16+

«Егетләребез салкын, юеш җирдә ятмасыннар, дидем»

85 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл ветераны Дөлфирә Каһирова.

«Егетләребез салкын, юеш җирдә ятмасыннар, дидем»

85 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл ветераны Дөлфирә Каһирова.

Һәр туган көне саен үзен котларга килгән район җитәкчеләрен дә үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы ала ул. Күңелем белән 18дә, – ди шаяртып ветеран. 
Дөлфирә апа 1940 елның 1 гыйнварында Актаныш районы Усы авылында туган. Әтиләре исән килеш ятим үскән. Сигезенче класста укыган вакыты була кызның, әтиләре 4 баласын, тормыш иткән хатынын ташлап, икенче йортка чыгып китә. Йорт тулы баланы ашатырга, көн күрергә дә кирәк бит. Әнисенең бәргәләнүен күреп үксеп-үксеп елыйсылары килә кызның. Әнә шуңа йодрыгын кысып, үзенең хыялларын икенче якка куеп булса да, 14 яшьлек Дөлфирә ике сеңлесе һәм энесе, әнисе хакына алга атлый. Укытучы булу хыялы да арткы планга кала. 1954 елның көзеннән бозаулар карарга керешә. Тырыш хезмәте мул җимеш бирә, ел йомгагы буенча аңа бер бозау, икенче елны дүрт сарык бүләк итәләр. Дөньялары рәтләнеп китә.

1957 елны Киров исемендәге совхозда дуңгызлар карарга керешә. Эшкә 5 чакрым җәяү йөри. Яшь кыз сынатмый, алдынгылыкны бирми, аның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен хәтта ки күрше Башкортстаннан да киләләр. 

Хезмәт алдынгысы ике тапкыр Мәскәүгә ВДНХ күргәзмәсенә бара. Хәер, аның орден, медальләрен санап китү өчен берникадәр вакыт кирәк: ВДНХның алтын (1959) һәм көмеш (1961) медальләре, башка кыйммәтле бүләкләр. 1960 елның 7 мартында исә – Ленин ордены тапшырыла, ул аны әле дә кадерләп саклый. Язучы Гурий Тавлин исә Дөлфирә апаның образын  “Тәвәккәл таш яра” дигән китабында гәүдәләндерә. 
1961 елда Дөлфирә хезмәттәше Шамил Рәшитов белән гаилә корып җибәрә.

– Әткәебез хуҗалыкта алдынгы механизатор иде, эшчән, уңган. Кулыннан килмәгән эше юк иде, – дип сөйли Дөлфирә апаның кызы, Актаныш радиосында хезмәт куючы танылган журналист, диктор Фәния Рәшитова. – Кул сепараторларын, кул иттарткычларын электрга көйләп бетерде. Әнкәй белән әткәй пар аккошлар сыман бер-берсен тулыландырып яшәде. Әткәйнең энесенең гаиләсендә фаҗига килеп чыгып, тормыш хәлләре начарайгач балаларын приютка озату турында сүз кузгатыла. Әткәем ризалаша, ә әнкәем түзми, балаларны үзебезгә алабыз, ди. Менә шулай үзләренең алты баласы янына тагын ике баланы сыендыралар. Әнкәебезнең укытучы булу хыялы тормышка ашмаса да кызлары, киленнәре укытучы һөнәрен сайлады. Хәзер дә әнкәй безгә гаиләбездә киңәшче, зур терәк. Ә әткәебез мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын. 

Дөлфирә апа көндәлек яңалыклар белән кызыксынып бара, телевизордан яңалыклар булсынмы, гәзит-журналлардагы язмалар булсынмы, һәрберсен укып, танышып чыгарга тырыша. Һаман да актив тормыш алып бара. Махсус хәрби операция игьлан ителеп яу кырындагы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән әйберләр җыела башлаган көннәрдән бирле Дөлфирә апа пенсия акчасыннан өлеш чыгарып тора. 

– Кызганыч, күпләр махсус хәрби операциянең асылын аңламый, ярдәм итү буенча да төрле кеше төрлечә фикер йөртә. Хәтта ки әнкәй егетләребез өчен раритет мотоцикл җибәргәч тә, кайберәүләр: “Бу бит кыйбатлы әйбер”, дип үз фикерләрен тагарга тырышты. Кешенең күңеле нык тарайган икән хәзер. Әнкәебез күп сүзле түгел, Ул беркайчан да беркемгә дә авыр кагылмый, әйтә икән, бер тапкыр һәм берәгәйле итеп әйтә. Үз әнкәем булганга мактавым түгел, чыннан да игелекле, мәрхәмәтле кеше ул, – ди Фәния апа. 

Дөлфирә апа күптән түгел егетләребезгә толып җибәргән. 
– Хәрби егетләребез салкын, юеш җирдә ятмасыннар, берничәсе генә булса да ябынып, яки асларына җәеп ятарлар, дип җибәрдем, – ди ул. – Аның кыйссасын да сөйләп китим инде. Безнең биатай Габдерәшит дүрт малаен йорт, мунча салып, кое казып, толып биреп башка чыгарган. Өч малаена моны эшләргә өлгергән. Минем иремә җиткәч, җиткезә алмаган. «Улым, толыпка дигән тиреләр әзер, дигән. Шамир Байсар авылына барып үземнең авылдашым Уса кызы Энҗедән толып тектереп кайтты. Бу 65нче еллар иде. Шуннан бирле толып эленеп торды. Кулланышта булмады. Ул вакытта толыплар киеп йөрүләр беткән иде. Мобилизация башлангач акчалата ярдәм итә башладым, волонтерлар аша матди ярдәм җибәреп торам. Газетадан бер хәбәр укыган идем. Тыңламас авылыннан бер егет яу кырында һәлак булган. Иптәше аның гәүдәсен бик авырлык белән генә алып чыккан. Авыл халкы шул егеткә мотоцикл җибәргән. Безнең гаражда да иремнең Урал матае тора бит минәйтәм, нишләп әле җибәрмәскә ди?! Ирем Шамилнең бакыйлыкка күчүенә 10 ел була. Кызым Фәниягә шалтыратып ниятемне сөйләдем, ә ул авыл җирлегенә, волонтерларга чыкты. Кыскасы, төзәтеп, карап алдылар. Бездән ярдәм булыр иншаллаһ, – ди игелекле апа.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading