Бүтән дөнья, климат, вакыт һәм ризык: Якутиягә сәяхәт нәрсә белән истә калды?
Россиянең зурлыгы башка төбәкләргә, башка милләтләрнең мәдәниятләре белән таныша башлагач сизелә. Бер илдә яшибез кебек, тик шулай да гореф-гадәтләр, ризык, яшәү рәвеше – барысы да аерыла. Читкә чыгып киткәч: “Ә бездә алай түгел”, – дип чагыштыра башлыйсың. Менә без дә Якутиягә сәфәр кылып, үзебез өчен икенче дөньяны ачтык.
Вакыт буенча сәяхәт иттек
Якутия барып җитү җиңелләрдән түгел. Татарстаннан турыдан-туры рейслар булмагач, йә Мәскәү, йә Новосибирск шәһәрләре аша очасы. Моңа өстәп вакыт поясы да башка: бездә көндезге сәгать 12 булганда Якутиядә кичке сәгать 6 була. Җирле вакытка күнегү бик кыен. Без юлга төшке аш вакытында чыктык, ә Якутиягә таң белән килеп җиттек. Вакыт буенча сәяхәт иттек дисәк тә була. Якутиядә нибары 1 миллионнан күбрәк кеше яши. Татарстанда 3 миллионга якын, монысы сүз уңаеннан. Ә территориаль яктан Якутия Татарстаннан 4 тапкыр зуррак. Кеше саны аз булуын аңлатып та торырга кирәкмидер. Кышларын монда температура 62 градуска кадәр җитә. Мәңгелек туң җирендә йортларны төзү дә шактый үзенчәлекле. Җәй көне туфракның өске катламы аз гына тирәнлеккә эри, ә тулаем туфрак таш кебек катып кала. Мондый җир төзелеш өчен уңай тоела. Әмма йортның нигезе туфракта булса, гади бинадан чыккан җылылык туңган җирне эретә башлый. Җир йомшара, шуңа күрә йорт җимерелә дә ала.
Төньяк халыклары ризыклары: чи балык, болан ите һәм...
Якутларның милли ризыклары да бик үзенчәлекле. Без бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк белән мактанабыз. Ә алар строганина, индигирка, күөрчэх ди. Милли ашларында балык һәм ат ите өстенлек итә. Болан итеннән ризыклар төньяк халыкларыныкы. Без дә якутларның милли ризыкларын татып карадык. Строганина – катырылган киселгән балык. Строганина әзерләү өчен балыкларны кышын гына тоталар. Судан чыккан балык, шунда ук ката. Аны туңдыргычка алып куялар. Строганинаны әзерләү – салкын балыкны кисеп бирүдән гыйбәрәт. Кыскасы, чи балык.
Индигирка – Якутиянең “визит” карточкасы. Бу чи, катырылган балыктан салат. Балыкны дүрпочмаклап кисәләр, аңа тоз, борыч һәм суган салалар. Бераз май һәм бетте. Ипи белән бик шәп кереп китте. Строганина да, индигирка да минем күңелемә хуш килде. Көн саен ашар идем, димим. Әмма шактый үзенчәлекле ризыклар.
Индигирка Аларны әзерләү өчен җирле балыкларны – чир, муксун, нерканы кулланалар.
Якутиягә кадәр барып җиткәч, болан итен дә ашап карадык. Сарык итенә дә охшаган, тик бераз майлырак. Ит тә сарыкныкы белән чагыштырганда караңгырак төстә. Иң мөһиме бернәрсә дә уйламыйча ашап карарга, чөнки бу андагы халыкның мәдәниятенең бер чагылышы.
Милли десертыгыз нинди дигән сорауга сахалар күөрчәх диләр. Салкын сөткә берничә калак салкын каймак салалар һәм ытык (махсус болгата торган җайланма) ярдәмендә күбек барлыкка килгәнче болгаталар. Монда шикәр, туңдырылган җиләк-җимеш тә салалар.
Күөрчәх Тулаем, якутларның ризыклары бик майлы. Аның сәбәбе дә ачык: кырыс шартларда ризык озаграк эшкәртелсен өчен майлырак кирәк.
Төрки халыклар булсак та, төрле камырдан ясалганбыз
Яшәү рәвеше, ышанулары, ризыклары гына түгел, үзләре дә башка. Шәхси күзәтүләрдән чыгып, сахалар тыйнак һәм шул ук вакытта горур халык булуына инандым. Алар үзләренең милли киемнәренә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый. Федераль үзәк, Европадан шактый ерак урнашулары сахаларга мәдәниятләрен саклап калырга ярдәм иткән. Кырыс шартлар кешенең холкына да тәэсир итә, билгеле. Сахалар күп сөйләшергә яратмый. “Энергияне экономиялибез, саклыйбыз”, – диләр. Дөрес, эшлиләр: артыгын сөйләмиләр. Татар башын – татар ашар дигән сүзләр бар. Ә сахалар бик бердәм халык икән. Моңа өстәп, алар бер-берсе белән узышмыйлар. “Күршем яңа койма куйган, мин дә алыштырам” дип тә кайгырмыйлар, булганына шөкер итеп, буласына өмет итеп яшиләр. Менә бу сыйфатлары миңа бик ошады. Ясалмалык, пафос юк аларда. Гади, ничек бар шулай. Кемнедер уздырам дип әҗәткә дә кермиләр, кредит та алмыйлар. Дөрес, алар арасында да бардыр инде андый кешеләр. Бу аларны мактау, безне хурлау да түгел. Кыскасы, без төрки халыклар булсак та, төрле камырдан ясалганбыз.
Яшен суккан агачка кагылмаячаклар
Сахаларның табигатькә булган хөрмәтенә сокландым. Алар өчен һәр агач та кадерле. Район чикләрендә ритуаль агачлар булу да моңа ачык мисал. Юллар уң, урман рухлары шат булсын өчен сахалар агачларга тасмалар бәйлиләр. Шул агач төбендә икмәк, коймаклар да калдыралар.
Якутларның өч дөньясын берләштерүче символ Аал луук мас та – агач. Сахалар ышанулары буенча югары һәм түбән дөньяларда Аллалар яши. Ә урта дөньяда кешеләр. Изге агач шул җирлекнең илаһи рухы булып тора. Әгәр юлчылар яшен суккан агач күрәләр икән: алар аңа кагылмаячак. Сахалар ышануы буенча, агачка түбән дөньяда яшәүче караңгы көчләр кергән. Нәкъ Якутия кебек ерак җирләргә баргач, табигатьнең көченә ышана башлыйсың. Монда табигать хуҗа, ә кешеләр аның нигъмәтләреннән файдаланучылар гына.
Шаманга нәрсә белән түләргә?
Якутиядә хәзер дә мәҗүсилек киң таралган булгач, билгеле, шаманнар да бар әле. Шаманнарга сәләтләр нәселдән-нәселгә күчеп килгән. Элек шаман сәләтләре табылган кешеләр урманга чыгып китә торган булганнар. Шаманга әйләнгәнче кешегә “үлеп кире терелергә кирәк”. Кешенең шаманга әйләнгән вакытын күргәннәр, кешеләрнең сызлануын, авызларыннан ак күбек китүен дә сөйли. Бик куркыныч тамаша. Шаман булу – бәхет түгел, ә язмыш. Урманнан исән-сау чыкканнар, яңа көчләр белән кайткан.
Якут шаманизмында “ак” һәм “кара” шаманнарны аерып күрсәтәләр. Ак шаманнар югарыда урнашкан Аллалар белән элемтәгә кереп, кешеләрне дәвалый алган. Ә кара шаманнар аскы дөньядагы Аллалар белән эш иткән. Кешене дәвалаганнар, тик аның өчен башка кешенең гомерен бирергә кирәк булган. Гадәттә, кешене дәваларга сорап килгәннәр кемнең гомерен алып китәргә кирәклеген үзләре сайлаганнар. Бу үлемне көтеп яткан өлкән яшьтәге йә авыру кешеләр булган.
Шаманнарны җирләү дә шактый үзенчәлекле булган. Аларны арангас дигән агач корылмаларга җирләгәннәр. Янәшә торган дүрт агачны сайлаганнар һәм якынча метр ярым биеклектә аларны бер-берсе белән тоташтырганнар. Мәетне агач өстенә куйганнар. Шаманнарны бөтен атрибутлары һәм киемнәре белән күмгәннәр. Мәет табигый рәвештә юкка чыкканчы торган. Каберне шаманның нәселе күзәткән.
Безнең белән сәфәр кылган “Сахамедиа”дан хезмәттәшләребездән бүгенге шаманнарның хәле турында сораштык. Алар да кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. “Шаманга ничә сум түләргә соң?” – дип сорадым. “Күпме булдыра аласың, шуның кадәр. Бер генә шаман да: аз түләдең дип әйтмәячәк. Кемдер сөт, май, ит белән дә түли”, – дип аңлаттылар. Якут шаманнары янына дөньяның төрле тарафларыннан да дәваланырга киләләр икән.
Шаманнарга көн саен барып булмый бит, шуңа начар энергетикадан чистарыну өчен якутлар өйләрендә махсус үләннәр ягалар.
Ат культы: ни өчен якутлар колын ите ашый?
Якутлар элек-электән күпләп ат тоткан. Сахалар да төрки халыклар кебек атларны кадерли. Якутиядәге торак пунктларда һәм юл буйларына да сэргэлэр куелган. Сэргэ – ул атны бәйли торган багана, практик әһәмияткә ия әйбер, әмма аның ритуаль мәгънәсе дә бар. Аны аерым бер кешеләр генә ясый, ул бизәлгән була, бизәкләре кабатланмый. Ат койрыгыннан эшләнгән дэйбиир – җәен чебен-черки куар өчен кулланыла, кара көчләрдән чистарту өчен дә шуны селкиләр. Ут белән чистарыну йоласын башкарганда да ат койрыгы яндырыла.
Дэйбиир Ат ялыннан һәм ат койрыгыннан бик кыйммәтле келәмнәр дә тукыйлар. Якутлар шундый келәмнәрдә йоклый торган кешеләр 100 яшькә кадәр яши ди. Бу келәмнәр тәндә кан әйләнешен тизләтә, шуңа күрә бик файдалы булып исәпләнә.
Якут атларының бернинди көтүчесез аланнарда ирекле йөрүләрен күреп шаккаттым. Алар көтү булып йөрергә күнеккән. Ризыкны үзләре табып ашыйлар. Бертуктаусыз тояклары белән тибенеп, кар астыннан үлән казыйлар. Атларның хуҗалары әллә нигә бер аларны карап китә. Әмма көтеп йөрмиләр. Якут атлары – кечкенә буйлы, калын йонлы. Алар чабышкы да түгел, зур йөкне дә тарта алмыйлар. Әмма Якутиянең кырыс шартларына бик түзем хайваннар.
Шунысын да әйтергә кирәк монда ат итен түгел, ә колын итен ашыйлар. Якутиядә колыннар март аенда туа. Көзгә кадәр (аларны ноябрьдә суялар) 8 айлык ат 200 килограммга кадәр авырлык җыя. Колыннардан ат ясап та була бит диярсез. Моның да сәбәбе бар: яшь ит тәмлерәк. Икенчедән, кыш буена аларга үзләренә азык табарга кирәк. Бик авыр кыш килгәндә колыннар бияләрне хәлсезләндерә. Алар озак яшәми. Ә сау-сәламәт бия, колынга караганда файдалырак. Советлар Союзы вакытында экономистлар, атларны колын вакытта ук сую отышлы дигән нәтиҗәгә киләләр. Бу гадәт шулай кала да инде.
Саха халкы – болан асраучылар түгел. Бу шөгыль биредә яшәүче аз санлы халыкларныкы: эвеннар, эвенклар, юкагирлар боланнар асрый.
Ювелир кибетләр: ни өчен якутлар көмешне кадерли?
Бер урында моның кадәр күп ювелир кибет күргән юк иде әле. Кыйммәтле ташлар, көмеш, алтынга бай Якутиядә булу шуннан да сизелә. Ювелир кибеткә кергәч, күргән матурлыктан күзләр йөгерешә. Һәр ювелир кибетнең билгеле бер ювелир эшләнмәләр ясаучы остасы бар икән, шуңа күрә кибетләрдә булган алка, йөзекләр дә бер-берсеннән аерылып тора. Якутлар да төрки халыклар, шуңа милли бизәкләребез дә охшаш. Безнең дә шундый затлы эшләнмәләр булсын иде. Татарның да бит данлыклы ювелирлары булган. Якутлар милли бизәкле ювелир эшләнмәләрне көндәлек тормышта да киеп йөри. Матурлык өчен генә түгел. Гомумән, якутларда көмеш “культ”ы. Алар көмеш начар энергетикадан, яман күзләрдән саклый дип ышана. Алтыннан ювелир эшләнмәләрне бары тик рус яулап алучылары килгәч кенә ясый башлаганнар.
Якутия осталарының ювелир эшләнмәләре
“Киэргэ” ювелир фирмасы хуҗалары Павловлар гаиләсе белән дә таныштык. Аларның финанс хәле миллиардларда үлчәнә. Шулай да искиткеч гади, ачык йөзле кешеләр булып чыктылар. Аларның ювелир кибетләре дә кибет кенә түгел, чын музей! Төрле илләрдән затлы ювелир эшләнмәләр, антиквариат җыйганнар. “Безнең кибеткә килгән кеше рухи яктан баеп кайтуын теләдек”, – ди ювелир йортының хуҗасы Галина Павлова. Ювелир эшләнмәләр ясаучы яшь осталар арасында бәйге дә оештырганнар. “Бу юнәлештә үсәргә теләүчеләрне бераз канатландырып җибәрәсе килә”, – дип бик тыйнак кына җавап бирделәр. Ә чынбарлыкта алар чын меценатлар икән. Байларга юмартлык бигрәк килешә.
Якут хатын-кызлары һәм Леонардо Ди Каприоны нәрсә бәйли?
5 ел рәттән “Оскар”сыз калган голливуд актеры Леонардо Ди Каприо өчен якут хатын-кызлары бик кайгырган. Шул сәбәпле “Киэргэ” ювелир йорты Леонардо Ди Каприо өчен “Оскар” ясыйбыз дигән акция оештырган. Якут хатын-кызлары үзләренең көмеш ювелир эшләнмәләрен тапшырган. Акциядә республикада яшәүче 144 хатын-кыз катнашкан. Барлыгы 1,6 килограмм көмеш җыелган. Якутиядә эшләнгән "Оскар" чын “Оскар”дан бераз аерыла: аның бизәлеш стиле якут мәдәниятенең бизәкләре белән баетылган: көмештән ясалган якут ир-аты кулында алтын чорон (якутларның ритуаль савыты) тоткан. Якутия “Оскар”ы голливуд актерына тапшырылган. Ул рәхмәт сүзләрен әйтеп, социаль челтәрендә Якутиянең үзенчәлекләре турында язган. Озак та үтмәгән, Леонардо Ди Каприо чын “Оскар”га да лаек булган. Якут хатын-кызларының хәер-фатыйхасы нәтиҗәле, күрәсең.
Вахтага баручылар: 7 ел карьерда эшлим бер алмаз да күрмәдем
Казаннан Новосибирскига бик тыныч очтык. Новосибирск-Якутия рейсында исә, кызыклы шәкертләр күп иде. Себер якларына бәхет, акча эзләп баручылар хәзер дә бар. Бу самолетка утырганчы ук сизелде. Аэропортта зур булмаган чемоданнар белән йөрүче ир-атлар күп. Борынга шунда ук хәмер, тәмәке исе бәрелә. Самолетта да вахтага юл тотучылар белән янәшә эләгүем табигый хәл. Журналистның колагы зур бит, эшкә баручыларның үзара сөйләшүләрен игътибар белән тыңлап тордым. "Элек җиңелрәк иде. Хәзер машина янында тәмәке дә тартырга рөхсәт итмиләр. Машинага каскасыз керсәң, штраф. Каскасыз чыксаң, штраф" – дип гапләште ирләр. Минем кызыксынып тыңлап торганымны янәшәмдә утырган ир-ат абайлады.
– Сез, сер булмаса, Якутиягә ник барасыз? – ди.
–Эш буенча, – дим.
– Ә сез кем булып эшлисез?
– Журналист.
–Новосибирскта яшисезме?
– Юк. Мин Татарстаннан.
Әңгәмәдәшем бөтенләй аптырап калды. "Мондый чибәр кызларга Якутиядә нәрсә калган инде?" – ди. Кыскасы, сүзгә-сүз сөйләшеп киттек без.
Яңа танышым тумышы белән Якутиядән. Кайчандыр әти-әниләре җинел генә баербыз дип монда күченеп килгәннәр. Шулай төпләнеп калганнар да инде. Хәзер алар гомер көзендә Алтайга күченеп киткән. Танышым Виталий аларның хәл-әхвәлен белеп, өенә кайтып бара. "Мөмкинлегем булса, гел алар белән генә калыр идем. Климат яхшырак дип күченеп киттеләр, ә мин вахтадан вахтага алар янына очам" – ди.
Виталий инде 7 ел карьерда эшли. "Алмазларны көн саен күрәсездер инде"– дим.
– 7 ел эшләп бер тапкыр да күргән булмады. Мин бит карьердан аларны өскә ташыйм. Бар эшем – аска төшү, өскә менү. Сменалар 12 сәгать. Аннан да азы юк. Бөтен сәламәтлек шунда кала, – ди.
– Китәсегез килә, димәк? " – дип сорап куйдым.
– Гел китәм дип әйтәм. Әмма хезмәт хакын алгач, тагын калам. Миңа ярый инде. Ә менә яшьләргә мондый эшкә барырга киңәш итмим. Сәламәтлекләрен күмеп куялар. 40 яшьтән соң, эшләргә була. 50 дә пенсиягә чыгасың, – ди.
Хезмәт хаклары яхшы икән. 28 көн вахтага – 360 мең сум. Ә ялга киткәндә бөтенләй 1 миллионнан артык акча түлиләр. Ничек кызыкмасын соң яшьләр бу кадәр акчага?
Тик барысы да шулай җиңел булсын иде. Беренче тапкыр вахтага баручы егетләрне 7 ел алмазлар табуда эшләгән Виталий белән чагыштырып та булмый. Яшьләр ак өметләр баглап бара. Ә бу эшнең нинди икәнен белгән Виталийның күзләрендә нур юк. Егетләргә дә: "Сәламәтлекне бетерәсез бит" – дип моңсу гына кисәтеп куя.
– Бу дөньяда җиңел килә торган бернәрсә дә юк. Ул көн бары килеп җитәчәк, түләргә туры киләчәк, – ди.
Ә егетләр: "Машина үз-үзен сатып алмый бит", – диләр.
Ярый әле максатлары бар. Максат-хыяллары, нәфесләре булмаганнар бу авыр хезмәткә чыдый алмаячак. Тик юлда очраган карьерда эшләүченең: “Бу дөньяда җиңел килә торган бернәрсә дә юк. Түләргә туры киләчәк”, – сүзләре әле дә колак төбендә яңгырый кебек.
Якутиядә бәяләр
Якутиядә кайбер товарларга бәяләр дә “тешли” торган. Әлбәттә, хезмәт хаклары да югарырак. Әмма турист буларак килсәгез, кесәгә бик сугачак. Аеруча сөт продуктлары, җиләк-җимеш, яшелчә кыйммәт. Якутия кибетләрендә Кытай, Кореядан кергән ризыкларны да күреп була. Бездә булмаганнар монда бар.
1 банан – 80 сум
Йогурт 0,5 – 144 сум
Ипи – 66 сум
Балалар туклануы (пюре) – 124 сум (90г)
Бензин - 78 сум
Газ - 28 сум
Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Федераль Сабантуй Якутиядә узачак. Сабантуйда Миңнеханов үзе дә катнашыр дип көтелә.
Комментарийлар