16+

“Дәү әни, сиңа балыкка барырга вакыт!” Рәмзия боз өстендә тынычлык таба

“Балык чиртмәгәннән генә кәефем төшми, иң мөһиме – табигатьтә ял итеп кайтам”.

“Дәү әни, сиңа балыкка барырга вакыт!” Рәмзия боз өстендә тынычлык таба

“Балык чиртмәгәннән генә кәефем төшми, иң мөһиме – табигатьтә ял итеп кайтам”.

– Моны оныгым да белеп алган, нервланганымны күреп, дәү әни, сиңа балыкка барырга вакыт җиткән, ахры, ди. Балык тоту бик тынычландыра, боз өстендә бөтен проблема, мәшәкатьләр онытыла, – ди 58 яшьлек балыкчы Рәмзия Мифтахетдинова. 

Тумышы белән ул Казаннан. 2008 елда Кама Тамагы районының Кирельское авылында йорт сатып алганнар. 
– 1995 елны бу авылга иң беренче әти белән әни күчеп кайттылар. Күршеләре, йортыбызны сатабыз дигәч, озак уйлап тормыйча, үзебез алабыз, дидем. Ирем ул вакытта бераз карышып торса да, хәзер моңа сөенеп туя алмыйбыз. Өебез елгага терәлеп үк диярлек тора. Анда әлегә кайтып кына йөрибез. Пенсиягә чыккач, бөтенләйгә күченергә ниятләп торабыз, – ди Рәмзия апа. 

Балыкка йөри башлаганына утыз еллап бар. Беренче тапкыр 25-27 яшьләр тирәсендә энесе белән барган булам. “Һәм иң күп балык тотучы да мин булдым – кармакка җиде берш эләкте. Балыкчылык белән шул вакыттан бирле кызыксынам, – дип әңгәмәне дәвам итә балыкчы ханым. – Соңгы унбиш елда аеруча еш йөри башладым. Эш режимым да бик җайлы. Яңа бистә зиратында эшлим. Бер атна эшлим, бер атна ял итәм. Шул ял иткән атнада өч көн рәттән балыкка йөрим. Элегрәк энем белән йөрдем, хәзер үзем генә барам. Ирем исә балык тотарга яратмый. Ул мин алып кайткан балыкларны гына чистарта”, – ди әңгәмәдәшем. 

Ире Әнвәр белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Җиде оныклары бар. Җәй көне дәү әниләренә иптәшкә алар да балыкка йөриләр. Ә менә кияүләре бер тапкыр барып караган да, балык эләкмәгәч, күңеле сүрелгән. Шуннан бирле башка барганы юк ди. 

– Вакыты булганда, улым да барырга тырыша. Минем “чир” аңа да иярде. Балык тотуга хирыслык минем әтидән килә. Ул да балык тотарга ярата иде. Зур балык эләктерсә, сөенеченнән, кармагы белән өйгә йөгереп кайта иде. Кызганычка, ике ел ярым элек кинәт кенә арабыздан китте. Исән вакытта ук күршедәге Куйбышевский Затон бистәсендәге зиратта үзенә урын сайлап куйды. Зират тау өстендә урнашкан, шуннан Иделгә карап ятармын дигән иде. Ул якка балыкка барган саен күңелемнән әтием белән сөйләшәм. Аллаһка шөкер, әниебез исән-сау. Балыкка барганда да, кайтканда да аңа сугылам. Теләкләр теләп озатып кала, көтеп каршы ала, – ди Рәмзия апа. 

Балык тотуның рәхәтлеге һәм матурлыгы турында ул, мөгаен, сәгатьләр буе сөйли алыр иде. 
– Кышын боз өстендә генә иң матур таңны каршы алып, иң матур кояш нурларын күзәтергә була. Шул ук вакытта кышкы балыкчылык экстремальрәк санала һәм балык чиртү зур осталык таләп итә, чөнки суык чорда ул сүлпән һәм аз хәрәкәтчән була, моның өстенә тирәнгә китә. Гыйнвар-февраль айларында, гомумән, балык аз чиртә, буш кул белән кайткан вакытлар да була. Әмма бу минем кәефемне төшерми, иң мөһиме – табигатьтә ял итеп кайтам, – ди әңгәмәдәшем. – Җәй көне дә балык тотарга яратам, ләкин вакыт җитми. Алай да җай чыгу белән барырга тырышам. Узган елны ирем белән чуртан тотарга остардык. Бер-ике тапкыр Ульяновскига форель базасына да барып, форель һәм голец тоттык. 

Балык тотылган көнне Мифтахетдиновлар запеканка әзерли. Рецепты белән дә бүлештеләр: “Балык ите белән суганны иттарткыч аша үткәреп, шуңа ярымпешкән дөге салабыз, тоз, борыч сибәбез. Бер йомырка, каймак һәм ак май өстибез дә болгатып, табага салабыз. 40 минут газ мичендә пешерәбез. Бик тәмле килеп чыга. Сез дә әзерләп карагыз”, – ди Рәмзия апа.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading