16+

Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсенең көне билгеле булды

Казанда медаль алуга якынча 1,2 мең унберенче сыйныф укучысы дәгъва кыла.

Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсенең көне билгеле булды

Казанда медаль алуга якынча 1,2 мең унберенче сыйныф укучысы дәгъва кыла.

Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 нче июньдә «Татнефть Арена»да узачак. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә. 

Быел «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә Казанның 1,2 мең унберенче сыйныф укучысы дәгъва кыла, бу аларның гомуми саныннан 21,3% ны тәшкил итә. Быелдан бүләк беренче һәм икенче дәрәҗәләргә ия. Кызыл аттестатны бер меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы алырга мөмкин. Бу хакта Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Быелдан башлап 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга беренче һәм икенче дәрәҗә медальләр тапшырылачак. Барлык фәннәр буенча «бик яхшы» йомгаклау билгеләренә ия булган, шулай ук рус теле һәм сайланган фәннәрнең берсе буенча БДИны кимендә 70 баллга тапшырган яки база дәрәҗәсендәге математика буенча имтиханда биш балл алган укучы беренче дәрәҗә медаль белән бүләкләнәчәк.

«Бик яхшы» билгеләре арасында бер яки ике «яхшы» билгесе булган чыгарылыш сыйныф укучысы икенче дәрәҗә медаль алачак. Шул ук вакытта аңа рус теленнән һәм сайланган фәннәрнең берсеннән имтиханны иң кимендә 60 баллга тапшырырга яки база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИда «бик яхшы» билгесе алырга кирәк булачак.

Шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсенең 28 нче июньдә «Татнефть Арена» мәйданчыгында узачагын да хәбәр итте.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading