Бүген "Казанские ведомости" басмасы, Көлке көне уңаеннан, юмор остасы Данир Сабиров белән интервью бастырган. Әмма... Данир урынына материал янына башка кеше фотосын куйганнар.
"Во всех киосках Казани есть, возьмите”, - дип шалтыраттылар миңа иртән.
Эксклюзив! Интервью минем белән, ә фотода - Назыр Сабиров. Ялгышканнар бераз. Ярар, шул ук ата-ананың газиз баласы бит, нинди аерма бар инде?!
Сүз уңаеннан, бүген Көлке көне бит. Бәйрәм белән!", - дип язган Данир үзе.
Комментарийлар