16+

“Янасыз ич, егетләр!” – дигәч тә, җыенып, шунда очтым...”

Бурдан кала, уттан юк, ди безнең халык. 10 гыйнвар төне 11 гыйнварга алышкан мәлдә Казан уртасында килеп чыккан янгын да моны янә дәлилләде.

“Янасыз ич, егетләр!” – дигәч тә, җыенып, шунда очтым...”

Бурдан кала, уттан юк, ди безнең халык. 10 гыйнвар төне 11 гыйнварга алышкан мәлдә Казан уртасында килеп чыккан янгын да моны янә дәлилләде.

Башкалабызның Гадел Кутуй урамында урнашкан 4 бокстан торган автосервисның төн үзәгендә янып китүе нәтиҗәсендә автосервис хуҗалары зур зыян күрде.

Җыеп исәпләсәң, берничә миллион сумнарга тиңләшкән эш коралларыннан тыш, төзекләнедерергә дип кертелгән 4 чит ил машинасы да ялкын эчендә калган. Кайсы зыянны кем капларга тиеш, моны ачыклау озакка сузылыр. Әлегә янгынның да ни сәбәпле килеп чыкканлыгын белмиләр. Шунысы мәгълүм, һәр боксны бер хуҗа арендалаган, димәк бүген 4 егет гөрләгән бизнесын бер төндә югалтып, кара көл өеме янында басып калган. Бишенчесе – автосервис хуҗасы.

Элмир Тухфатуллов - шуларның берсе. Өч бала әтисе. 10 елдан артык биредә эшли. Без хәбәрләшкәндә, ипотекага дип алган фатирына күченеп йөри иде.
– Монысын төзекләндереп бетергәч кенә күченербез, дип вакытлыча кеше фатирында яши идек. Йорт җиһазлары булмаса да, үзебезнекенә күченәбез. Идәндә дә йоклап торырбыз, ике җиргә дә түли алмыйбыз, тиеннең дә кадере арткан чагы. Уйламаган җирдән килгән каза бу. Киченнән ишекләрне әйбәт кенә бикләп кайтып киттек. Балаларны йоклатып, үзебез ятарга әзерләнеп йөргән вакытта автосервиска якын булган йортларның берсеннән шалтыраттылар. “Янасыз ич, егетләр!” – дигәч тә җыенып шунда очтым. Яшәгән йорттан 6 чакрымлап ара, ничек барып җиткәнемне дә белмим. Дөрләп яна иде инде, янгын сүндерүчеләр дә килгәннәр, якын барырлык түгел, кеше машиналары эчкә кертелгән килеш, ут тимәгән бернәрсә дә калмаган. Аптыраплар басып тордым, – ди Элмир. 

Автосервис эчендә дөрләп янган 4 чит ил машинасының хуҗалары да яшен тизлегендә килеп баса. 
– Берсе безнең йортта гына яши, күрше. Мондый очракларда аларга да иминият акчасы түләү каралмаган. Кешелекнең язылмаган законнары буенча да, машина хуҗаларына килгән зыянны безгә түләргә туры киләчәк. Һәрберсенең бәясе ике миллионнан артык... Нишлисең, йөрәк яна инде, урамга чыгып кычкырсаң да, аннан хәлебез җиңеләйми, түзәбез. Кибеттә чиратка басып торганда кешеләрнең үз-үзен тотышына исем китеп, ник бу хәтле усал, дорфа икән халык, дия идем. Башыма бәла килгәч күрдем, изге күңелле, ярдәмчел кешеләр дә шул кадәр күп икән. Ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтләрем чиксез, изгелекләре меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, – ди ул.

Элмир - Чүпрәле егете. Мүнчәли авылыннан. Авылда әнисе ялгыз яши. Шалтыратып, үз теле белән әйтмәсә дә, башына кайгы килгәнен әнисе кешедән булса да ишетәчәк.  
– Әни өчен борчылам, болай да саулыгы чамалы, хәзер тагын да бетеренер инде. Әлегә автосервистагы янган әйберләр шул килеш тора, экспертлар ачыклап, нәтиҗә чыгармыйча бернәрсәгә дә тимәскә куштылар. Аннары җыештыра башларбыз. Башка эшкә күчә алмыйм, кулым белгән эшне ничек тә дәвам итәргә ниятлим, тырышырмын дим. Аллаһыдан сабырлык сорыйм. Түземлек бирсен дә, ярдәменнән ташламасын берүк безне, – ди Элмир.
Чынлап та хәлләре шәптән түгел. Фатир бурычы өстенә килгән зыян күләме дә шактый. Элмир Тухфатуллов гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр аның 89274407069 номеры буенча Сбербанк һәи Тинькофф картларына акча күчерә ала.

Язмага реакция белдерегез

3

0

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туземлек бирсен, Аллахы Тэгалэ!! Зур кайгы инде, купме, мал туземлек кирэк янадан аякка бастырырга... Аллахы Тэгалэ, котелмэгэн жирдэн ярдэмен бирсен...Эмииин!!!

    Мөһим

    loading