Цивилизация уңайлыкларына күнеккән кеше 3 көн дә тора алмаячак.
«Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел», – дигән гыйбарә бар. Әлеге язманың герое белән танышу да, бәлки, шушы сүзләрне раслыйдыр. Инде ике атнага якын урманчылык турында мәкаләмне язып бетерә алмыйча интегәм. Сәбәпләрен тасвирлап торсак, озакка сузылыр. Тик шулай да нәкъ шушы мизгелдә минем телефонга таныш булмаган номердан хәбәр килеп төште. Артур исемле егет: «Сезгә урман темасы кызыклы дип ишеткән идем», – дип язды. Минем телефон номерымны кем биргәнен әйтергә теләмәсә дә, бу кешегә кызыклы язма герое өчен рәхмәт әйтергә кирәктер. Язмабыз 9 елга якын Якут тайгасында эшләүче
Артур Моисеев турында булачак.
Артурны якут урманына барырга тормышындагы билгесезлек этәргән. «Балачактан ук урманны, тулаем, табигатьне яратам. Бер ел эшләрмен дип киткән идем. Әмма миңа монда бик ошады, калырга булдым. Гәрчә, монда очраклы рәвештә эләккәннәр озак тоткарланмый. Күрәсең, тайга – минем стихия. 2 ай урманда, 3 атна өйдә: эш графигы шундыйрак», – ди юллар салу оешмасында эшләүче егет.
Экстремаль шартларга ничек яраклашырга?
– Якутия урманнарында эшләгәндә безне һава торышы да гел сынап тора. Җәен 50 градус эссе, чебен-черки өере, моңа өстәп ерткычларның да актив сезоны. Ә кышын рәхимсез салкыннар. Температура уртача –65 градуска җитә. Һава торышы да бик үзгәрүчән. Бер караганда рәхәтләнеп кояш кыздыра, ә бер сәгатьтән инде кар ява. Цивилизация уңайлыкларына күнеккән кешегә мондый шартларга җайлашу кыен булачак. Дөресен әйткәндә, ул монда 3 көн дә тора алмаячак. Мин исә, һәрвакыт урман белән кызыксындым, шуңа күрә монда үземне иркен хис итәм. Табигать законнарын белсәң дә, биредә аларның асылы ачыла. Мәсәлән, безне балачактан ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтәләр. Урманда бу сүзләр киңәш кенә түгел, ә кагыйдә! Әгәр урманда ярдәмгә мохтаҗ кешене күрсәң, һичшиксез, ярдәм итәргә кирәк. Чөнки икенче көнне синең дә шул ук хәлдә калу ихтималың бар.
Урманга чыгып киткәндә иң кирәкле 3 әйбер
– Мылтык, пычак һәм шырпы. Гадәти тормышта иң кирәкле әйберләр булмасалар да, тайгага аларны алмасаң, үлдең дигән сүз. Гомумән, бер сәгатькә генә урманга китсәң дә, 2-3 көнлек азык-төлек алырга кирәк.
Аюдан бары кача алмыйсыз – йөгермәгез
– Еш кына тайга хуҗасы – аю белән очрашабыз. Аю, әлбәттә, куркыныч хайван, ләкин һәрвакытта да түгел. Язын урманда йөргәндә бик уяу булырга кирәк, чөнки аю йокыдан уяна, ул – ач. Аю балаларын күргәч тә, маршрутны үзгәртү хәерле. Аналары, һичшиксез, янәшәдә була. Сакланыр әйберең булмаса, исән калмыйсың. Минем тәҗрибәмдә, шөкер, яшәүгә куркыныч тудырган очраклар булмады, диярлек. Шулай да узган ел мунчадан кайтканда артымнан аю куа китте. Мин аның арттан барасын белдем, чөнки ул җәй буе мунча артында яшәде. Табигать кочагында яшәгәч, аюга да күнегәсең. Алар монда адым саен очрап тора. Аюлар чүплекләрне бик ярата. Эченә кереп утырып азык эзлиләр. Урманда бүре, себер бурсыгы (росомаха), селәүсен белән очрашканда да игътибарлы булырга кирәк. Гомумән, урманда мылтыксыз гына йөреп булмый.
Урманга барганчы йола үткәрәләр
Якут мәҗүсиләре урман иясен – Байнай дип атый. Кышлау урыны төзегәндә, аучылык, балыкчылык сезоны, агач сезоны хәзерләү башланганда якутлар махсус йола үткәрәләр. Бу урман иясенә хөрмәт күрсәтү йөзеннән эшләнелә. Учак ягып җибәрәләр. Анда хәмер сибеп, коймакларны аталар. Бу йола үткәргәннәрен күргәнем бар, әмма үзем мәҗүси булмагач, мондый әйбердә катнашмыйм. Якутлар йола үтәлмәсә, эшеңдә уңышсызлык көтәчәк дип ышана.
Тайгада нинди үзенчәлекле байлыклар табып була?
– Юл буенда каторгага җибәрелгән кешеләрнең каберләрен еш табабыз. Кайберләре бик яхшы сакланган. Элек ГУЛАГ лагерьларында эшләүчеләрне кышын вафат булсалар, юлга рәт-рәт тезеп куйганнар. Җәен юл салу эшләре башлангач, аларны шунда ук күмеп куйганнар. Хәзер юллар юылганда сөякләр ачык күренеп тора. Мондый юлларның берсе мәсәлән, Р-504 «дорога на костях» исемен йөртә. Тайгада гел көтмәгәндә дә байлык табып була. Берьюлы балык тотып утырганда су алтын кисәген алып килде. Тауда йөргәндә кыйммәтле ташларны еш очратам. Әмма аларны алырга ярамый, чөнки хокук белән проблемалар булырга мөмкин. Быел нарат җиләге уңышы мул булды: 2 сәгатьтә 50 литр җыйдым.
«Үзем сынадым, чак кына исән калдым»
– «Кояш батканда урманга чыгып китмә», – дигән гыйбарә бар. Имеш, бу вакытта урманда явыз көчләр уяна. Мин андый сүзләргә артык колак салмаска тырышам, чөнки чын күңелдән ышанасың икән, син уй көче белән дә уйлаган әйбереңне тартып китерәсең. Берьюлы таныш маршрут буенча урманга кояш батканда чыгып киттем. Кире кайтуыма шик юк иде, чөнки ул юлны энәсеннән җебенә кадәр беләм. Караңгы төшә башлады, кире кайтырга кирәк, ә кайту юлын таба алмыйм. Кулда компас югыйсә, булмый инде. Агачлар арасында тик әйләнеп йөрдем. Көч хәл белән кайтып җиттем, шуңа күрә хәзер кояш баеганда юлга чыкмыйм.






Комментарийлар