16+

«Ике дә уйламыйча, аларга ияреп, мин дә бәкегә чума башладым»

Салкыннан да, суык судан да курыкмый Әлфия Лотфуллина.

Салкыннан да, суык судан да курыкмый Әлфия Лотфуллина.

Кышын да атнага бер Зәңгәр күлгә яки Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күленә чумып, адреналин алып кайта. Бара алмаганда ишегалдына чыгып, өстемә салкын су коеп булса да керәм, ди ул. 

Бозлы су белән дуслыгы әле бер ел элек кенә башланган. “Россия чаңгы юллары” ярышыннан кайтышлый, бәкегә чумган кызларны күреп шакката.

–    Җылы сулы джакузида йөзәләр диярсең. Салкын судан бернинди тартыну да юк. «Креативная закалка» клубы кызлары булып чыкты ул. Ике дә уйламыйча, аларга ияреп, мин дә бәкегә чума башладым. Салкын суга кереп чыкканнан соң, үзеңдә энергия сизәсең. Бу вакытта организм “бәхет гормоны” дип аталган эндорфиннар бүлеп чыгара икән. Шуның белән кәеф күтәрелә, – ди Әлфия.  

Әмма моңа бик сак карарга кирәклеген дә кисәтә. Башта акрынлап контраст душка ияләнергә, өстеңә салкын су коярга. Ә инде суга чумганчы буыннарны җылытырга, физик күнегүләр ясап алырга кирәк. Суда бер-ике минуттан да артык тормаска. Коенып чыкканнан соң, җылы киемнәр киеп, кайнар үлән чәе чәй эчәргә. Һәм иң мөһиме – башта табиб белән киңәшләшү мөһим.

Бигрәк тә хроник авырулардан интегүчеләргә һәм йөрәкләре белән проблема булганнарга.   
Әлфиянең уллары да, әниләренә ияреп, салкын су белән чыныга башлаганнар. Мунчадан соң өсләренә салкын су коялар, карда йөриләр. Җәен Зәңгәр күлдә йөзәләр. Гаиләләре белән чаңгыда, тимераяктада йөрергә яраталар. 

–    Спортның һәм салкын суның файдасын күрәбез. Үзем дә, улларым да сирәк авырыйбыз, – ди Әлфия. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading