16+

“Фестивальдә катнашып балачак хыялымны чынга ашырдым”

«Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле», - диләр бит. «Пирамида» сәхнәсен инженер, машина йөртүче, инспектор һәм башка эшче яшьләр гөрләтте.

“Фестивальдә катнашып балачак хыялымны чынга ашырдым”

«Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле», - диләр бит. «Пирамида» сәхнәсен инженер, машина йөртүче, инспектор һәм башка эшче яшьләр гөрләтте.

"Безнең заман" фестиваленең гала-концерты узды. Тамашачыны хезмәт сөючән иҗади яшьләр чыгышлары белән шатландырды. 

Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эгидасы астында уза. Быел фестивальдә Татарстанның 43 районыннан 190 оешма катнашты. Бәйгедә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр эшләүче яшьләр "Хореография", "Музыка", "Дан минуты”, “Визитка-презентация” номинацияләре буенча көч сынашты. 

Гала-концертта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Аның фикеренчә, илнең иминлеге һәм тотрыклылыгы, беренче чиратта, икътисад үсешенә бәйле. "Ә икътисад - ул хезмәт кешесе. Оешмалар товар җитештерсә, ә эшчеләр хезмәттән аерылмаса, бездә мәдәният, сәламәтлекне саклау, мәгариф һәм социаль яклау – барлык өлкәләр дә үсеш алачак. Республикабыз һәм икътисадыбыз чәчәк атсын, яшьләребез яңа үрләрне яулап алсын. Татарстан - Алга!» – диде ул. 

Бәйгедә республиканың алдынгы сәнәгать оешмалары иҗади юнәлешләр буенча көч сынашты. Алар гади генә эшчеләр түгел, җырчылар, биючеләр, сүз осталары. Казанның "Газпромтрансгаз" оешмасы хезмәткәрләре Фәридә Рахматуллина һәм Резедә Вәлеева фестивальдә өченче ел катнаша. Фәридә көндәлек тормышта газның сыйфатын тикшерә. Оешмада ул 14 ел эшли. Ә Резедә 10 елдан артык хисапчы вазыйфасын үти. 

– Бәйгегә дөрес репертуар сайларга кирәк. Фестивальдә эшче яшьләр катнашса да, алар үзләрен сәхнәдә чын артистлар кебек тоталар. “Безнең заман”да җиңү яулау - зур дәрәҗә. Фестиваль оешмаларда эшләүче яшьләрнең төрле яклап үсешен тәэмин итә, - дип әйтте алар.

“Безнең заман” фестивале шаккаттыра алды. “Пирамида” сәхнәсенә тракторда менде. СИБУР “Нижнекамскнефтехим” оешмасы яшьләре колхоз эшләрен күрсәтү өчен махсус кечкенә трактор ясаганнар. Иген кырлары буенча сәяхәткә барып кайткан төсле булдык. Бу тема Апас районы Каратун ашлык кабул итү пункты чыгышы белән аваздаш булды. “Икмәк - бар нәрсәгә баш”, - диде алар. Килешәбез, әлбәттә. 

–  Бәйгедә беренче тапкыр катнашабыз, шуңа күрә күңелдә дулкынлану хисе көчле. Яшьләребез бик актив, рәхәтләнеп репетицияләргә җыелдык. Җитәкчеләребез дә һәрьяклап ярдәм итте. Мин кечкенәдән артист булырга, зур сәхнәдә чыгыш ясарга теләгән идем. Фестивальдә катнашып балачак хыялымны чынга ашырдым. Сәхнә - дәрт һәм көч чыганагы. Без җыр бәйрәмендә чыгыш ясавыбыз белән бәхетле, - диде Ләйсән Садыйкова. 

ПАО “Татнефть”тә бәйгедән читтә калмаган. Анда да сәләтле яшьләр күп икән. 

– Бәйгедә беренче тапкыр гына катнашабыз. Гала-концертка узарбыз дип уйламадык та. “Татнефть” - ул зур гаилә. Оешма аякларында нык тора, аның киләчәге бар, шуңа күрә эштән канәгатьлек алабыз. Минем кечкенәдән актриса буласым килгән иде. Тик ул хыял тормышка аша алмады. Сөйләмемдә җитешсезлек булгач, мине театр көллиятенә алмаслар дип уйладым. Бу проект янәдән алкышларның, иҗатның тәмен тоярга ярдәм итте. , - диде Регина Гөбәйдуллина.

Оешмаларда эшләүчеләр сәхнәдә чыгыш ясаучы хезмәттәшләренә көч бирергә килгәннәр. СИБУР “Нижнекамскнефтехим”ның җанатарларына сокланып карадык. Хезмәттәшләре чыгышыннан соң, залны алкышларга күмделәр. Бу бердәм команда фестивальнең Гран-при лауреаты исеменә лаек булды. СИБУР “Нижнекамскнефтехим”га 1 миллион сумлык акчалата бүләк һәм күчмә кубок тапшырылды.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading