ТАССР вакытында сугышта бик күп медицина хезмәткәрләре катнашкан. Республикада 69 госпиталь эшләгән. 1941-1943 еллар аралыгында гына да Казан хирурглары 6600дән артык операция ясаган, меңләгән кешенең гомерен саклап калган.
Скопировать ссылку

Шуларның берсе – Татьяна Емелина хәрби кыр хирургы, үз вакытында сәламәтлек саклау министры урынбасары булып та эшләгән. Бүген ул Казанда 86 яшьлек сеңлесе белән яши, үзенә – 98 яшь. Тумышы белән Биектау районының Чыпчык авылыннан. Ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татып үскән. Татьяна ханымның әтисе дары заводында эшләгән. Берсендә эштән кайтканда әтисенә нык салкын тиеп, чуан чыккан. Бәхетсезлеккә, чуанны ярсалар да, үлек тышка чыкмаган, баш миенә киткән. Әнә шулай, әтиләре көтмәгәндә гүр иясе булган. Үләр алдыннан әтисе кызына: «Медицина университетына укырга кер. Бер генә кеше гомерен булса да саклап кал», – дип, үгет-нәсыйхәтен бирә. Шулай итеп, Татьяна ханым медицина юлын сайлый. Сугыш башланганда, кыз медицина институты студенты була. Ул сугышта бик күп кешенең гомерен саклап кала, намуслы эше өчен Кызыл Йолдыз ордены, башка медальләр белән бүләкләнә.
Комментарийлар