Пенсиягә чыккач, спортка да вакыт табыла
62 яшьлек Валерий Буканин да актив тормыш алып бара. Чаңгычылар салган тар гына сукмактан атлап бара идем, мине чүт таптап китмәде. Пенсионер-спортчының һәр минуты санаулы икән. Спорт белән таймерга карап кына шөгыльләнә, күрсәткечләрен терки. Үзе белән беренче сыйныфта укучы оныгы Владиславны да алып чыккан. Бу үзенә күрә тәрбия чарасы.
– Яшь чакта эш, гаилә, балалар дип, саулыкка артык игътибар бирелмәде. Пенсиягә чыккач, үзеңне карарга, физкультура белән ныклап шөгыльләнергә дә вакыт табыла хәзер, – дип елмая ул.
Белеп кенә шуыгыз!
Саба районы, Эзмә авылы халкы да тирә-якта атаклы чаңгычылар буларак дан тота. Калатау итәгендә берничә буын тәрбияләнгән инде, араларында профессиональ спортчылар да бар. 2016 елда җирле халык биредә ял базасы ачыла дигән хәбәргә шау-гөр килгән иде. Район үзәгендә «Саба-Арена» спорт комплексы төзелү сәбәпле, ял үзәген булдыру арткы планга күчеп торган. Эзмә халкы әле өметен өзми. Заманча ял базасы булмаса да, үзләренчә – авылча рәхәтләнеп ял итә.
Эзмә урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы, җирле халыкның чаңгы спорты буенча «тренеры» Азат Галиев сүзләренчә, быел авылга чаңгы трассасы сала торган махсус техника кайткан.
– Гадәттә, без юлны «буран матае» белән сала идек. Бер юлны салу өчен сигезәр тапкыр әйләнергә туры килә. Авыл халкының 30-40 проценты чаңгыда шуа. Юл салганын көтеп кенә торалар, – ди укытучы.
Азат Галиев сүзләренчә, чаңгыга әзерлексез басарга ярамый.
– Яшь вакытта спорт белән шөгыльләнмәгән, олыгайгач кына хәрәкәтләнә башлаган кешеләр, савыгам дип, киресенчә, сәламәтлегенә зыян гына салырга мөмкин. Спорт белән ничек туры килсә, шулай шөгыльләнергә ярамый. Авыл җирендә тренерлар юк инде анысы, ләкин физкультура укытучысыннан сорасагыз да ул сезгә дөрес киңәшләр бирәчәк, – ди Азат Галиев.
Укытучы сүзләренчә, чаңгыга басканчы, иң беренче булып гади күнекмәләр эшли башларга, саф һавада тиз-тиз атлап йөрергә кирәк. Чаңгыны дөрес сайлау да мөһим роль уйный.
– Гадәти, классик чаңгы кеше буеннан ун сантиметрга озынрак булырга тиеш. Әйтик, буең 170 сантиметр икән, чаңгының 180 сантиметрлысын сайларга кирәк дигән сүз. Гәүдә авырлыгын да игътибарсыз калдырырга ярамый. Тән авырлыгы нормадан артып киткән кешеләр өчен махсус чаңгылар саталар, ләкин аларның бәяләре күпкә кыйммәтрәк йөри. Гәүдә авырлыгына карап, чаңгының тыгызлыгы да үзгәрә. Чаңгы таяклары исә күз үлчәмендә булырга тиеш, – ди Азат Галиев.
Комментарийлар