16+

Экстрасенс Алсу Газимзянова: «Күсе елында тәбедәге сырга кызыкмагыз» (2020 елга ФАРАЗЛАР)

«Битва экстрасенсов» проекты аша күпләргә таныш Алсу Газимзянова, менә инде дүртенче ел «Шәһри Казан» редакциясенә килеп, Яңа елга фаразларын әйтә.

Экстрасенс Алсу Газимзянова: «Күсе елында тәбедәге сырга кызыкмагыз» (2020 елга ФАРАЗЛАР)

«Битва экстрасенсов» проекты аша күпләргә таныш Алсу Газимзянова, менә инде дүртенче ел «Шәһри Казан» редакциясенә килеп, Яңа елга фаразларын әйтә.

Быел да укучыларыбыз соравы буенча Алсу белән очрашып сөйләштек. Сүз уңаеннан, былтыр ул фаразларын әйткәндә, киләсе елга сез бу бинада утырмаячаксыз, дип тә искәрткән иде. Чынлап та, җәй көне редакциябез ике тапкыр күченде. Ни хикмәт, сөйләгәннәренең шактые чынга ашты. Алсу әйткәннәрне бергәләп искә төшерик әле.

Җитәкчеләр арасында урыннар алмашыну, яңа юллар, ачышлар көтә. Күз алдыма кырда мәчет килеп баса. Җитәкчеләргә килгәндә, район башлыклары алышынды. Әйтик, Кама Тамагы башлыгы Социаль иминиятләштерү идарәсен җитәкли башлады, Яшел Үзән башлыгы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Быелгы депутат сайлаулары да үзенчәлек­ле узды. Сәясәткә мәдәният өлкәсеннән, яшьләрдән һич уйламаган кешеләр килде. Мәчет дигәннән, быел чынлап та зур Җәмигъ мәчете салу турында сүзләр күп булды. Кырда булырмы ул, шәһәр уртасындамы – анысы әлегә билгесез. Әмма аны Болгар академиясе Президенты Камил Исхаков төзетүе, 10 меңнән артык кешегә исәп­ләнгән булуы инде тәгаенләнгән.

Йортлар күпләп салына. Икътисади яктан торак бәясе очсызланырга тиеш кебек, әмма ул кыйммәтләнәчәк кенә. Фатирларның кыйммәтләнүе гаҗәп тә түгел кебек, әмма быел ул сизелерлек артты. Хәтта Мәскәүне дә уздырып җибәргән. 2019 елда Мәскәүдә фатирлар 7 процентка кыйммәтләнсә, Казанда 20 процентка кадәр арткан. «Авито» сайтыннан күзәтсәң, бер бүлмәле фатир Казанда уртача 3 миллион сум тора. Беренчел торак базарында да үзгәрешләр күзәтелә. Анда торакның бер квадрат метры 80 мең сумга җитә. Аның каравы, фатир сатып алучыларның кимүе күзәтелгән.
Алдалану, мошенниклар тозагына эләгү, ярык тагарак алдында калу куркынычы бар. Финанс пирамидалары, җиңел кергән акчаларга кызыкмагыз. Дуңгыз елында акчаны сак тотарга кирәк. Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда алдалаулар аркасында һәр атна халык 10 миллион сум акча югалта. Мошенник­лыктан зыян күрүчеләр арасында Казан Россия шәһәрләре арасында дүртенче урында тора.

 Киләсе елда көнчелек артыр кебек. Кызганыч, бу – кешегә үз-үзе белән гармониядә яшәргә комачаулый торган сыйфат. Көнчелек аркасында быел хәтта үтерү очраклары да теркәлде. Чаллыда бер хатын иреннән көнләшеп ике баласына, үзенә пычак белән кадаган иде, Менделеевскийда бер ир-ат көнләшүдән баласын, хатынын үтерде, Петербургта бер галим, сөйгәнен үтереп, тәнен тураклап елгага аткан иде хәтта. Алла сакласын.

Кыш карлы булыр, башка илләрдә дә кар көртләре аркасында кыенлыклар килеп тууы бар, яз көне дә су күп булыр. Бәлки кайбер шәһәрләрне су басар. Кыш чынлап та карлы булды, шөкер. Яз җиткәч, күпләр су басар, дип борчылды, Ходайның рәхмәте, Татарстанда кар акрынлап җиргә сеңеп бетте, бәла-казалар булмады. Ә менә Хабаровск, Иркутск якларындагы көчле су басулар аркасында шактый кеше зыян күрде.

Тунис, Мисыр кебек илләргә ял итәргә баручыларга саграк булырга киңәш итәм. Яр буенда һөҗүм итүләр булуы бар. Чынлап та быел җәй көне Ту­нис­та туристик үзәктән ерак түгел урында ике шартлау булган. Ростуризм да бу илгә сәяхәт итәргә җыенган туристларга сак булырга киңәш иткән иде.
Быел күсе елында нәрсәләр көтәргә, нидән сакланырга соң?

Һава торышы

Күсе – йомшак, акыллы, шул ук вакытта хәйләкәр, усаллыгы да бар. Ел бик үк тыныч килер, димәс идем. Бүген үк күреп торабыз, кыш аномаль, юньләп кар да яумый. Декабрь уртасында яңгыр. Табигать кешедән үч ала, чөнки халык табигатькә карата битараф. Гомумән, быел һава торышы тотрыксыз булыр кебек. Кыш көне бер-ике атна суытып алыр да, кабат шундый үзгәрүчән һава торышы хөкем сөрер кебек. Җәй көне кар да яварга мөмкин хәтта. Кыш карлы килә, дип әйтә алмыйм. Нәрсәнеңдер су астына киткәнен тоям. Бәлки берәр торак пунктның бер өлешедер. Әйтә алмыйм.

Акча

Сәясәткә килгәндә, Евросоюз тотрыклылыгын югалтыр сыман. Россиянең төрле конфликтларда катнашуы бар. Израильдә хәрби бәрелешләр күзәтелергә мөмкин. Ә менә Татарстан чәчәк атар, тот­рыклы яшәр дип тоям. Мөмкинлекләре, планнары зур. Күпмедер дәрәҗәдә ул аерым структура буларак яшәр кебек. Акча мәсьәләсендә билгеле банкларның ябылуы, долларның икътисад базарыннан акрынлап китүе мөмкин. Доллар дигәч, берничә ел элек күз алдыма 19.20 саннары килгән иде. Бу саннарның мәгънәсен төгәл аңлата алмадым. Бәлки долларның язмышы шушы елларда хәл ителәдер. Нефтькә бәя төшүе бар.

Торак

 Фатир сатып алырга теләгәннәргә ашыгырга киңәш итмәс идем, март аена кадәр көтеп торсаң яхшырак. Чөнки торак базарында язга таба үзгәрешләр көтелә сыман. Төзелеп бетмәгән йортларны алганда, бик сак булырга кирәк. Кайбер төзелешләр озакка туктап торырга мөмкин. Бәлки торак алганда аерым программалар кабул ителер. Кредит буенча процент ставкалары киметелер.
Икенчел торак базарыннан фатир сайлаганда ун елдан да искерәккә кызыкмагыз. Оттырырсыз. Машинага килгәндә, аны кайчан алсагыз да өлгерә. Бу өлкәдә әллә ни зур үзгәреш­ләр булыр дип уйламыйм. Бәяләр артса да, ташламалар, төрле акцияләр булыр.

Сәламәтлек

Язга таба илдә йогышлы вирус таралу ихтималы бар. «Әллә кызамык чире көчәяме?» – дип кызыксынуыма, Алсу: «Юк, кызамык вирусына каршы прививка ясатсаң, ул таралмаячак, гомумән, барлык илкүләм календарьга кергән прививкаларны вакытында ясатырга киңәш итәм, ә менә гриппка каршы вакцина ясатмыйм, чөнки аның файдасына ышанып бетмим», – диде.

Шулай да авыруларны вакытында кисәтү өчен диспансеризация узарга кирәклеген дә искәртте. «Сидек, кан анализын тапшыру кирәк, кеше үзенең сәламәтлеген белеп торырга тиеш. Быел яман шеш авыруы аз гына булса да артка чигенәчәк. Ләкин күп нәрсә кисәтү чараларына бәйле», – ди экстрасенс.

Кешеләр арасында депрессиягә бирелү, суицид очраклары ешаерга мөмкин. Психикасында тотрыксызлык күзәтелгән, шизофрения авырулы кешеләрнең артуы бар. Күп авырулар яшерен рәвештә узарга мөмкин. Туучылар саны кимер. Ә менә күсе елында корылган гаиләләр озын гомерле булыр, ди Алсу.

Киләсе елдан яңа цикл башлана, ягъни яңа идеяләргә, проектларга нигез салу чоры. Ни чәчсәң – шуны урырсың. Шуңа да кешегә үз-үзен кулга алып, тырышып хезмәт итәргә кирәк. Кемдер эшләп биргәнне көтеп утырырга түгел, барысын да беренче чиратта үзеңнән башларга киңәш итәм. Яңа юллар, космоста ниндидер ачышлар, театр, мәдәният өлкәсендә танылу, үзгәрешләр булыр кебек.
Саубуллашыр алдыннан гына Алсу: «Беслан» дип кабатлады. «Никтер колагыма шушы сүз ишетелә, Бесланда берәр хәл булырмы, әллә бездә шундый хәл кабатланырмы – әйтә алмыйм. Шуңа да саграк булу, теракт очрак­ларын кисәтү өлкәсендә нык­лы эш алып бару комачау итмәс», – диде ул.

Алсу Газимзяновадан Яңа елга теләкләр

 Барысы да үзегездән тора, әгәр дә тырышасыз икән, максат куеп эшлисез икән – теләгегезгә ирешәчәксез. Тычкан ул – таратучы. Төрле гайбәтләр, авырулар, нахак сүзләр таралу куркынычы бар. Ләкин аларны тарату, гайбәтләргә ышану да кешенең үзеннән тора. Һәр кеше үзен кулга алып, койрыгын кысып, тәбедәге сырга кызыкмыйча яши торган ел быел. Кеше үсәргә, камилләшергә, берәүгә дә бәйле булмыйча яшәргә тырышсын. Табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле булу кирәк. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга тырышыгыз. Кеше үзеннән бирсә, бу игелекнең әҗере аңа әйләнеп кайтыр. Аллаһка рәхмәт әйтергә, шөкер итеп яшәргә тырышыйк. Бик авыр вакытларда, ишек артында яңа юл бар икәнен онытмагыз, төн артыннан көн туа. Күңеле изгелектә булган кешенең эшләре уң булыр. Яңа ел иминлек алып килсен.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading