16+

Гөлназ Гафурова: «Чын “Могҗизалар кыры”нда булдык»

“Беренче канал”да шәкертләрем белән туган телебездә, милли костюмнарыбыздан “Рәхим итегез” җырын башкардык.

Гөлназ Гафурова: «Чын “Могҗизалар кыры”нда булдык»

“Беренче канал”да шәкертләрем белән туган телебездә, милли костюмнарыбыздан “Рәхим итегез” җырын башкардык.

Казан балалар филармониясе ансамбле житәкчесе, продюсеры Гөлназ ханым Гафурованың шәкертләре кечкенәдән җыр-моң дөньясына гашыйк булып, гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне, тарихыбызны белеп үсә. Проектларының беренче юбилеен каршы алырга, “Могҗизалар кыры”на сәяхәт кылып кайтырга да өлгергәннәр икән. Болар хакында остазлары Гөлназ Җәмил кызы Гафурова белән әңгәмә кордык.

 – Әссәләмү галәйкүм, Гөлназ ханым! Бар күңелегезне биреп балалар белән эшләвегезне күзәтеп барам. Проектларыгыз белән таныштырыгыз әле.

– Вә галәйкүм әссәләм! Казан балалар филармониясе ансамбленең оешып эшләвенә алты ел. Төрле кызыклы проектларыбыз, йөздән артык җырларыбыз, клипларыбыз бар. Балалар елдан-ел үсә, сәхнәдә осталыкларын тамашачыга күрсәтеп шомара.

 Балалар филармониясе ансамбленең төп максаты – балаларда татар теленә мәхәббәт уяту. Бүгенге көн баласын планшет, телефоннан аеру кыен. Ә инде интернетта татарча җырлар, клиплар булуны зур уңыш дип күрәм. Клипларда хәтта олылар да, йолдызлы гаиләләр дә катнаша.

– Музыкаль белемегез һәм педагог буларак тәҗрибәгез зур дип беләм, Гөлназ ханым.

– Әйе, башта музыка училищесын, аннары консерваторияне тәмамладым. 2008 елдан бирле рәсми рәвештә педагог булып эшлим. Элегрәк музыка мәктәпләрендә укыттым. Бүгенге көндә Казан филармониясендә балалар филармониясе ансамблен җитәклим, Казан филармониясе солисты, актрисасы, шәкертләремнең остазымын.

– СалаваTik проектын һәр татар гаиләсендә ишетеп беләләрдер?

– Әйе, әлеге проектка биш ел. Ул – “Салават күпере” журналы проекты. СалаваTik мәктәбендә 65 бала тәрбияләнә, мин остаз буларак биредә укытам. Атнасына ике тапкыр дәресләребез уза. Балаларга хореография, вокал дәресләре керә. Бик күп спектакльләрдә, концертларда даими чыгыш ясап торабыз.

СалаваTikтан үсеп киткән яшүсмер кызларыбыз-егетләребез өчен “Алма” яшүсмерләр төркеме оешкан. Анда СалаваTikтан үсеп киткән яшүсмер кызларыбыз-егетләребез катнаша. Бүген нәни балалар өчен генә түгел, яшүсмерләр өчен дә җырлар чыга: уннан артык җырлар, клиплар бар.

– Балалар белән шөгыльләнүдә нинди сыйфатлар булу шарт дип саныйсыз?

– Балаларның күңелен күрә, аларны канатландыра белү мөһим. Сабыйларда табигый чисталык бар, алар ясалмалылыкны да, күңел биреп эшләгәнне дә шундук сизә. Балалар белән шөгыльләнгәндә бер яктан психолог, икенче яктан остаз буларак эшлим. Һәр бала төрле: кемгәдер таләпчәнрәк, икенчеләргә йомшаграк булу кирәк. Укытучы шуны күз алдында тотса, уңышка ирешәчәк.

– Әле “Могҗизалар кыры”нда булып кайткансыз икән.

– Әйе, чын “Могҗизалар кыры”нда булдык. Мәскәү каналы – “Беренче канал”да шәкертләрем белән туган телебездә, милли костюмнарыбыздан “Рәхим итегез” җырын башкардык, моңа бик куанам. Шәкертләрем белән горурланып кайттым. Чыгышыбызны ВКонтакте социаль челтәрендәге битебездән табып карарга мөмкин.

– Мөнәҗәт башкаручы балаларыгыз хакында да сөйләсәгез иде.

– Мөнәтҗәтче балалар ансамбле оешуга да биш елга якын. Егермегә якын мөнәҗәтебез бар, алар белән төрле чараларда чыгыш ясыйбыз. Күптән түгел Түбән Новгородка, Пензага бардык, анда дини җырлар башкардык. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез балалар чыгышларын зарыгып көтә. Мәскәүгә дә чакыралар үзебезне.

– Балалар уен коралларында да уйнарга өйрәнәме?

– Әйе, шәкертләребез курай, скрипка, баян, тальянда уйный. Бию, хореография ягыннан ритмик күнегүләр биреп, номерлар куябыз, җыр-вокал, актерлык осталыгын да үзләштерәләр. Һәр чыгышыбыз мини-спектакль булып бара.

– Балаларның вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыруына әти-әниләр дә куанадыр?

– Әти-әниләр балаларның татар телле, дини мохиттә булуларына бик шатлана. Балаларның гел хәрәкәттә булулары, Казанда үткән барлык чараларда катнашып торулары бик ошый аларга.

– Шәкертләрегез бар эштә өлгер, димәк?

– Дөрес, балалар өчен булдырылган “Саф” радиосында чыгыш ясауларын да, “Шаян ТВ” каналында татар телле мультфильмнарны тавышландыруын да әйтеп узыйм. Телевидениедә дә җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, мәсәлән, “Татар сүзе” фестивалендә Зәйнәб апа Фәрхетдинова белән фестивальнең гимнын башкаралар.

Шәкертләрем белән Казан балалар филармония ансамблендә, “Гәүһәр”, “СалаваTik”, “Алма”, “Шаян ТВ”, “Саф” радиосы проектларында катнашабыз. “Гәүһәр” проекты хакында аерым әйтеп китим. “Гәүһәр” проекты Казан мэриясе тарафыннан туган телне саклау максатыннан булдырылды. Проектка биш ел, мәктәпләрдә аның дәресләре үткәрелеп килә. Әлеге проектта утыздан артык шәкертем бар.

Хәтта Казан циркындагы милли шоуда да үз сәләтләрен күрсәтергә өлгерде шәкертләребез. Һәр җирдә актив булып, кызыксынып торуларына куанып туя алмыйм. Илкүләм проектларда да катнашып торабыз. Әле танылган җырчы, алып баручы, продюсер Тимур Ведерников җитәкләгән Бөтенроссия “Музыка вместе” проектында катнаштык. Анда балалар “Вместе весело шагать” җырын башкарды. 

– Якынлашучы изге ай – Рамазанга да әзерләнәсездер?

 – Олуг аебызда мөнәҗәтләр ансамбле буларак катнашачакбыз. Бу чыгышларны балалар зарыгып көтеп ала. Әти-әниләр, әби-бабайлар моңа бик рәхмәтле, чөнки балалар төрле яклатып ачыла, дини гыйлем дә ала. Алар күңеленә иман орлыгы чәчә алсам, бәхетлемен.

Һәр елны Рамазан аенда балалар белән ифтар кичәсе үткәрәбез. Кичәдә балалар мөнәҗәтләр көйли, дини җырлар башкара. Чарага күп кеше җыела, һәркем өчен ишекләр ачык, теләгән һәркем килә ала. Рамазан аендагы чыгышларда йөреп, балалар динебезнең матурлыгын күреп үсә. Дәрестә балаларга, “әйдәгез, яраткан җырыбызны башкарабыз”, дисәм, алар мөнәҗәт сорый, мөнәҗәт әйтүне аеруча яраталар.

– Яратып башкарган мөнәҗәтегез нинди?

– Балалар белән бергә сайлап, яратып башкарган “Бисмилләһ” дигән мөнәҗәтебез бар. Монда Аллаһ исемнәре санала. Аларга Аллаһ исемнәрен яттан белүнең зур дәрәҗә икәнен сөйлим. “Аллаһ боерса бу исемнәр сезгә җәннәт ишекләрен ачар”, дим. Нинди җырга алынсак та, балаларга мәгълүмат биреп, аның мәгънәсен аңлатам. Халык җырларында да шулай ук.

Балалар белән “исәнмесез”, дип исәнләшкәндә дә бу сүзнең тарихын сөйләп алам. “Бик авыр вакытларда халкыбыз бер-берләренең хәлен белешеп, “исәнме сез?” дип дәшкән. Бу сүзләр телебезгә исәнләшү сүзе булып кереп калган”, дим. Балаларга тарихыбызны, динебезне, телебезне өйрәтә, сеңдерә алсак, киләчәгебез өметле булыр, Аллаһ боерса.

– Әәмин, Гөлназ ханым! Эшләрегездә бары уңышлар телибез! Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!

– Әәмин! Рәхмәт яусын!

 Айсылу ЮЛДАШЕВА

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading