәме узды. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте белән Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте берлектә оештырган бәйрәмнең үзәге парк уртасында чирәмле алан булып, анда көйләнгән сәхнә тирәсен халык сырып алган иде.

«Бәйрәмнәрдә дә, эштә дә, гаиләләрдә дә бергә булыйк»

Быел Казанның Горький исемендәге ял паркында шәһәркүләм ураза бәйрәме узды. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте белән Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте берлектә оештырган бәйрәмнең үзәге парк уртасында чирәмле алан булып, анда көйләнгән сәхнә тирәсен халык сырып алган иде.

Вакыт иртәрәк булса да, сәхнә янында инде алып баручы Айрат Заһриев кайнаша. Аның белән бәйрәмне алып барачак малайның дулкынлануы йөзенә чыккан. Татарча эндәшүемә, янәшәсендәге яшь ханым җавап биреп өлгерде. Татар дигәнем рус малае Аркадий Кузнецов икән. Аркадийның мөселман бәйрәмен әле беренче генә алып баруы. Әнисе Евгения улының бу бәйрәмне алып барачагына шатлануы, үзләре православие динендә булсалар да, мөслимәләр арасыннан дус кызлары күплеге турында сөйләп торды.

Сәхнәдәге бәйрәм тугыз яшьлек Алим Алиуллинның Коръәннән «Әгълә» сүрәсен яттан укуы белән башланып китте. Алим Аллаһының бөеклеген, аның бар нәрсәне юктан бар кылуын, коры җиргә тереклек бирүен, яшел үләннәрне үстерүен сурәтләгән аятьләрне яттан сөйләгәндә, тамаша кылучылар йөзендә соклану чагылды. Алар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм котлавын да күңеленә сеңдереп утыргандыр. Камил хәзрәтнең, хәдискә таянып, бу дөньяда өч нәрсәдән – Коръән укудан, Аллаһыны искә алудан һәм үз динеңдәге кешеләр белән аралашудан кала, чын канәгатьлек бирә торган башка бернәрсә дә юк, дигән фикерен дә истә калдырганнардыр. Шулай ук, Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның да нинди генә авыр заманнарда да әби-бабайларның динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуларын; бүгенге көн мөселманнары өчен дин тотуда барлык мөмкинлекләр тудырылганын искәртүен һәм «бәйрәмнәрдә дә, эштә дә, гаиләләрдә дә бергә булыйк» дип, туганнарча мөнәсәбәтне сакларга чакыруын тамашачылар хәтерләренә салып куйды.

Сәхнәдә төрле кызыклы конкурслар шоу-тамашалар белән аралашып барды. «Минбәр» татар-дини театры җитәкчесе Ильяс Халиковның мөнәҗәтләр көйләвен дә яратып тыңладылар. Кызыклы уеннар яратучылар өчен «Ладошки» уены оештырылган иде. Паркның футбол мәйданчыгы да буш түгел, монда да кызык карарга яратучылар җыелган, арада көч биреп торучылары да бар.
Кыз балаларның йөзләрен төсле буяу белән бизиләр. Аквагрим осталарының кулларына күз иярми. Әниләрен исә дизайнер Нурия Умми һәм аны ярдәмчеләре мөслимәчә яулык ябарга өйрәтәләр.

Паркның икенче башында – «бабай» һәм «әби» оештырган мастер-класслар. Бәйләм серләренә төшенергә теләүчеләр «әби» янына җыелган. Үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә ашкынучы малайлар – «бабай» янында. Нәни генә бер малай кулларына таянды да, гәүдәсен җирдән аерып, «тәгәрмәч» ясап, әйләнеп тә китте. «Бабай» аңа шунда ук приз тоттырды.
«Йөрәк шатлана, җаннар сафлана. Карагызчы, балалы яшьләр күпме?! Мондый дини бәйрәмнәрнең тәрбияви әһәмияте бик зур», – дип, сөенечен белдерде Флүрә Фазлыева. Аның сүзләрен рус милләтеннән булган дус хатыны Людмила Попова да куәтләде: «Монысы – безнеке, тегесе – сезнеке дип аермыйбыз. Татарстанда бергә яшибез, шулай булгач, бәйрәмнәребез дә уртак».

Бу сүзләргә өстәп, тагын ни дисең инде?! Бәйрәмне оештыручылар әйтмешли, эштә дә, тормышта да, бәйрәмнәрдә дә бергә булыйк. Татарстан халкының көче – бергәлектә, бердәмлектә.

Фирая Моратова

Фото ДУМ РТ сайтыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading