Бу атнада республикабызда тарихи вакыйга көтелә – беренче тапкыр Татарстан Рәисен сайлыйбыз. Шул көнне зур бәйрәм көткән кебек көтәм.
Әле кечкенә кыз булганда, әнкәйгә ияреп сайлауга чыга идем. Клуб (авылыбызның сайлау участогы шунда урнаша иде) өебез янында гына, музыка, авылдашлар сөйләшүе иртә таңнан ук ишетелә башлый. Йокыдан торуга әнкәй инде чәй өстәле әзерләп, мул табын корып куйган. Сайлауга чыккан дус-туганнар чәй эчәргә керәчәк. Ничек күңелле бит!
Сайлауга матур күлмәкне дә киеп чыгам бит әле. Әнкәй дә бәйрәмгә генә кия торган кәчтүмен алып кия. Иннек сөртеп, тәмле хуш буйларын да сибеп куярга онытмый. Иң мөһиме, паспорт калмасын! Айлар буе ишек катында эленеп торган сумка да җилкәгә эленә! Авыл кешесен болай күрү бераз сәер кебек тоелса да, әнкәйнең гел шулай киенеп йөрүен теләп: «Син шундый матур!», – дип кат-кат кабатлыйм. Ул көзге яныннан киткән арада, үзем дә көзге каршында бөтереләм. Минем дә шулай тизрәк үсәсе, иң матур күлмәгемне киеп, сайлауга барасым килә. Үземнең генә теге шаршау эченә кереп, апалар биргән зур кәгазьгә нидер язасым килә. Ә ул сайлау участогындагы рәхәтлек! Ир-атлар бер күчкә җыелган, хатын-кызлар хәл-әхвәл белешә, бала-чага йөгереп уйный. Апалар чәй кайнатып, коймак белән сыйлап тора. Әнә, өске урамнан төшкән әбекәйләр рәхәтләнеп татар көенә бии. Бөтен кешегә рәхәт, бөтен кешегә күңелле! Сайлауны бәйрәм дими, нәрсә, дисең тагын?
Җитте ул көн... Мин дә үсеп җиттем. Сайлаулар да берничә ел саен уза. Элекке кебек клуб тирәсендә шау-гөр килеп тормасалар да, бу сайлау көнен зур түземсезлек белән көттем. Миңа 18 яшь! Беренче тапкыр март аенда узачак илебез президентын сайлауда катнашачакмын. Казанда университетта укып йөргән чагым... Ләкин авылга кайтып тавыш бирәчәкмен, икеләтә бәхет көтә мине. Хәтта сайлауда кияр өчен махсус матур күлмәк тә алдым бит әле. Ләкин нәкъ шушы зур вакыйга алдыннан мин җил чәчәге белән авырый башладым. Сайлау да, матур күлмәк тә, клубтагы рәхәтлек тә – күземә берсе дә күренмәде. Бары тик тизрәк тереләсем генә килде. Юкка гына, бала-чага җил чәчәге белән кечкенә вакытта авырып калсын, димиләр икән... Ләкин мин, бик югары температура белән күз ача алмыйча ятсам да, сайлау участогында эшләүче апалар өебезгә килеп, миңа үз тавышымны бирү мөмкинлеген булдырды.
Чир китә – гадәт кала, диләрме әле? Шөкер, чире китте, сайлауга гаилә белән йөрү, әнкәй кебек үк ул көнне өйдә ниндидер бәйрәм рухы уяту гадәте калды. Балалар кечкенә чактан ук гаиләбез белән иртән үк сайлауга барабыз. Берәр тәмле әйбер алып чәй эчәбез. Һәр сайлау, аның ни өчен кирәк булуы, кандидатлар турында сөйләшәбез. Хәзер инде балалар – мәктәп укучылары. Быелгы сайлауны тагын да зур кызыксыну белән көтәләр, чөнки республикабыз үсеше, аның тарихы, матур киләчәге турында еш кына сөйләшәбез. Ә Татарстан Рәисен сайлау республикабызда беренче тапкыр булачак. «Сез шундый вакыйганы күрәсез», дип сөендерәм үзләрен. Иң мөһиме, без кемдер кушканга, кирәк булганга йөрмибез сайлауга, ул – безнең гаиләбезнең матур традициясе. Мине уйларымда булса да балачакка алып кайта торган бәхетле көн дә...
Динара Әхмәт
Автор фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар