Тагын бер таләп – юридик яки физик зат, шулай ук җиңел такси йөртүгә рөхсәт алган шәхси эшмәкәр һәр пассажирның сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян китерү өчен үз җаваплылыгын иминиятләштерергә тиеш.
Екатерина Мамай сүзләренчә, яңа канундагы үзгәрешләр такси хезмәтен күрсәтүчеләрнең барысына да кагылды, әмма иң зур кыенлыкларны үзмәшгуль булып теркәлгән машина йөртүчеләр кичерә.
– Алар – тармакның нигезе, төбәкләрдә аларның өлеше ташучыларның 95 процентын тәшкил итә. Яңа канун аларны мөстәкыйль рәвештә юл кәгазьләрен язарга, көндәлек медицина һәм техник тикшерүләр узарга мәҗбүр итә. Үзмәшгуль машинасын үз хисабына билгеле бер төскә буярга тиеш. (Сүз уңаеннан: кайбер төбәкләрдә шундый таләп тә бар. Татарстанда такси машинасы төсе ак һәм сары булырга тиеш. – Авт.) Ә бу Россиянең егермедән артык субъектында кертелгән таләп. Шулай ук үзмәшгуль машинасы өчен ОСАГОны такси тарифы буенча рәсмиләштерергә тиеш була. Мондый иминиятләштерүнең бәясе такси эшчәнлегеннән кергән уртача бер айлык керемнән артып китәргә мөмкин. Бу таләпләр үтәлмәсә, ул эшли алмый, – ди әңгәмәдәшем.
– Бәяләр арткач, клиетларның саны кимемәдеме? – Таксида йөрү ихтыяҗы беркая да китмәде. Кешеләргә элеккечә офиска, сырхауханәгә яки башка эшләр буенча йөрергә кирәк. Таксида бәяләр әле халык таксидан баш тартырлык критик ноктага җитмәде. Башка проблема бар. Такси йөртүчеләрнең саны кимеде. Такси бәяләре кыйммәт булмаганда, алар күп иде. Хәзер аларның кытлыгы аркасында бәяләр артуга китерәчәк.
Машина әз, заказ күп – Таксига бәяләр беркайчан да беркетелеп куелмады. Шул бер үк аралык өчен халык төрле бәя белән түли. Нигездә бәя көннең кайсы вакыты, һава торышының ничек булуы һәм такси чакыручыларның күпме булуына карап куела. Агрегаторлар шуннан файдалана да. Бездә бер генә монополист-агрегатор бар. Халык шул кушымтадан куллана. Төбәкләрдә таксиның яртысы – “соры такси”. Алар да агрегатор белән эшли, әмма лицензияләре юк. Лицензия алу өчен, яңа канун буенча, пассажирны иминиятләштерү таләп ителә. Ул уртача 47 мең сум тора, – ди Казандагы Россия машина йөртүчеләр федерациясе вәкиле Дмитрий Золотов. Ул яңа канундагы тагын бер таләпне ассызыклап үтте. 1 сентябрьдән такси йөртүче тәүлегенә 12 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел.
– Элек алар күбрәк тә эшли ала иде. Хәзер исә, артыгын эшләргә ярамагач, линиягә машиналар азрак чыга. Ярты ел саен техник күзәтү узарга тиешләр. Бу да арзан түгел. Моңа өстәп, алда әйткәнемчә, лицензия ала алмыйлар, шуның өчен бу тармактан бөтенләй китәләр. Машина әз булган саен, заказ күп. Заказ күп булгач, бәя арта. Бензинга бәяләре күтәрелүне дә онытмаска кирәк, – ди Дмитрий Золотов.
Ишегалдына куймаска Алга таба такси тармагында икенче бер проблема да туарга мөмкин әле.
– Россиядә таксистларга машиналарын йорт ишегалларында 30 минуттан артык вакытка куюны тыярга мөмкиннәр. Депутатлардан шундый тәкъдим бар. Ә таксистларның күбесе үз машиналары белән эшли. Димәк, аларга паркингта урын арендаларга яки сатып алырга кирәк булачак. Әгәр мондый канун кабул ителсә, таксига бәяләр тагын артачак. Моннан тыш, легаль булмаган таксиларның саны артырга мөмкин, – ди әңгәмәдәшем.
Торак зонасында такси машинасын кую вакытын чикләргә тәкъдим иткән Борис Чернышов исә таксида эшләүгә лицензияләрне бары тик такси автомобильләрен саклау өчен үз милкендә яки арендага алган парковкасы булган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә генә бирергә тәкъдим итә.
Комментарийлар