– Татар теленә кем өйрәтте сезне?
– Дәрвишләр бистәсендә рус һәм татар балалары бергә уйнап үстек, монысы – тәүге татар теле дәресе булды. Мәктәпләрдә татар теле укытучыларым – Нәкыя апа Габбасова белән Ләйлә апа Садретдинова – дәресләрне бик оста алып баралар иде. Казан авиация институтында да I-II курсларда татар теле дәресләрен сайладым. Татар телен өйрәткәннәре өчен, укытучыларыма зур рәхмәт!
– Кызганыч, милләттәшләребезнең дә әле кайсылары ана телен белми. Сез, рәхмәт төшкере, татарча сөйләшәсез. Татар теле эшегездә һәм тормышыгызда берәр файда бирәме?
– Рус милләтеннән мин, ләкин кеше кайда яшәсә, шундагы җирле халыкның телен белергә-өйрәнергә тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, башка тел көчләп-мәҗбүриләп тагылырга тиеш түгел. Мин үземнең ана телем – рус телен, тагын инглиз һәм татар телләрен беләм. Тел белү кешенең дөньясын тагын да киңәйтеп җибәрә. Татар теле аша татар халкына, аның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәтем артты. Татарча сөйләгәндә һәм сөйләшкәндә, татарларның, төрки халыкларның үземә хөрмәт хисендәге карашларын тоям. Конференцияләрдә кайчак тәрҗемәче дә булып куярга туры килгәли.
– Даими күнекмә булмаса, тел онытыла башлый. Сез бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?
– Комитетта эшләүчеләрнең барысы да рус, инглиз һәм татар телләрен белә, алар белән татарча да сөйләшәм. Татар дусларым белән аралашып торабыз. Өйдә чакта яки машинада барганда, татар радиосын тыңлыйм, сүзләрне кабатлыйм. Камал театрына барабыз, әле күптән түгел генә «Сөясеңме, сөймисеңме?» дигән спектакль карадык.
– Күз тимәсен, гәүдәгезгә караганда, спорт белән шөгыльләнәсез, ахрысы.
– О-о, спортны яратам. Чаңгы буенча өлкәннәр арасында 1нче разряд минем. Йөзәм. Җәй көне велосипедта җилдерәм. «Казан велотөне» спорт чарасын сагынып көтеп алам, велосипедта маршрутны үзем дә узам.
– Йөзәм, дидегез. Кайсы диңгез күңелегезгә аеруча хуш?
– Идел елгасыннан да матуррак су дәрьясы дөньяда юк. Мин туристларга да Иделдә сәяхәт ясарга тәкъдим итәм. Татарстан табигате искиткеч матур.
Комментарийлар
0
0
Афәрин!Сокландыра!Мәктәптә эшләү дәверендәкүбрәк урыс балалары белән татар телендә сөйләшергә,аралашырга туры килде.Эш нәтиҗәләре куандыра һәм тагын да чын күңелдән эшләргә этәрә иде. Аларның ата-аналарына да түземлекләренә,хөрмәт итүләренә рәхмәт әйтәсем килә. Секциябез дә иң ишле(18) вә иң чыдам,белемле,тырыш иде.Рәхмәт сезгә,хезмәттәшләрем! Ихтирам белән Фәүзия Раиповна Яшел Үзән шәһәре.
0
0
0
0
Менә бит нинди яхшы үрнәк! !!
0
0