“Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.
Сабан туе - халкыбызның тарих тузаннарын кундырмый, гасырларны исән-сау кичеп, бар ямен, бар тәмен-гамен саклап безнең көннәргә кадәр килеп җитә алган иң зур бәйрәме. Моның өчен әби-бабайларга рәхмәтнең иң олысы. Әлеге бәйрәм алар рухына догадыр да әле ул.
Исәктә Сабан туе дүртенче тапкыр үткәрелә икән инде. “Уйнагыз гармуннар!” фестивале дә. Әйе. Бик оста уйлап оештырылган бу бәйрәм. “Авылыбызда гармунчы да калмады бит инде...” дип аптырап тормаганнар.. тирә-яктан чакырганнар. Мәйданга талантларын күрсәтергә районнан һәм хәтта күрше Чувашия республикасыннан да гармунчылар җыелган. Чәчләре чаларганнар да, әле мыек та чыкмаган үсмер егетләр дә кулларында сандугач булып сайрталар тальян- хромкаларны. Буа музыка мәктәбендә укучылар аеруча дулкынлана. Бәйрәмнең ничек күңелле булуы үзләреннән торганын яхшы аңлыйлар. Туган авылым Яңа Тинчәленең мәдәният министры (мин таккан матур кушамат) Интал Шәйхаттаров та шунда. Аның чыгышы да алкышларга күмелде.
Сәхнә бер генә минутка да бушап тормады. Кара тәнле Афроамериканлыны күрер өчен дә хәзер Буага, төгәлрәге, Исәккә килергә кирәк икән. Татарча моңнары белән халкыбыз күңелендә лаеклы үз урынын тапкан Илсөя Бәдретдинова төркеме җырчысы яшел чиккән түбәтәйле Оливер Мбвебве бәйрәмне онытылмаслык итте. Аның “Мин сине яратам” дип җырлавы юкка гына түгел, татар кызы Камиләгә өйләнгән бит ул. Үзе бер Сабан туе ясады ул. Аңа кушылып җырладык та, чират торып фотога да төштек. Бәлки, аның чыгышыннан соң татар телен өйрәнергә теләүчеләр дә артыр әле дигән өмет тә уянды.
Быел 10 июньгә планлаштырылган Буа районы Сабан туе бик үзенчәлекле, халыкча әйтсәк, эксперементаль була диделәр. Милли киемнәрдән: калфак-түбәтәй, читекләрдән килү мәҗбүри үк булмаса да, бик хупланачак, ди. Исәк Сабан туенда да моңа әзерләнүчеләр бар иде инде. Шактый апа-җиңгиләр чигүле камзуллар, сәйләнле калфаклар кигән иде. Аларга бәйрәмне ямьләгән өчен бүләкләр дә бирделәр әле. Милли икемнәр бездә дә юк түгел инде, анысы. Ә менә киеп кайтырга оялдым. “Әллә кем булган!” - дип әйтерләр төсле. Менә шул урынлы-урынсыз оялулар харап итә дә инде. Мине генә түгел, милләтемне дә. Сөенеп, горурланып киеп йөрисе дә бит, югыйсә.
Шушындый матур бәйрәмгә чакырганы өчен Ирек Закировка олы ихтирам белән рәхмәт әйтеп, газетабыз нәшер иткән киләсе 2024 ел өчен Дини календарь “Догалы йорт” китабын бүләк иттем. Кайбер танышларга автографны гармунга куеп язарга да туры килде әле.
Мондый бәйрәмнәрне уздыру бүгенге заманда бик җиңел түгел. Ансат булса, һәр авылда үткәрерләр иде аны. Юк шул. Безнең районда берничә авылда гына гөрли Сабан туе. Хәер, элек тә, нишләптер, безнең яклар бу бәйрәм белән мактана алмый иде. Балачагыбыз Сабан туйсыз узды безнең. Дөресрәге, йөк машинасына утырып район Сабан туена бара идек. Хәзер соңгы елларда авылыбызның асыл егетләре, ике Радик (Рәүф улы һәм Шәүкәт улы ) һәм башка күп кенә юмартлар, игелеклеләр белән бергәләп бар авылдашларыбызга тәэсире ел буена җитәрлек бәйрәм ясыйлар.
Исәк Сабан туен да шундый игелекле егетләр оештырган. Алар туган авылларының хәле шәптән түгеллеген сизеп (башлангыч мәктәбе дә юк бит, ни кызганыч!), аның күңелен (авылдашларның дип тә укыгыз) азга гына булса да күтәрергә булганнар. Туган нигезләрне ташлап читкә киткәннәрнең туган туфрактан ярлыкауны соравы, бәхиллеген алуыдыр да әле ул Сабан туе. Олыгая барган саен шулай тирәнрәк уелып китеп уйлыйсың икән ул.
Аллага тапшырып Сабан туйлы айны башлап җибәрдек. Икенче атнада туган авылым Яңа Тинчәледә булачак. Исән булып кайтырга язсын. Әйткәнемчә, мин дә шул китүчеләр, бәхетне читтә эзләүчеләр арасында. Минем дә бит әле туган авылымнан кайтып, туфрагына ятып гафу сорыйсым бар. Кичерерме икән, белмим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар