Хәзер фотога төшерүчеләр күп. Кемнең кулында камералы телефон бар – шул үзен фотограф дип саный һәм очраган бер нәрсәне фотога төшереп йөри.
Элегрәк моңа укыганнар, түгәрәкләрдә өйрәнгәннәр, бер-берсе белән киңәшләшкәннәр, ягъни алар – чын фотографлар, бәләкәй чакта безнең бер малай әйтмешли, «фортранпаратист» түгел.
Фотога төшерәсең икән, аны бит күрсәтергә дә кирәк. Альбом дигән нәрсә хәзер, булса да, бик сирәк кешедә генәдер. Аның каравы, интернет бар бит – шунда чыгарасың да тезәсең бөтен «чидибрыңны». Социаль челтәрләрдәге битләрнең бөтенесенә берьюлы. Шуларны күрмәсәм, мин андый фотоларның барлыгын кайдан белер идем? Яшьрәк чакта танышканда фотолар карап утырыш бар иде әле, хәзер таныша калсам, нәрсә эшләп бетәргә булыр инде, фото да карамагач? Бөтен булган фотоларын интернеттан карап бетереп барасың бит. Кеше бит үзе өчен генә тезә аларны дисеннәр. Кая да булса барганыңны, нәрсә ашаганыңны искә төшерү өчен социаль битеңне ачасың да хатирә сандыгын актарасың. «Узган шимбәдә нәрсә пешергән идем әле?» дип, инстаграм битеңне ачып карау нормаль күренештер хәзер. Чираттагы ялга җыенасың. «Быел кая барырга икән, кайда булмадым әле мин? Ә, фотолар бар бит!» Керәсең дә актарасың, берсендә – Кара диңгезнең теге ягында, икенчесендә – бу ягында. Бу юлы башка тарафны сайларгадыр, анда комы да аграк, суы да җылырак дигәннәр иде кебек. Юл уңаеннан гына ул фотоларның күпме лайк җыйганын да карап үтәсең...
Фотога төшерү бер хәл, төшә дә белергә кирәк әле. Берәр билгеле шәхесне очратасың икән – аның белән һичшиксез фотога төшеп калырга кирәк! Әйтегез әле, зинһар, бу нәрсә бирә? Башкалар алдында мактану өчен кирәкме бу? Менә бит мин кем белән фотога төштем, янәсе! Йолдыз аннан соң да йолдыз булачак, син элек кем булсаң, әлеге фотоң белән дә шул кеше булып каласың. Бер фотоны дәлил итеп күрсәтеп, хәтта герой исеменә дәгъва кылучылар булганын тарих хәтерли хәтерләвен (без барыбыз да белгән, 1945 елның 2 маенда ТАСС фотографы Евгений Халдей тарафыннан ясалган фото. Халдей үтенече буенча, шул тирәдән узып баручы берничә солдат Рейхстаг башындагы бер байракны күчереп эләләр (Байрак куелган көнне ТАСС фотографы биредә булмый), әлеге кадрга эләккән Абделхәким Исмаилов (фотода аның кулында ике сәгать) соңыннан: «Менә бу мин идем, Кызыл байракны без куйдык!» – дип исбатлап йөри.). Теләсә нинди билгеле шәхес белән бергә төшкән фотоны, әлбәттә, Рейхстаг башындагысы белән чагыштыру урынсыз, аның өчен генә Герой исемен бирмиләр (Исмаиловка 1996 елда Россия герое исеме бирелә), әмма бу да бит чит кешенең данына, аның исем-дәрәҗәсенә кагылу, аны үзеңчә файдаланырга омтылу кебегрәк килеп чыга. Әллә алар күзгә күренми торган каналлар аша аның уңышы, сәләте бераз иярер дип уйлыйлармы? Бөтен кеше дә андый мистика серләрен белмидер инде, күбесенең бу бары тик белемсезлегеннән генә киләдер, әмма еллар узгач, теге кеше үзе булмаганда, «ә мин аны белә идем, безнең хәтта бергә төшкән фотобыз да бар», диючеләр булмас дисезме? Сиңа ышанган кешеләр синең сүзеңә дә ышанырга тиешләр кебек, ә фото дәлилләү өчен кирәкме? Димәк, мактану өчен кирәк бу йә булмаса пиар ясау өчен.
Андый билгеле шәхесләрнең вафатыннан соң аны «белүчеләр» күбәя. Әлеге дә баягы интернетта аның белән бергә төшкән фотолар пәйда була. Күптән түгел генә тагын берсе элеп куйган: «Әле кайчан гына булган иде кебек» дигән язуы да бар. Бер төркем халык басып тора, алгы рәттәгеләрнең йөзләре таныш, калганнарын белмисең дә. Ялгышам икән, араларында әлеге фотоны куючы да бар икән ләбаса, ул да анда эләккән бит! Еллар буена хезмәттәшлек итеп, тыгыз элемтәдә булып, кара-каршы утырып чәйләр эчешеп йөргән кешең булса әле бер хәл, ә биредә, ниндидер бер чара уңаеннан бергә төшелгән фото куеп, мин дә аны белә идем дигән булып... Аны бик күпләр белгәндер, ләкин барысы да фотога төшеп өлгермәгән. Фото юк – дәлил юк, кем әйтмешли, ничу монда аңа елышырга!
Тагын бер күңелгә бик үк ятып бетмәгән хәл – билгеле шәхесләрнең мәрасиме вакытында кадрга эләгергә маташу. Объектив сиңа төбәлгән чакта карашны башка якка йә булмаса аска юнәлтеп буламы? Юк шул, туп-туры фортранпаратистның объективына карарга кирәк – ул да бит биредә, соңыннан интернетка чыгасы фотоларда күрми калмасыннар! Алары әле ярар, бәлки тиз генә карап алгандыр, икенчеләре объективка борылып басып, күмәкләшеп, шул фонда фотога төшә. Сезнең артта Эйфель манарасы йә булмаса Альп тауларының сокландыргыч гүзәллеге түгел, халык та Сабан туена дип җыелмаган. Гомумән алганда, андый урында фотога төшү дә, төшерү дә ярамый. Россиядә революциягә хәтле бу бөтенәй тыелган булган. Экстрасенслар әйтүенчә, андый фотолар негатив энергия биреп торачак. Аларны өйдә сакларга ярамый, чөнки исәннәргә тәэсир итәчәк. Кайсы гына динне алма, аларның бөтенесе үлгән кешене фотога төшерүне тыя. Мөселманнарга исән кешенең фотосын да стенага элеп куярга ярамый, үлгәннәрнекен кабер ташына беркетү тыела. Кешенең исән чактагы иң ямьле, күркәм, бәхетле мизгелләрен мәңгеләштерергә кирәк. Фортранпаратистлар бераз шул хакта да уйлансын иде, үзләре өчен бит, башкаларга кирәкми бу.
Комментарийлар