Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен районнарда “маскировка”лар ясый башлаганнар.
Социаль челтәрләрдә маскировка өчен сетка ясаучылар төркеменә юлыктым. Хатын-кызлар: “Чүпрәкләрне кемгә алып килеп бирәсе?”, “Кайда килеп булышырга мөмкин?” – дип сорашалар.
Бактың исә, Татарстанның төрле районнарында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен “маскировка” ясый башлаганнар икән. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Әлмәттә бу изге эш гөрләп бара. Гүзәл затлар үз куллары белән сөйгән ярларын, улларын саклау өчен махсус челтәрләр ясый.
Казанда бу эшне оештырып җибәрүче Эльмира Ханиева белән күрешеп сөйләшергә булдык.
Эльмира Ханиева Казанда яши. Ул белеме буенча укытучы, шуңа күрә дә аның тавышы да, сөйләшүе дә сәгать кебек төгәл. Үзе дә бер урында тик утырырга яратмый.
– Кул эшләре белән дә шөгыльләнә идем. Татар калфаклары яратып тектем. Өлешчә мобилизация сөйгән ярыма да кагылды. Кайгы үз башыңа төшкәч кенә уйлана башлыйсың икән. Шулай кул эшләре икенче планга күчте. Башка районнарда челтәрләр әзерләүләрен белдем. Казанда оештыручы кирәк булган. Кулларым эш белгәч, бар игътибарымны яшеренү өчен челтәрләр ясауга юнәлттем, – диде Эльмира Ханиева.
Теләк булу яхшы да бит, әмма бу хыялларны чынга ашыру өчен шактый тырышлык кирәк. Кул остасы беренче мәлләрдә челтәр тегү өчен бүлмә таба алмыйча интеккән. Хәер, шәһәрнең бер дини бинасы аларга ярдәмгә килгән.
– Дөресен генә әйткәндә, чүпрәкләр җитәрлек, эшче куллар кирәк. Киемнәрне без секонд-хендтан да алабыз, чөнки алар тукыманы әйбәтләп чистарталар. Кешеләр дә алып килә. Өйдә кимәгән әйберләрне чыгарып атканчы файдалы эшкә кулланырга кирәк. Егетләребез өчен тырышабыз, – диде Эльмира.
Сетка кечкенә дүртпочмаклардан тора. Аның бер ягы – 4 см. Андый челтәр белән хәрби техниканы каплыйлар. Ә окопларны каплау өчен 2-3 сантиметр да ярый икән.
– Безгә егетләр ничек бәйли аласыз, шулай эшләгез дип әйттеләр. Алар 4-6 метрлы сеткаларны бер-берсе белән кушалар. Әгәр челтәр ак булса, аны җирдә әвәлиләр, үзләре ясап бетерәләр дисәң дә була, – диде оештыручы.
Челтәр бәйләү өчен, зур осталык кирәк түгел. Бары кайчы, бау һәм сетка гына булсын. Сетканың бер өлешендә төен ясыйсыз һәм тукыманы һәр як буенча уратып чыгып, бәйләп куясыз. Иң мөһиме – буш урын калмасын. Өйрәнергә теләгән кешеләр өчен интернетта да шактый остаханәләр бар.
– Сеткалар ел фасылларына карап аерыла. Хәзер кышка актив әзерлек бара, шуңа күрә ак, зәңгәрсу, соры, көрән төстәге тукымалар кирәк. Кызыл, сап-сары, ямь-яшел кием-салым челтәр өчен туры килми. Ник икәнен аңлатырга кирәк түгелдер. Безгә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең киңәшләрен җиткерәләр.
Эльмира белән сөйләшкәндә аның бер минут та буш вакыты булмавына инандым. Телефоны шалтырап, тукыма кисүче кызлар киңәш сорап торды.
– Мин үземне “плюшкин” дип атыйм. Тукымаларны аерып утыру, аларны файдага тоту күңелгә рәхәтлек бирә. Кул эшләремә булган мәхәббәтемне хәзер шулай кулланам. Тукымалар кискәндә күңел дә тынычланып китә. Авырлыклардан арынган төсле була. Безнең куллар белән ясалган челтәрләр ир-егетләребезне сакласын иде, – ди Эльмира Ханиева.
Эльмира башка районнарның тырышлыгын да искәртеп үтте. Шуңа күрә Чаллыда бу эшне әйдәп баручы Зөлфия Хәкимова белән дә хәбәрләшеп алдык.
– Өч атна элек кенә оешсак та, маскировка өчен 7челтәр ясадык. Барлык битараф булмаган кешеләр ярдәмгә килә. Кем ничек булдыра ала шулай булыша. Тукыма алып киләләр, акча күчерәләр, челтәр бәйлиләр. Көн саен маскировка ясау өчен якынча 20-30 кеше җыела. Без ун оештыручы, чөнки барлык эшне системага салырга кирәк. Сеткаларны волонтерларга бирәбез һәм алар челтәрне батырларыбызга тапшыра. Өйдә дә буш вакыт булганда, бәйләргә тырышам. Өлешчә мобилизация безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Ничек булса да, ярдәм итәсе килә, – диде Зөлфия.
Һәр район узыша-узыша махсус хәрби операциядә катнашучыларны саклар өчен тырыша. Алар: “Егетләр без сезнең белән!” – дип кабатлый. Аларның күңел җылысын салып эшләнгән җәймәләре егетләргә көч өстәп, хәвеф-хәтәрдән сакласын иде.
Илгизә Галиуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар