Хәзерге көндә кулъяулык чигүчеләрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмыйдыр, дип ялгыш фикерләргә ашыкмагыз әле. Бар андый кызларыбыз. Һәрхәлдә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укучы кызлар инде онытылып барган бу матур йоланы саклап калуда үз өлешен кертә.
Бу эшне шулай югары дәрәҗәдә башкарырга туташларга татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Луиза Фирдүс кызы Җамалиева ярдәм итә. “Минем беркайчан да кульяулык чиккәнем юк иде. Укытучыбыз шундый эш булачагын әйткәч, куркып калдым. Башкарып чыга алмам кебек тоелды. Ә хәзер нәтиҗәне күреп сөенәм”, – диде Башкортсаннан килгән студент Наталья Валитова.
2006 елда киштәләрне тутыру максатыннан башланган эш бүген тагын да гөрләп бара. Күпме кулъяулык чигелде икән инде бу вакыт аралыгында? Ансы мөһим дә түгел кебек. Никадәр кыз баланың күңеленә салынып куя бит әлеге матур гадәт. Студент вакытта мондый кыйммәтләрне аңлап бетермәсәк тә, үзебез әни булгач, фикерләр дә үзгәрә, киләчәк турында да ныграк уйлана башлыйсың. Ләкин бүгенге чарада катнашкан студент-кызларның фикерләре төпле икәне күренде. Укытучылары да әйтмәгән килеш, алар бәйрәм дәресенә калфак киеп кигән. “Битлектән генә күреп ияләнгән кызларны танымадым да әле. Миллилек китапта, әдәбиятта гына чагыла алмый, миллилек ул бөтен яшәү процессы булырга тиеш. Бүген сезнең әзерләнеп килүегез тагын да ныграк җаваплылык хисе уятты. Киләсе семестрдан студентларга минем дәрескә калфак киеп йөрергә туры киләчәк”, – дип сөенүен яшермәде остазлары да. Димәк, уку йортына, өлешчә генә булса да, тагын бик матур гадәтебез – калфак киеп йөрү дә кире кайтачак.
Йомгаклау дәресендә кулъяулык белән бәйле һәр йола искә алынды. Без кияүгә сандык белән чыккан буын түгел, үз кулларыбыз белән тегеп, чигеп бирнә дә әзерләмәдек. Ләкин бу чарада сандык та бүлмә түрендә булды. Аның эчендәге матур кулъяулыкларны күрсәгез сез! Күпме җылылык аларда. Кайбер кулъяулыкларны студентларның әби-апалары биргән. “Университетта сакланыр, шунда алып барып тапшыр”, – дигән бер студентның әбисе һәм ялгышмаган, чөнки биредә һәр кул эше бик кадерләп саклана. Луиза апа алар турында рәхәтләнеп, студентларны искә алып сөйли. “Мин дә бу кул эшемне уку йортында истәлек итеп калдырам. Башлаганда ничек чигәрмен, әбиемнән ярдәм сорармын, дип уйладым. Хәзер карыйм да, үземне мактап куям. Сатуда чигелгән кулъяулыклар күреп, бәясе артык кыйммәт, дия идем. Хәзер инде ялгышканымны аңладым. Мондый эшкә бәя юк икән, ул бик кыйммәт”, – диде Марий Эл республикасы Бәрәңге районыннан килгән Илзөя Хисмәтулиина.
Кызлар булгач, егетләр турында сөйләшми калып буламы соң? Хәзер армиягә егетләренә кулъяулык чигеп озаткан кызлар бармы икән? Яки аңа карата булган мәхәббәт сүзләрен кулъяулыкка чигүчеләр? “Мондый бүләкне элек егетләр түш кесәсендә кызның истәлеге итеп саклаган, ул аның йөрәген җылыткан. Ә хәзер шушы чиккән кулъяулыкларның кыйммәтен аңлый торган егетләребез бармы? Булсын иде... Әгәр алар моны аңламый икән, менә шуннан нәтиҗә ясагыз: бу егет сезгә туры киләме?” – дип кызларга киңәшләрен дә җиткерде Луиза апа. Казан кызы Алия Алиева федераль университетта уку гына түгел, ә менә шундый иҗади процесска игътибар бирелүгә сөенүен дә әйтте. “Бу кулъяулыгым монда истәлек булсын, икенчесен чигә дә башладым. Ансын йөргән егетемә бүләк итәчәкмен”, – диде. Алда куелган сорауларга җавап та табылды түгелме. Кулъяулык чигә торган кызларыбыз да, шундый кыйммәтле бүләкләрне кабул итә белә торган егетләребез дә бар икән. Димәк, йолаларыбыз да яши һәм яшәячәк.
Динара Әхмәт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар