16+

Гыйнварда кыш булмады, февральдә булырмы?

Февральдә дә итек, тун, йон оекбашларның кирәге чыкмаячак.

Гыйнварда кыш булмады, февральдә булырмы?

Февральдә дә итек, тун, йон оекбашларның кирәге чыкмаячак.

Кышның соңгы аенда да чын суыклар көтелми. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев журналистларга шул хакта хәбәр итте. Февраль гыйнварга караганда салкынрак булачак, әмма каты суыклар күзәтелмәячәк, диде ул.

Бу чорда мондый аномаль җылылык 2007 елда да күзәтелгән булган. Әмма 25 гыйнварда температура кинәт 15 градуска төшкән. Быел исә февральгә кадәр андый суыклар булмаячак.

Сүз уңаеннан Юрий Переведенцев 1942 елның 21 гыйнварында 44,2 градус салкыннар булуын билгеләп үтте.

Суыгы гына түгел, кары да юк. Кар катламы бүген нибары 14 см ны тәшкил итә. Җылы көннәр карны эретмәгән булса, ул 80 см тирәсе булыр иде, диде университет доценты Тимур Әүхәдиев.
Белгечләр әйтүенчә, быелгы гыйнвар иң җылы гына түгел, иң аз карлы ай да булып тарихка кереп калачак. 2007 елда гына шундый хәл күзәтелгән. Ул вакытта гыйнварның икенче яртысында температура 0 градустан югары булган. Быел исә ул нормадан 10-12 градуска югары. Бу җылылык Атлантикадан килгән һава массаларының көнбатыш-көнчыгышка тотрыклы күчеше белән аңлатыла.

Климатның үзгәрүе хәвеф-хәтәрләргә китерә. 2000 елдан алып 2018 елга кадәр Россиядә аларның саны 141дән 580гә кадәр арткан. 2018 елда Җир шарында урман янгыннары, корылык, ураган, тропик циклоннар аркасында 160 млрд долларлык зыян килгән.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading