Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанованың гаиләсенә кайгы җилләре кагылды. Бу көннәрдә җырчы әнисе белән хушлашты. Гөлнара Тимерҗанованың кайгысн уртаклашып, хәбәргә чыктык.
– Авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Хәлегез ничек?
– Әнием 82 яшендә китеп барды. “Яше дә бар, Аллаһка шөкер матур яшәде”, – дип үземне юатып, әни белән хушлашу мизгелендә нык булырмын дип уйлаган идем. Әнине озатканда, әни җан биргәндә дә еламадым. Өйгә кайткач, әллә нишләдем. Кан басымым күтәрелде, әни турында сөйли башлагач ук күземә яшь килә. Күрәсең, шок хәлендә булганмын. Хәзер инде бөтенләй ятим калганыма төшенә башладым. Әти дә, әни дә юк. Урыннары оҗмахта булсын. Концертта чыгыш ясыйсы бар. Сәхнәгә ничек чыгармын икән... Баш тартырмын дип тә уйладым. Апа: “Синең эшең бит ул”, – дигәч, бар көчемне җыеп сәхнәгә чыгарга тырышырмын инде. Әни дә: “Мин киткәч, елап йөрмәгез”, – дигән. Төннәрем тынгысыз үтә. Аякларымны кая куярга белмим. Әнинең урын өстендә аягына урын таба алмыйча, сызланып ятуы искә төшә.
– Әниегез белән хушлашып кала алдыгызмы?
– Түбән Камада концерт куйган көнне апа шалтыратты: “Әнинең хәле начар, йөри алмый, ашамый. Кайтасыңмы? Күңелеңдә калмасын”, – диде. Әти авырганда да, аны хастаханәгә илтеп, гастрольләргә чыгып китәргә туры килгән иде. Әти җан биргәндә мине эзләгән. Берьяктан, әнине матур килеш истә калдырасым килде. Икенче яктан, үкенечкә калыр дип уйладым. Кызым да каникулларга чыкты, концертлар арасында буш вакыт та бар иде, шуңа кайтырга булдым. Әни дүрт тәүлек күзләрен ачмый, бик авыр хәлдә ятты. Шулай да үз аңында иде. “Әни, мин кайттым”, – дигәч, елмайды. Апалар белән әнине көне-төне сакладык. Өчәү булгач, безгә җиңелрәк булды. Әмма әнинең урын өстендә ятуын күрү, аңа ярдәм итә алмауны аңлау – кыен, бик кыен. Гел янында дога кылып тордык. Калаклап су эчерттек. Әнинең безнең арабыздан китәчәген белеп тордык. Моннан ике ел элек аңа лейкоз (кан рагы) диагнозын куйдылар. Апалар ике ел әнине хастаханәгә йөрттеләр. Табиблар алдан ук, өмет юк дип кисәтте. Әнинең яше дә зур булгач, арка миен күчереп утырту мөмкин түгел диделәр. Әни дә авыруын белгәч: “80гә кадәр үз аягымда йөреп тордым, матур яшәдем. Тормышымнан риза”, – дигән. Үлем көне якынлашканын да алдан сизгән. “11 ноябрьгә дә калмыйм”, – дип әйткән. 11 ноябрь көнне 82 яшь тулган булыр иде. Нишләптер, туган көнен яратмады. “Нишләп котлап торасыз соң?” – диде гел. Әни, гомумән, мактарга да, мактанырга да яратмады. Ул безне башкача яратты. Минем иң төгәл, гадел тәнкыйтьчем булды ул. “Бу күлмәгең нигә шундый инде?” – дип шалтыратып әйтә иде. Әни: “Җырың яхшы булган”, – диюе иң зур бәя. Аның тәнкыйтен дә юксыначакмын. Әнине озатырга килгән һәркем: “Без аңа сокланып яшәдек”, – диде. Сабыр, тырыш, хезмәт сөючән кеше иде. Гел хәрәкәттә булды. Бер атна элек кенә апалар әнине югалтканнар. Өйдә эзләгәннәр юк, урамга эзләп чыкканнар. Әни бәрәңге бакчасы аша чыгып, элеккеге хастаханәнең бакчасына барган. Койма башыннан чыгып бара икән. Менә шундый иде инде ул. Беркайчан сер бирмәде, авызында кара кан булса да, төкермәде. Мин әни кебек түгел шул. Эчемдәге – тышымда.
Әни турында истәлекләрне барлаганда, авыл өчен янып яшәвенә тагын бер инандым. Бабай белән (Дания апаның ире) җыйган акчаларын мәчеткә тәрәзә йөзлеге ясарга биргәннәр. Менә шундый тырыш булдылар. Әни һәр елны казлар ала иде. Әни җибәргән казлар бетте инде хәзер...
– Дания апа сезгә риза булып китте?
– Әнинең хәле авыр булса да, янына килеп: “Әни, син миннән ризамы? Бәхиллегеңне бирәсеңме?” – дип сорадым. Күзләрен ачып, сүзсез генә башын селкеде. Бу минем өчен бик мөһим иде. Әнинең аяклары оемасын дип, аякларына массаж ясап тордык. Аяклары сабый баланыкы кебек шома. Карт кешедән ис килә, диләр. Ә мин әнинең яныннан аерыла алмадым, аннан шундый таныш, якын ис килде. Әнинең сызланулары беткәч, апалар: “Гөлнара, бар ятып тор, бераз”, – дип мине йокы бүлмәсенә җибәргәннәр иде. Бервакыт килеп: “Гөлнара, кил тизрәк, әни күзләрен ачты”, – диделәр. Әни күзләрен ачып, өчебезне дә күз уңыннан үткәрде дә, җан бирде. Мәңгелеккә күзләрен йомды. Әни бакыйлыкка күчкәч тә, озак кына яныннан китә алмадым. Башыннан сыйпап, соңгы тапкыр кочаклап үптем: “Авыр сүз әйткән булсам, кичер әнием. Барысы өчен гафу үтенәм”, – дидем. Хәзер әнинең киемнәрен, әйберләрен тәртипкә салырга кирәк. Яңа бәйләгән йон оекбашын, яулыгын үземә истәлеккә алып калдым. Әйе, без бу дөньяда кунак кына. Шулай да якыннарны югалту үзәкләрне өзә. Әтине югалткач та, аңыма килә алмыйча йөрдем. Ул вакытта яшь идем, бәлки, көчлерәк булганмындыр. Хәзер күңел тиз бирешә. Ярый әле, “әнием” дип торучы кызым янымда. Әни дә бәхетле булгандыр дип ышанам. Дүрт кызы, бер улы – биш баласы булды. “Кызы булган кеше бәхетле”, – диләр. Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшендем инде. Тормышының соңгы көннәрендә янында су салып торучы кызлары булды. Кайгымны уртаклашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Барыгызга зур рәхмәт! Урыннары оҗмахта булсын.
Гөлнара Тимерҗанова һәм аның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Дания Муллакарам кызы Тимерҗанова рухына багышлап кылган догалар кабул булсын!
Фото: Гөлнара Тимерҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
5
0
Урыны җәннәттә булсын. Аллаһым хәерле урыннарга урнаштырсын. Амин. Әнине югалтуы бигрәк тә авыр шул.
0
0