Мәрхүмә әнкәем Әминә Сабитованың вафат булырына бер ел кала туган авылыбыз Кошманга (Кайбыч районы) бәйле кызыклы хатирәләрне яңартып, чәй табыны янында күңелле генә гәпләшеп утыруыбыз бүген келт итеп исемә төште.
Сүз иярә сүз чыгып, кайчандыр төштә күргәннәребезнең өндә чынга ашуына бәйле гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшергән идек ул чакта. Алдан хәбәр бирүче төшләрнең кайберсе, безне кисәтеп, төрле хәвеф-хәтәрләрне булдырмый калырга ярдәм итүе сер түгел. Кайчакта алар явыз, хөсетле бәндәләрнең золымыннан сакланырга ярдәм итә. Фаҗигале, вакытсыз үлем- китемнәр турында алдан искәрткән төшләр дә кергәли...
...Күршебез Нуретдин Шиһапов, энесе Ризатдин, авылдашыбыз Равил белән бергәләп, үзләренә йорт салырга буралык бүрәнәләр кисеп алып кайту өчен Мари Иленә киткәч, таң алдыннан бик куркыныч төш күреп уяндым,- дип сөйләде әнкәй. - Нуретдин үзләренең мунчасы башына менеп баскан да: ”Янып үләм бит, коткарыгыз!” - дип ачыргаланып кычкыра икән. Тик нигәдер аны бу мәхшәрдән йолып калырга, ут чолгап алган мунча башыннан төшәргә ярдәм итәргә теләүче генә күренми. Чиләкләремә су тутырып, шул якка бармакчы булган идем, аякларым җиргә берегеп каткан, имеш.
Күкрәк читлегеннән атылып чыгарлык булып ярсып типкән йөрәгем, уянгач та тиз генә тынычланмады әле. Белгәннәремне укып, Ходайдан ярдәм сорадым. Мәрхәмәтле, кече күңелле, кешелекле, үтә дә ярдәмчел күршебез турында уйларым башымнан көне буена чыкмады. Ә кичкә, аның узган төндә урман эчендәге каравылчы будкасында тереләй янып күмерләнеп каткан, “муклашка”ларга әверелгән мәете калдыкларын урын җәймәсенә төйнәп алып кайттылар. Шул чакта әнисе Гөлсем апаның үз-үзен тотышы, иңнәренә кинәт ишелеп төшкән зур хәсрәттән акылына зәгыйфьлек килгән бичара кешенеке сыман булып тоелды.
***
Өнгә әверелгән тагын бер гыйбрәтле төшемне Әфган сугышы барган вакытта күрдем. Безнең өйдән ике тыкрык ары мулла Габдулла абзыйлар белән Галим җизниләр арасындагы урам чатын урталай бүлеп, күктән җиргәчә сузылып, әүвәле ап-ак нур төште. Бераздан ул кершәндәй ак пәрдәгә әверелеп, җилдә җилфердәп тора башлады. Нишләптер, мин аны кәфенлек материалы сыман кабул иттем. Шул пәрдә астыннан, сафка тезелеп, башларын аска иеп, хәрби киемнәргә киенгән бертөркем кешеләр килеп чыкты.
Урман юлына таба борылдылар. Болар-Изгеләр, имеш. Минем яннан узганда: ”Габдерахманны алып кайтып тапшырдык. Ашыгырга кирәк. Тагын алты җиргә барып өлгерәсебез бар!” - дигән сүзләрен аерымачык ишетеп калдым. Йокыдан торгач, төштә күргәннәрем тынгылык бирмәде. Кәфенлек күрдем, кем булса да үләдер, мөгаен, дип борчылдым. Авылыбызның сиксәнгә җитеп килүче мәчет карты Габдерахман бабай күптәннән урын өстендә авырып ята иде. Төшемне аның үлеменә юрадым, тик юраганым юш килмәде.
Берничә көннән соң, күптәннән вафат Габдулла мулланың гаделсез сугышта әфганнар кулыннан шәһит киткән өрлектәй гәүдәле 19 яшьлек оныгы Мансур Миңнуллинның җәсәден авылга алып кайтып күмделәр. Мәетне хәрбиләр озата кайткан иде. Төштәге Изгеләр юкка ашыкмаган икән. Кандагардан Татарстанга очкан махсус самолетта, хәрбиләр телендә “200 нче йөк”дип аталып йөртелүче, сугышта үлгән солдатларның җәсәдлары салынган җиде цинк табут төялгән булган. Ә Габдерахман дигән сүз Ходайның рәхмәтенә лаеклы Аллаһ колы дигән мәгънәгә ия, - дип сөйләде әнкәй.
Авылдашыбыз Мансурны туган җирендә онытмыйлар, бронзадан коелган бюсты район үзәгендәге Батырлар аллеясенә урнаштырылган, авылдагы бер урамыбыз аның исемен йөртә. Яшьли гомере өзелгән арысландай егетнең урыны җәннәттә булсын, бу язмам рухына дога булып барсын.
Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар