16+

Чи болан итен яратып ашыйлар, җәен балык белән тукланалар

Алар чи болан ите һәм балык белән туклана. Ел әйләнәсе тундрада яшиләр. Кырыс табигать шартларында яшәү никадәр генә авыр булмасын, ненец халкы борынгы бабаларыннан килгән традицияне – боланчылыкны дәвам итә. Болан үрчетүче Салиндерлар гаиләсендә туган Ефим да, армиядә хезмәт итеп кайткач, әти-әнисенең эшен дәвам итәргә булган.

Чи болан итен яратып ашыйлар, җәен балык белән тукланалар

Алар чи болан ите һәм балык белән туклана. Ел әйләнәсе тундрада яшиләр. Кырыс табигать шартларында яшәү никадәр генә авыр булмасын, ненец халкы борынгы бабаларыннан килгән традицияне – боланчылыкны дәвам итә. Болан үрчетүче Салиндерлар гаиләсендә туган Ефим да, армиядә хезмәт итеп кайткач, әти-әнисенең эшен дәвам итәргә булган.

Бүген ул Ямал-Ненецк автоном округындагы “Тазовский” авыл хуҗалыгы кооперативында эшли – җәен дә, кышын да боланнар көтә.    
– Ненецлар – Ямалның төп халкы санала. Ә боланчылык – яшәү рәвешебез, ул ата-бабалардан килгән күчмә тормыш. Ямалда боланчылык мең еллар элек ничек булган, шулай сакланган. Бригадабызда алты боланчы бар, бригадирыбыз – минем әти. Җәен чумда, кышын чанага куелган корылмада яшибез. Чананы сигез болан тартып йөртә, – дип сөйли Ефим. – Ненецларның бөтен тормышы боланнар белән бәйле. Ул безнең өчен ризык та, кием дә, йорт та, транспорт та. Көндәлектә кулланыла торган бик күп әйбер боланның тиресеннән һәм мөгезеннән ясала. Бала туган гаиләгә дә бүләккә болан бирелә.   

Көчле җилләргә һәм бураннарга бирешмәсен өчен, яши торган тораклары – чум конус формасында эшләнә. Уртасына пич куела. Ризыкны шунда әзерләп ашыйлар. Ненецлар чи болан итен яратып ашый. Җәен балык белән тукланалар. Сүз уңаеннан: ненецлар табигатькә карата бик сакчыл. Алар электән үк балыкны ач калмас өчен күпме кирәк, шуның кадәр генә тотканнар.     

Язын кыргый каз, үрдәк аулыйлар. Чәйне каты итеп пешереп эчәләр. Иван-чәй һәм саз җиләге яфрагын яратып кулланалар. Чәй дигәннән, чынаягың бушауга ук, чум хуҗасы сиңа тагын чәй өсти, эчеп бетергәч, тагын өстәячәк. Чынаягыңны әйләндереп каплап куйганчы, шулай дәвам итәчәк, чөнки алар чынаякның буш торганын яратмыйлар. Чумга кунак булып кергән кеше табын җыештырганда һәм савыт-саба юганда хуҗабикәгә булышырга тиеш түгел икән. Мондый булышлык аркасында хуҗаларның өстәле ярлылана, ә бөтен байлык сиңа күчәчәк, дип ышана алар. Алай гына да түгел, аш табыны артыннан ашыгып чыгып китү дә хупланмый. Китәргә кирәк була калса, хуҗабикә өстәлнең чатына тотына, югыйсә кунаклар гаиләдәге муллыкны алып китәчәк.

Тагын бер язылмаган кагыйдә – өстәл артында җырларга ярамый.

Яңа суелган итне ненецлар карга күмеп куя һәм ул кыш буе шунда саклана. Ә менә гөмбә ашамыйлар икән, чөнки аның белән боланнар туклана.

Ненецларның күп кенә йолалары рухларга корбан китерү белән бәйле.
– Рухларны яхшысы һәм начары бар. Яхшылары кешеләргә булыша, ә начарлары бәхетсезлек, бәла-казалар китерә. Шуңа да алар миһербанлы булсын өчен, корбан бирелә, – ди Ефим.

Еллар буе табигатьтә яшәү күңелсездер дип уйласагыз, ялгышасыз. Ефимның әйтүенчә, аларда интернет та, мобиль элемтә дә, спутник телевидениесе дә бар. Менә шул рәвешле алар кулларына смартфон тотып, болан көтүе көтәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading