Авыл егетенә кияүгә чыгарга теләүчеләре бармы? Килен эзләп, кайлардан киләләр?
“Рухи-агарту гаилә кору үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры, “Син һәм мин” проекты җитәкчесе Диләрә Ханова белән без бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләсе турында сөйләштек.
– Диләрә, күптән “димче” булып эшлисезме?
– 2021 еллар тирәсендә, Чирмешәндә яшәгәндә, бер төркем хатын-кыз районда димчелек белән шөгыльләнә башладылар. Җәмәгать эшендә актив катнашучы яшь кеше буларак, мине үзләренә ярдәм итәргә чакырдылар. Ул вакытта алар яшьләрне атнага бер тапкыр китапханәдә кабул итәләр иде. Бу эш минем үземә дә кызык булып китте, тагын да активрак эшли башладык. Тора-бара ул үземә генә калды. Чит шәһәр һәм районнардан да мөрәҗәгатьләр кабул итә башлагач, бу эшчәнлекне киңәйтергә кирәк дигән карарга килдем. Коммерцияле булмаган автоном оешма итеп рәсмиләштергәч, район җитәкчесе муниципаль бинада аерым бер бүлмә бирде. Таныштыру эшеннән тыш, мәктәпләрдә гаилә кыйммәтләре турында сөйләшүләр уздырдык. Загс белән хезмәттәшлек иттек. Гаилә хәлләрем буенча Казанга күчеп килгәч тә, шушы юнәлештә эшләргә булдым. Без “Гаилә” мәчете базасында эшлибез. Республиканың Яшьләр эшләре, Мәдәният министрлыклары, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татар яшьләре форумы белән элемтәләр булдырдык. Бүгенге көндә гаилә кору һәм аны саклау мәсьәләләре аеруча актуаль. Заманча технологияләр чорында, бер караганда, танышу процессы алай катлаулы да булырга тиеш түгел кебек. Тик медальнең икенче ягы булган кебек, очрашып сөйләшүләрне онлайн аралашулар алыштырды. Яшьләр үара күрешеп сөйләшми дә диярлек, аралашу интернет аша гына бара.
– “Син һәм мин” дигән проектыгыз да шул максаттан оештырылдымы?
– Әйе, ул егет һәм кызларны күзгә-күз очраштыра торган чара. Ике очрашу үткәрдек инде. Тагын берсенә әзерләнәбез. Ир-атлар һәм хатын-кызларны яшь категорияләренә бүлеп чакырабыз. Рәсми өлешендә дин вәкилләре, психологлар, үрнәк гаиләләр үзләренең киңәшләрен бирә, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерәләр. Икенче өлештә, бер-берләрен яхшырак белсен һәм якынрак танышсын өчен, төрле конкурслар, уеннар, тренинглар оештырабыз. Алай гына да түгел, безгә мөрәҗәгать иткән кандидатларның һәрберсе белән аерым сөйләшеп, тормышка карашларына, кызыксынуларына карап, бер-берләренә туры килү-килмәвен өйрәнәбез.
– Гаилә кормаучылар авыл җирендә дә күп, районнар белән хезмәттәшлек итү нияте юкмы?
– Андый уебыз бар. Аның өчен “Татар гаиләсе” дигән проектны гамәлгә ашырырга уйлыйбыз. Гаилә кору үзәкләре республиканың бөтен районында булырга тиеш дип саныйбыз. Моннан тыш, танышырга теләгән татар кызлары һәм егетләренең бөтенроссия онлайн базасын булдырырга планлаштырабыз. Әлеге онлайн-картотека үзәк хезмәткәрләренә туры килгән кандидатны эзләүне җиңелләштерәчәк.
– Авылга кияүгә чыгарга теләүче кызлар бармы соң?
– Авылдан кандидатлар бар, әмма кызларның да, ир-атларның да анда кайтасылары килми шул.
– Сезгә килен яки кияү эзләп, әти-әниләр дә килә дип беләм.
– Санкт-Петербург, Чиләбе, Самара, Калинингрдтан мөрәҗәгать иттеләр. Күптән түгел генә Мәскәүдән бер ир-ат килде. Югары белемле, җитди эш урыны булган акыллы, булдыклы кызларына лаеклы кияү эзлиләр.
– Андыйлар бармы соң?
– Бар һәм күп. 40 яшькә кадәрге егет һәм кызлар арасында бигрәк тә. Араларында доцент та, чиновник, эшмәкәрләр дә бар. Өйләнә яки кияүгә чыга алмыйча аптырап йөргән кешеләр түгел алар. Хәзер бит танышырга урын да юк. Игътибар итәсездер: берәр чарага барсаң, бөтен кеше телефонына текәлеп утыра. Янәшәдән үтеп киткән кешегә күтәрелеп тә карамыйбыз. Безнең исә яшьләргә ярдәм итәсебез килә. Ә моның өчен үзебезгә дә дәүләт югарылыгындагы ярдәм кирәк.
– Кызлар яки егетләр булачак парларына нинди таләпләр куялар?
– Гадәти стандарт таләпләр: егетләр кызлар турында матур, ягымлы һәм акыллы булсын, диләр. Олырак ир-атлар арасында яшьрәк кызларга өйләнергә теләүчеләр дә бар. Кызлар җитди, ышанычлы ир эзли. Акчалы булсын дип әйтүчеләр бик аз. Гадәттә, кырык яшькә кадәр өйләнмәгән яки кияүгә чыкмаган кешеләр турында беркемгә дә кирәк булмаган дип ул кеше турында нәтиҗә ясап куючылар бар. Мин бу үз бөтенләй белән килешмим. Егетләр арасында гаилә коруга бик җитди караучылар бар. Алар карьера төзи, машинасын, фатирын ала, өйләнергә акчасын туплый һәм шуннан соң гына өйләнергә кыз эзли башлый. Хәзер кызлар да башта машиналы, фатирлы булу җаен карый. Гаилә сәбәпләре аркасында да өйләнүне яки кияүгә чыгуны кичектереп йөрүчеләр бар. Кемдер авыру әнисен караган, кемдер әти-әнисен фатир белән тәэмин иткән. Архитектор булып эшләүче бер чибәр егет килде. Әтисенең бизнесы барып чыкмаган, бик зур бурычта калганнар. Егет шул әҗәтләрен каплар өчен, әти-әнисенә фатир алырга дип көне-төне акча эшләгән. Икенче бер егет балалары белән ялгыз калган кыз туганына булышкан. Аларны аякка бастыргач кына өйләнергә булган. Кызларның ялгызлыгык сәбәбе күбесенчә ир-атларга карата таләпләре югары булуда. Идеаль кеше эзлисең икән, башта үзеңә шул дәрәҗәдә үсәргә кирәк. Үзең бернәрсәгә дә ирешмәгән көе принц табып булмый.
– Ир-атлар балалы хатынга өйләнүгә ничек карыйлар?
– Анкетада да бар андый сорау. Балалы хатын кирәкми диючеләре, тәҗрибән күрсәткәнчә, соңрак нәкъ менә шундыйларны ошатып та куялар. Синең кешең икән, баласы булмау шарт дигән таләп юкка чыга. Кешене чынлап торып ошатасың икән, балалы яки акчалы булу-булмавына да карамыйсың. Кандидатлардан ни өчен гаилә корырга телисез дип сорагач, менә юбилейда утырдым, бөтен кеше парлары белән килгән, мин ялгыз утырдым яки яшьтәшләр өйләнеп беттеләр инде, диләр. Өйләнергә кирәк дип түгел, ә яратасы һәм яратыласы килү теләге булырга тиеш синдә. Икенчесе – йөрәккә генә таянмыйча, акылны да эшкә җигәсе. Тормыш кыйммәтләре белән туры киләсезме? Ул ир яки хатын балаларыңа лаеклы әти яки әни була аламы? Акыл белән хис бергә булырга тиеш. Безнең өчен, әйткәнемчә, таныштыру гына түгел, ныклы гаилә корулары мөһим. Кызганыч, яшьләр аның никадәр җаваплы булуын аңлап бетермиләр. Гаилә кыйммәтләре дә югала бара. Шул уңайдан татар гаиләләре кыймәтләрен саклау турында төрле мәйданчыкларда лекцияләр һәм укулар уздырырга, социаль челтәрләрдә аерым канал булдырырга уйлыйбыз.
Комментарийлар
0
0
Авылга кияугэ чыгарга ашыкмасаларда, авылга гаилэ буларак кайталар. Бик матур торалар. Чэнки хазер авыл тормышы шахарнекеннан аерылмый дисандэ була! Мин Ильназ Фараш. Ярдэм итабез Татарстаннын авылларында йорт алырга, эшка урнашырга, мактапкэ, балалар бакчасына урнашырга, кученергэ. Мин узем авылда ускэн егет. Бэтен нечеалекларен белам, профессиональный эксперт фатирлар алу, сату, аренда, ремонтлау буенча. 10нан артык гайлэ кученделар авылларга безнен ярдэм белан. Дилара парыгызны табырга ярдэм итсэ, мин йортыгызны табырга ярдэм итэм.
0
0