Владимир Ленин белән бәйле тарихи урыннарда булдык.
Советлар Союзы вакытын еш кына сагынып искә алалар. Гәрчә, Татарстаннан еракка китмичә дә, Ленин йөргән сукмаклардан үтеп, ул яшәгән йортларга кереп була. Сүзебез, Казанда һәм Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылындагы йортлар турында бара. Без дә революция башлыгы эзләре буенча йөреп кайттык.
Иң борынгы экспонат агач Александр Бланк кем ул? Кокушкино авылындагы утарны Ленинның әнисе ягыннан бабасы — Александр Бланк сатып ала. Сүз уңаеннан, аның чын исеме Газраил (Израиль) булган. Бланк туган Волынск губернасы Россиягә Екатерина II вакытында гына күчә, бу урыннар яһүдләргә яшәргә рөхсәт ителгән территориягә кергән. Әмма 18 яшендә Газраил үзенең өлкән абыйсы белән православие кабул итә. Шулай итеп, Александр исемен ала. Бу аңа башкалага күчеп килергә һәм медицина-хирургия академиясенә укырга керергә ярдәм итә.
Рус медицинасы тарихына Александр Бланк бальнеология — минераль сулар белән дәвалану ысулын беренчеләрдән булып куллана башлаган табиб буларак кереп калган. Аның «Чем живешь, тем лечись» дигән фәнни хезмәте дә бар. Ул дәвалауның табигый ысулларының өстенлекләрен нигезли. «Иң яхшы дару: кояш, һава, су һәм хезмәт», — ди Бланк. Ул үзенең балаларын да физик яктан чыныктыра. Һәрберсенең бакчада бүлеп бирелгән түтәлләре, үз вазифалары булган. Ленинның әти-әнисе Ленин — дворян? Александр Бланк Кокушкино авылын 1848 елда сатып ала. Бланк лаеклы ялга чыккан була. Бу вакытта инде аңа дворян дәрәҗәсе бирелгән. Ленинның әтисе Илья Николай улы ярлы мещаннар гаиләсендә туса да, Сембер губернасы халык училищелары инспекторы булган, ә аңа кадәр күп еллар дәвамында Түбән Новгородта һәм Пензада физика һәм математика укытучысы булып эшләгән.
1877 елда аңа нәселле дворянлыкны бирелгән. Ә Ульяновлар гаиләсенә дворянлык дәрәҗәсе исә, 1886 елда Илья Ульянов үлгәннән соң раслана. Ул шул исәптән 16 яшьлек Владимирга да таралган. Димәк, Ленин да дворян булган.
Казандагы йортта кунак бүлмәсе Ленино-Кокушкинодагы йорт язмышы Кокушкино авылында Ленинның әнисе Мария үскән. Соңрак Ленинның әти-әнисенең туе да булган. Ульяновлар гаиләсе Кокушкинога һәр җәй кунакка кайткан. Йортка гына кунаклар сыймагач, Александр Бланк флигель дә төзетә. Ленинның беренче сөргене дә Ленино-Кокушкино авылында узган. 1898 елда усадьбаны Николай Фадеевка саталар. Ул йортны иминиятләштергән, ә аннан ут төрткән дип сөйләгән авылда яшәүчеләр. Ленинның сөргендә яшәгән флигельне сүткәннәр һәм сатканнар.
Соңыннан крестьяннар хәрәкәте башлангач, Бланкларның нәсел утары бөтенләй янып беткән. 1936 елга кадәр бу урында бернәрсәдә булмаган. ТАССР Үзәк сайлау комиссиясе Президиумы 1936 елның 2 мартында Кокушкино авылында йортны реставрацияләү турында карар кабул итә. Советлар Союзы вакытында музей берничә тапкыр яңартыла. Тулы көчкә эшли. Ә 2022 елның мартында музей-тыюлыкта урнашкан флигельдә янә янгын була. Шөкер, барлык экпонатлар да йорттан рестоврация эшләре өчен чыгартылган булган. Шуңа күрә кадерле тарихи экспонатлар зыян күрмәгән.
ФЛИГЕЛЬ ҮЗЕ — Янгыннан соң 19 гасырдан ике мич һәм фундаментның өске өлешендәге кирпичләр генә сакланды. Рестовраторлар алдына бинаның беренчел тарихи кыяфәтен кайтару бурычы куелды. Беркатлы флигельне торгызу өчен республика бюджетыннан 23 миллион сум бүлеп бирелде. Флигельсез тулаем Бланкларның утарын торгызуны тәмамлый. Бу бинасыз музей-тыюлыкны күз алдына китереп булмый. Чөнки ул турыдан-туры Владимир Ленин шәхесе белән бәйле, — дип сөйләде Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетның бүлек мөдире Эльза Бабушева.
Ленино-Кокушкинодагы музей-тыюлык барлык кунаклар өчен тулы көченә 2027 елның апрелендә эшли башлаячак дип планлаштырыла. Ә әлегә биредә алдан язылып, территория буенча йөрергә килергә була.
Ленино-Кокушкинодагы флигельдә Ленин бүлмәсе Казандагы Ленин йорты Ленин рухын тоярга теләүчеләр өчен башкалабызда да бер бина бар. Казанда 1888-1889 елда Ульяновлар яшәгән йортта экскурсияләр үткәрәләр. Музейда Владимир Ленинның һәм бертуганнарының бүлмәләрен, аш бүлмәсен дә күреп була. Тарихи экпонатлар күп, әмма алар арасында иң борыңгысы музей территориясендә үсүче агач. Аңа 162 яшь.
Казандагы музей-фатирга Ленин беренче сөргеннән соң кайта. Ул үзенең дуслары, фикердәшләре белән элемтәләрне җайлый. Марксизм белән мавыга. Маркс, Энгельс, Плеханов фәлсәфәләрен белән Николай Федасеев түгәрәкләрендә якыннан таныша. Казан музей-фатирында Ленинның бүлмәсе — ашханәнең бер өлеше. Ленино-Кокушкинада сөргендә булганнан соң, хакимият вәкилләр тарафыннан күзәтчелек дәвам иткән.
Өйдә төп ишекләрдән тыш, аш бүлмәсеннән дә чыгып булган. Шуңа аш бүлмәсенең бер өлешеннән бүлмә ясау эзләп килгән очракта өйдән чыгып качу өчен кирәк булган. Казандагы йортта Ленинның бертуганнары Анна, Ольга, Дмитрий һәм Мариянең бүлмәләре сакланган.
Ленинның бертуганнары: кемнәр алар? Александр. Ульяновлардан иң беренче булып революцион агымнар белән нәкъ ул кызыксына башлый. Сеңел-энекәшләре өчен Александр үрнәк булган. Гимназиядә белем алганда химия, биология белән кызыксынган. 1883 елда ул Санкт-Петербург университетына укырга кергән. Ә 1887 елда патша Александр III үтерергә ниятләгән оешманың терактында катнаша. Оешма вәкилләрен, шул исәптән Александрны да тоталар һәм асып үтерәләр.
Анна. Владимир Ильичның апасы Анна хатын-кызлар гимназиясен тәмамлагач, ике ел халык мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары Александр Ильич белән Петербургка китә тарих-филология факультетына укырга керә. Александрга үлем җазасы бирелгәннән соң, кулга алына һәм 5 елга полиция күзәтүе астына Казан губернасына сөрелә. 1889 елда революционер Марк Елизаровка кияүгә чыга. 1898 елда социал-демократлар фиркасенә керә. Берничә тапкыр кулга алына һәм төрмәгә ябыла.
Ольга . Владимирдан ел ярымга гына гына яшьрәк булган. Гимназияне тәмамлагач, шулай ук Петербургка укырга кергән. Әмма беренче курста укыганда ук тиф белән авырый. 19 яшендә вафат була.
Дмитрий. Гимназиядә укыган вакытта Александр кебек үк биология, химия белән мавыга. Мәскәү университетының медицина факультетында укыганда, «Эшчеләр берлеге» марксистик түгәрәкләрдә революцион эшчәнлек белән шөгыльләнгән өчен студентлар саныннан чыгарылган. Шулай да укуны тәмамлый алган, әмма Юрьев шәһәрендә. Беренче бөтендөнья сугышында хәрби табиб булып хезмәт итә. Октябрь инкыйлабыннан соң Кырымда Совет хакимияте өчен актив көрәш алып бара, 1919 елда Кырым ССР Совнаркомы рәисе итеп сайлана. Дмитрий Ульянов — бертуган Ульяновлар арсында балалары булган бердәнбер кеше .
Мария. Гаиләдә төпчек бала. Мәскәүдә ике еллык курсларны тәмамлаганнан соң, өй укытучысы дипломын алган. 18 яшеннән революцион хәрәкәттә катнаша, «Искра» агенты булып эшли. Берничә тапкыр кулга алына, сөргенгә җибәрелә. 1917 елның мартыннан партиянең үзәк органы — «Правда» газетасы сәркатибе булып эшли, рабкорлар һәм селькорлар хәрәкәтен оештыра. 1935 елда СССР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп сайлана.
Владимир Ленинның Казандагы йортта бүлмәсе Шулай ук Ленинның бертуганнары Ольга һәм Николай бала вакытта вафат булганнар. Владимир Ленинның 33 икетуганы булган.
Ленино-Кукушкино һәм Казан музеенда булгач, Ленинга кагылышлы сораулар артты гына кебек. Әмма аларның күбесенә җавапны табып бетерү кыен, чөнки элек Ленинның тормышы бары «кирәкле», «дөрес» яктан гына күрсәтелгән. Ул вакытларны төрлечә бәялиләр. Әмма шунысы хак: кешеләр ышанган, аларның билгеле бер кыйбласы булган. Бәлки, шуңа бәхетле булганнардыр да.
Александр Ульяновны үтерү турындагы карар — 1984 елда бу авылга килен булып төштем. Музейга Икарус автобусларында экскурсияләргә киләләр иде. Кеше бик күп: солдатлар, пионерлар, октябрятлар. Кемнедер алар рәтенә нәкъ шушында кабул иттеләр. 1987 елда Ленинның Казан студентлары җыенында катнашуына 100 ел булды.
Бик зурлап үткәрделәр, авылдашлар белән бу тарихның шаһиты идек. Әлбәттә, хәзер музей Советлар Союзы вакытындагы кебек популяр түгел. Шулай да, кызыксынучылар бар. Чәчәкләр алып килүче әби-бабайлар әле дә бар. Мин үзем дә пионер, октябрят, комсомол булдым. Күптән түгел генә бер ир белән хатын килде. «Безне монда пионерга кабул иттеләр, мәхәббәт тарихыбыз да шушында башланды», — дип сөйләделәр, — ди музей хезмәткәре Люция Гайфуллина.
Комментарийлар