Теләче районының Олы Мәтәскә авылы кызы ул. 7 яшендә әтисе дөнья куя. Миңнулла абзый, үпкәсенә салкын тидереп, авыруыннан тернәкләнә алмыйча, 31 яшендә бакыйлыкка китеп бара. Рафисә апа итәгенә тагылып калган 4 кызын сыңар үстерә. Менә шуның өчен дә мәктәптә бик әйбәт билгеләргә генә укыса да, Теләчегә йөреп, ун еллык урта мәктәпне бетергән Нурия апа шәһәргә китәргә ашыкмый әле, әнисе янына авылга кайтып, фермада сыер сава.
– Апа шәһәргә киткән иде. “Сеңлем, сыер савып кына булмый, дөньяга чык әле син әйдә, кил минем янга”, – диде берсендә. Бик китәсе дә паспорт бирмиләр. Ничек кирәк алай, укыйм да кайтам дигән сылтау белән, паспортны сорап алдым да, апа янына эшкә барып урнаштым. Зур база иде, товар ташучы булып эшләдем. Язмыштыр инде, күтәрелер өчен әллә нинди мөмкинлекләр көтеп торганда, барысын да ташлап авылга кайтып киттем. Кияүгә. Валерийның авылдагы тормышы әллә ни мактанырлык булмаса да куркып калмаганмын, яшьлек белән кайтып төпләнгәнмен инде, – ди ул.
Бүген сагышлары юылса да, ул чакны туган авылын да, шәһәрдәге эшен дә өзелеп сагына Нурия ханым. Тау башына салынган өйнең капка төбенә чыгып утыра да, авыл ягына карап елый, әмма никадәр генә авыр тормышта изаланса да аерылып кайтып китәргә ялгыш та уйлап карамый.
– Иремнең гаиләсе әллә ни ару булмады, салу белән кайнашырга һәвәсләр иде мәрхүмкәйләрем. Мин дә бит кемлекләрен белмичә килдем. Шәһәрдән шундый урында эшләүче кызны җитәкләп кайтып кергәч, күмәк хуҗалык рәисе дә шаккаткан иде. Син зур урында эшләгән кеше, хәлеңнән килә, дип мине кара эштән ерак тотты ул, язу-сызу эшеннән ерак җибәрмәде, рәхмәт. Валерий механизатор иде, 47 яшендә ул да минем әти авыруыннан китеп барды. Нәкъ әти киңәше чакта балаларны ятим итте дә куйды. Инде башка чыгып, үзебезгә йортлар да салган идек, – ди Нурия ханым.
Комментарийлар