16+

Еллык коллегия нәтиҗәсе: гаеплеләр җавап бирергә, лейкоз бетерелергә тиеш

Сишәмбе көнне Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең (Россельхознадзор) еллык коллегиясе узды.

Еллык коллегия нәтиҗәсе: гаеплеләр җавап бирергә, лейкоз бетерелергә тиеш

Сишәмбе көнне Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең (Россельхознадзор) еллык коллегиясе узды.

Узган елга йомгак ясауда Мәскәү кунагы – Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкечесе урынбасары Николай Власов та катнашты. Ә чара белән Татарстанның премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелек итте.   

Кош гриппы һәм дуңгызларда африка чумасы

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов үз чыгышында билгеләп узганча, Россиядә дуңгызларда африка чумасы әлегә кадәр зур проблема булып кала бирә. Узган ел бу авыру 20 төбәктә теркәлгән иде. Әлегә ул Татарстанны читләтеп узса да, моңа җаваплы кешеләр саклану чараларын күрүне киметми. Нурислам Хәбипов әйтүенчә, ел дәвамында республикада дуңгызчылык һәм дуңгыз ите сату белән шөгыльләнүче 300 дән артык юридик зат һәм шәхси эшмәкәр тикшерелгән.

Бу мәсьәләгә соңрак чыгыш ясаган табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов та тукталды. Аның сүзләренә караганда, прокуратура тарафыннан республиканың барлык дуңгызчылык хуҗалыклары да тикшерелгән. Тикшерү вакытында ачыкланган тәртип бозу очраклары бетерелгән.
Республиканы дуңгызларда африка чумасы урап узса да, кош гриппы буенча хәлләр башкачарак булды. Узган елның июлендә республиканың Идел буе зонасына кергән алты районда кош гриппы ачыкланды. Нәтиҗәдә, 1 меңгә якын кош-корт юк ителгән. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов аңлатуынча, узган җәйдә кош гриппының республикага таралуының сәбәбе – кошларны башка төбәкләрдән рөхсәтсез алып керү. Прокурор Илсур Гыйльметдинов әлеге мәсьәлә буенча җинаять эше ачылырга мөмкинлеген – материаллар тикшерү органнарына җибәрелгәнлеген әйтте.

Министр Марат Әхмәтов әлеге мәсьәләгә аерым тукталды.  
Кош гриппы турында сөйләгәндә мин республиканың Идел буе зонасы өчен оялып утырдым. Үлгән тавыклар саны күп булмаса да, әлеге фактның булуы уйланырга җирлек тудыра. Бу ни өчен килеп чыккан? Күрсәтмәләр буенча система эшләнелгән бит. Ни өчен йогышлы авыру эләктергән кош республикага кергән? Каян, кем кулы белән кергән? Ул ни өчен республикага документларсыз кертелә һәм әлеге зона буенча таратыла? Алмаз Гаптраупович, бу фактка катгый һәм принципиаль карарга кирәк. Әлеге мәсьәлә катгый тикшерү таләп итә. Бу хәл башка кабатланмас өчен ахырга кадәр барып җитәргә кирәк, – диде министр.

Алмаз Хисаметдинов коллегиядә әйтеп узганча, республиканың ветеринария хезмәте терлекләрнең баш саны иң күп булган территориягә хезмәт күрсәтә. Россиядә эпизоотик хәл катлаулы булганлыктан, узган ел да аларга зур тырышлык куеп эшләргә туры килгән. 2018 елда белгечләр 4,5 млн вакцина ясаган.

Бүгенге көндә республика терлек һәм кош-кортлар арасында тарала торган куркыныч авырулар буенча имин булып санала. Соңгы елларда мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит авыруын алып керү һәм таралу куркынычы зур иде. Моны булдырмас өчен 2018 елның беренче кварталында республика бюджетыннан 800 меңнән артык мөгезле эре терлеккә вакцина ясалды. Вакцина яңа. Ул начар булмаса да, прививкадан соң авырлыклар барлыгы ачыкланды. Шуңа күрә әлеге вакцинаны уйлап табучыны “түгәрәк өстәл”гә чакырдык. Россиядә нодуляр дерматитка каршы вакцина сайлау мөмкинлеге юк, шунлыктан безгә нинди бар, шуның белән эшләргә туры килә. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, республиканы әлеге авыру урап узды. Бу вакцинаны быел да федераль бюджет хисабына ясарга планлаштырабыз,  – диде Алмаз Хисаметдинов.

Лейкоз

Ә менә республиканың терлекчелек тармагында мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авырулары иң авырткан мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Бүгенгә терлекләрнең 11 проценты лейкоз авыруы белән авырый.

Соңгы дүрт елда терлекләрнең лейкоз белән авыру очракларын ун процентка киметә алсак та, эшебездән канәгать түгелбез, – дип билгеләп узды Алмаз Хисаметдинов.
Әлеге проблемага бармак аша гына караган районнарга да шелтә эләкте. Мәсәлән, лейкоз белән авырый торган терлекләрнең иң күбе Нурлат, Кама Тамагы һәм Бөгелмә районнарында исәпләнә. Мондый начар күрсәткечле районнар янәшәсендә уңышка ирешкәннәре дә бар. Мәсәлән, Түбән Кама, Тукай, Теләче, Биектау, Сарман районнарында терлек саннарын югалтмыйча да, лейкоз белән авыру очракларын киметә алганнар.  
    
Әлеге мәсьәләгә Марат Әхмәтов аерым тукталып, катгый фикерен әйтте.
Дүрт ел эчендә без терлекләрнең лейкоз белән авыру очракларын ун процентка киметә алдык, ләкин 2 млн тоннага якын сөт җитештерә торган республика өчен бу иң яхшы күрсәткеч түгел. Зарарланган терлекләрнең унбер процент булуы – безнең өчен күп. Моннан соң без, Алмаз Гаптраупович, лейкозны район ветеринария берләшмәләренең һәм җитәкчеләренең эш нәтиҗәлеген күрсәтүдә төп индикатор буларак карарга тиешбез. Нурлат, Кама Тамагы районында хәлне шушы дәрәҗәгә җиткергән кешеләргә нинди бәя биреп була? Бу мәсьәләдә бик тырышып эшләгән районнар да бар бит. Бурычны катгый итеп куярга кирәк. Өч ел эчендә без лейкоздан тулысынча котылырга тиеш, – дигән бурыч куйды министр.

Алмаз Хисаметдинов хәбәр итүенчә, шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруын булдырмый калу һәм сыерларның баш санын арттыру максатыннан, быел республика бюджетыннан лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар. Ягъни, кешеләрнең авыру терлекне тапшыру һәм сәламәтен алу белән бәйле чыгымнары компенсацияләнәчәк. Моның өчен республика бюджетыннан 150 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу чаралар йогышлы авырулар йоктыруны 2021 елга кадәр 0,5-1,5 процентка киметер һәм халыкның малларын саклап калырга ярдәм итәр дип планлаштырыла.
Лейкоз темасыннан министр сөт проблемасына күчте.  

Мине барыннан да бигрәк сөт базары борчый. Кызганыч, сөт базарында күп мәсьәләләр тәртипкә салынмаган. 2 млн тонна сөт җитештерә торган республика өчен бу хәлиткеч роль уйный торган мәсьәлә. Безнең кабинеттагы сөйләшү, ил җитәкчесе дә теләктәшлек күрсәткән очракта, тормышка ашар дип өметләнәм, – диде министр, Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Николай Власовка мөрәҗәгать итеп. – Күп сөт савып ала торган җәйге чорда сатып алу бәяләрен күпмедер дәрәҗәдә саклап кала алсак, сөтчелек тармагы өчен бик зур ярдәм булыр иде. Узган ел гына без 4,3 млрд сум керем югалттык. Бу күп кенә субьектлар өчен еллык ярдәм бит. Шуңа күрә сөт базары никадәрле озаграк тәртипкә салынмаса, Татарстан шуның кадәрле ныграк һәм башка субьектларга караганда зуррак зыян күрәчәк.

Коллегиядә яңгыраган тагын бер мәгълүмат: быел республикада 15 меңнән артык мөгезле эре терлек үлгән. Аеруча  Кама Тамагы, Буа, Биектау, Әгерҗе, Ютазы, Яңа Чишмә районнарында хәлләр куанырлык түгел. Боларда терлек югалту 8-19 процентны тәшкил итә.      
Алмаз Хисаметдинов электрон сертификатларга күчү буенча да зур эш башкарылганын билгеләп узды, әмма Николай Власов бик күп тармаклар буенча алда барган Татарстанның әлеге мәсьәләдә башка төбәкләрдән калышканлыгын әйтте.

Файдаланмаган җирләр – әхлак мәсьәләсе

Моннан тыш, елга нәтиҗә ясаганда файдаланмаган җирләр мәсьәләсенә дә тукталдылар. Татарстанда андый җирләрнең саны 43 мең гектарга җитә.
Республикада һаман да муниципаль җир контроле эшләми, идарәгә ел буена нибары бер гариза керде. Эшне тиешле дәрәҗәдә оештырган очракта, җирләрнең күпчелеге авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп ителгән булыр иде инде, – диде Нурислам Хәбипов.
Аның фикерен Илсур Гыйльметдинов та куатләде.

Файдаланмаган җирләр елдан-ел арта. Моны искә алып, күрелә торган чараларның бик үк нәтиҗәле эшләмәвен әйтергә була. Файдаланмый торган җирләрне тартып алу, аренда килешүен гамәлдән чыгару кебек чаралар да кулланылмый. Үзидарә органнары бу эштән бөтенләй читләште, - диде ул.
Министр Марат Әхмәтов фикеренчә, Татарстан өчен 43 мең гектар җир – әхлак мәсьәләсе.
Без бу җирләр белән икътисадны, бәлки, яхшыртмабыз да. Аларның күпчелек өлешен бәлки инде әйләнешкә кертеп тә җибәреп булмый торгандыр. Ләкин монда башка мәсьәлә: Татарстан үз җирләрен хәтта иң авыр 90 елларда да, нефть барреле 8 доллар торганда да ташламады, – диде.  

Фото: agronomu.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading