Шәһәрдә машина тәгәрмәчләрен урлап сата торган караклар төркеме оешкан икән. Менә шул эштә тиешсез вакытта тиешсез урында йөргән егетләрдән шикләнгәннәр. Машина тәгәрмәчләрен алар урламады анысы, ләкин моны ничек итеп тикшерүчегә аңлатырга? Ярый инде, бер тәүлек дигәндә чын каракны таптылар да бу гаепсездән гаепле егетләрне азат ителәр.
Гражданкада яшәү көннән-көн авырлашканын сизгән егет ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә уйлап, хәрби комиссариат бусагасын атлап керде. Бәласенннән баш аяк, барыбер бер барасы, армия хезмәтен узып кайткач, бөтенләй башка төрле тормыш көтә, ди бит әнә дуслары. Сәламәтлеге яхшы дип табылган егетне хәрби комиссариатта кочак җәеп каршы алдылар һәм Омск каласына десантчылар мәктәбенә җибәрделәр. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән як булса да, зәңгәр берет кию күп егетләрнең хыялы гына булып калганнын белгән Рамил хәрби хезмәттән зарланмады, иптәшләренә гел яхшы хәбәрләр генә җибәреп, әнисен дә булдыра алганча юатып торды.
Ә бер көнне күңел бернинди бәла да көтмәгәндә телевизор экраны куркыныч хәбәр ирештерде – Омск каласында төн уртасында десантчы егетләрнең казармалары ишелгән. Һәлак булучылар даҗәрәхәт алучылар да шактый икән. Омск десантчылары дигәч тә күз алдына Рамил килеп басты, ул да шунда бит. Исән генә булса ярар иде, бигрәк яши генә башлаган бит әле. Без бөтен дуслары, танышлары шулай уйлап куйдык. Бәхеткә, язмыш бу юлы Рамилне аярга уйлаган, күрәсең. Ишелү егет яткан караваттан ун метр гына булса да, читтәрәк узган. Ләкин төнге мәхшәрне, иптәшләренең үлемен күрергә, стресс кичерергә туры килгән егеткә. Шөкер, хәзер тагын: “Барысы да әйбәт, минем өчен борчылмагыз!» – дигән хәбәрләрен еш җибәреп тора, үзе өчен ут йотып яшәвебезне аңлыйдыр.
Дөньялар тыныч булсын да, инде бүтән бәла-каза, афәтләр күрмичә, исән-сау өенә кайтырга язсын иде кайткач та бәхет кенә көтеп торсын иде үзен. Аны гына түгел, башка егет-кызларны да.
Менә шуларны белгәнгә, минем яшь буласым килми дә инде. Яшьлегемә юл булса кайтыр идем диючеләрдән аермалы буларак, юлы булса да, кайтмас идем. Яшьләрдән һич кенә дә ак та, кара да көнләшү белән дә көнләшергә җыенмыйм. Мин илллене узган кешенең гомере күпкә бәхетлерәк тоела миңа. Торырга өем бар, насыйп яр табылган, балалар да туып, инде үскәннәр дә, гомер буе яраткан эшемдә эшләдем. Бәхетле булыр өчен адәм баласына тагын ни кирәк булсын инде? Ә яшьләрнең әле боларның барысына да ирешәсе, гомер юлын лаеклы узасы бар. Бүгенге болгавыр заманда моның бик җиңел эш түгеллеген барыбыз да белә. Хәер, бу минем шәхси фикерем генә. Бәлки бүтәннәр башкача уйлыйдыр?
Комментарийлар