Иң беренче ясаган шәмаилен туган авылы мәчетенә, икенчесен әнисенә бүләк итә
Соңгы вакытта эпоксид сумаладан эшләнгән шамаилләр киң кулланылышка керә башлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Соңгы вакытта эпоксид сумаладан эшләнгән шамаилләр киң кулланылышка керә башлады.
Интернет челтәрендә сумаладан ниләр эшләп буласын өйрәтүче мастер класслар да, әзер продукцияне сатучы кешеләр дә шактый. Берсеннән-берсе күз явын алырлык бу эшләнмәләргә карап, үземнең дә бала белән эшләп карау теләге уянгалап китә иде.
Балаларга киңәш итмәс идем
Мөмкинлек чыкты бит. Казан шәһәрендә урнашкан “Рауза” мәчетендә хатын-кызларның “Хакимә” клубы нәкъ менә мин кызыксынган эпоксид сумаладан мастер-класс уздырырга уйлады. Клуб җитәкчесе, хатын-кызлар белән эшләү буенча имам урынбасары Чулпан остаз Мәхмүтовадан чакыру алгач, шатланып риза булдым. Әйтелгән көнне килдек. Берничәбез бала белән идек. Максатыбыз, балаларга да эш барышын күрсәтү, аларны да кызыксындыру иде. Безне күрү белән, мастер-классны уздыручы Нурсинә Мельникова мондый эш балалардан башка узса яхшырак булыр иде, дип куйды.
– Мин мәктәптә биология укытучысы булып эшлим, – дип сүзен башлады Нурсинә ханым. – Гомумән дә балаларны бу эшкә җәлеп итү ягында түгел. Сумаланың зыянлы әйбер икәнен онытмаска кирәк. Ул яшь организмга зыян салырга мөмкин. Сумаланың исе бик көчле. Кайберсеннән шулкадәр авыр ис бәрелә, ул әчеттереп күзгә керә, сулыш юлларына үтә, нәтиҗәдә үзеңне начар хис итә башлыйсың. Беренче тапкыр мастер-класска баргач, мин баш авыртуына түзә алмый кайттым, ике көн авырып йөрдем. Мондый эш борынга маска, кулларга перчатка, күзгә күзлек киеп, алъяпкыч бәйләп эшләнсә дөрес, дип саныйм. Өйрәнә, тәҗрибә туплый торгач, исе көчле булмаган сумалалар барлыгын да белеп, шундыйларга өстенлек бирә башладым. Менә бүгенге чарага да артык исе булмаган сумала алып килдем.
Сумала катып беткәнче пар белән зыянлы матдәләр бүлмәгә бүленеп чыгарга мөмкин. Шәһәр фатирларында, йортларда мондый эш белән шөгыльләнмәскә киңәш итә ул. Махсус остаханәң булса яхшырак. “Каткач, зыяны юк, аннан төрле савытлар, тәлинкәләр ясала, куркырга кирәкми”, – ди Нурсинә ханым.
Нәрсәләр кирәк?
Нурсинә ханым бу дәресне уздырыр өчен дүрт сумка кирәкле әйберләр алып килгән булып чыкты. Анда ниләр генә юк. Бер сумала белән генә эш бармый икән. Эшкә тотынганчы бүлмәдәге температура, дымлылыкның күпме булуын белергә кирәк. Дымлылык югары булганда, сумала өслегенә сары элпә каплана. “Берсендә, эшли генә башлаган вакытым, яңгырлы көн, балконда шамаил эшләдем. Киптерергә калдырдым. Икенче көнне чыксам, өслеге саргылт булып кипкән. Кабаттан эшләргә туры килде”, – дип сөйләде ул.
Үтәкүренмәле сумаланы төрле төсләргә кертү өчен буяулар да, бизәгечләр дә кирәк. Үлчәве дә, стаканнары да, болгатырга таякчыклары да, киптергече дә... Саный китсәң бик күп әйбер кирәк икән бу эшне башларга. Шуңа күрә бөтен әйберне сатып алмас өчен кайбер вакытта кул астында булганнарны да файдаланырга туры килә, ди оста. Махсус киптергеч урынына кайвакыт чәч фены да ярап тора. Баштарак кирәк әйберләрне Мәскәү шәһәреннән махсус заказ биреп кайтарган, хәзер Казан шәһәрендә бер кибет эшләвен белеп алган, маркетплейслар аша да заказ бирә. “Сумаладан әйбер ясарга хыялланып эшкә керешкәндә 20 мең сумнан артык кирәк-яракка заказ бирдем. Безгә маркетплейсларда ялган товарлар сатыла, аннан алмагыз, дип мастер-класста әйткәннәр иде, баксаң, андагы әйберләр дә ышанычлы булып чыкты”, – дип искә ала Нурсинә ханым.
Барысын да җентекләп аңлата-аңлата эш барышын күрсәтә башлады. Стаканнарны үлчәүгә куеп, ике өлеш сыек сумалага бер өлеш катыра торган матдә кушып, мастер-класска килүчеләргә өләште. Икесе бергә болганып бетсен өчен, стакан стенасыннан ук алып, таякчык ярдәмендә 5-8 минут тирәсе иренмичә болгатырга кушты. Бу ясалган әйберең тигез булып катсын өчен кирәк икән. Безгә, бала белән килүчеләргә сумаладан ясалган өстәлдәге бер савытны истәлеккә сайлап алып, мастер-классны читтән генә күзәтәсезме, әллә үз кулларыгыз белән эшлисезме, дип алдан ук сорады. Билгеле, бала белән килүчеләр битлек киеп читтән генә карап торырга булдык. Кызык кына эш. Монда фантазияңне яхшылап эшкә җигәргә кирәк. Төсләрне туры китерергә, ташларны сайлый белергә. Икенче көнне, сумала каткач, бу савытны чыннан да мин ясадым микән, дип гаҗәпсенергә дә мөмкинсең. Нурсинә ханым да, бирегә килүчеләрне үсендереп торды, ялгышлар ясый-ясый шомарасың, килеп чыкмас дип куркып эшләмәгез, ди.
Күңел эзләгән эш
Нурсинә Ильяс кызы Мамадыш районы Түбән Яке авылы кызы. 1990 елларда, дин күтәрелә башлаган елларда әтисе авылга мәчет салдыру эшенә керешә. Әбисе мәдрәсә тәмамлаган кеше буларак, балаларына кече яшьтән догалар өйрәтеп үстерергә була. Бала чакта сеңгән догалар гомер буена бара. Нурисәнең әтисе авылның имамы, әнисе абыстай булып, Түбән Яке авылында динне күтәрү өстендә эш алып баралар. “Ул вакытта гарәп графикасы белән укый белүчеләр юк иде, кирилицада бик күп догалар өйрәттеләр”, – дип искә ала Нурсинә ханым.
Дини тәрбиядә үскән кыз, күңелендә иман нуры елдан-ел тулыланып, иҗади яктан ниндидер бер эш эшләү теләге белән яна. Бик озак эзли Нурсинә бу юлны. Бер укучысының әнисенең статусында бик матур шамаил күреп ала. Эпоксид сумаладан эшләнгән бу сәнгать әсәрен менә кем эшләргә өйрәтә икән бит!!! Моннан сигез ел элек, Казанга күченгән елларында ук ул шамаил ясау теләге белән мастер-класска да барып карый, нечкәлекләрен өйрәтерлек, юнәлеш бирерлек кешене таба алмый. Хәтта сумаланы каян алып буласын да әйтмиләр. Бары Мәскәүдән заказ бирергә кирәген әйтәләр. “Рәхмәт укучымның әнисенә, ул миңа юл ачты. Каян, ничек алып буласын, иссез сумалалар барлыгын әйтте”, – ди. Аның киңәшләрен тотып, эшли башлый.
Берничә ел элек туган авылындагы әтисе төзеткән агач мәчет урынына яңасын сафка бастыралар. Мәчетенә нәрсә бүләк итәргә икән дип йөргәндә нәкъ тә менә үз куллары белән шамаил ясау мөмкинлеге барлыкка килә. “Дини тема булгач, күңелемә шулкадәр якын булды. Теш-тырнагым белән шушы эшкә өйрәнәсем, эшләп карыйсым килеп, баштан-аяк эшкә чумдым”, – дип искә ала Нурсинә ханым. Үз өстендә нык эшли, интернетларда да казына.
Иң беренче ясаган шәмаилен туган авылы мәчетенә, икенчесен әнисенә бүләк итә. Өченче шәмаилен иренең әтисенең туган ягы Арча районы Казанбаш авылы мәчетенә бирергә дигән карарга киләләр. Ире эшли торган ЭКСПОда намаз уку бүлмәсе барлыгын белеп алгач, берсен шунда бүләк итәләр. “Минем шамаил ясаганны дуслар, туганнар белеп алдылар да, заказ бирә башладылар. Балалары яңа йортларга күчкәндә бүләк итү өчен сорыйлар. Вакытым булганда эшләргә тырышам, төп эшем укытучы булгач, вакыт калганда, күңелгә ял кирәк чакта шушы эшемә утырам. Шамаилләрне заказ буенча гына эшлим”, – ди Нурсинә ханым.
Мондый шәмаилдәге догаларда хата юк микән, дип шикләнүчеләр дә булмый калмас. Догаларны язучы эш белән шөгыльләнүче гаилә бар икән. Шамаил ясаучылар доганы алардан сатып ала.
Шамаилләр эшләгәндә артык калган сумалаларны файдалану өчен башка төрле әйберләр ясау белән дә кызыксынган. Була икән бит, тапкан Нурсинә ханым. Мәчеттә узган беренче мастер класста да савытлар ясарга өйрәтте.
– Чулпан остаз “Рауза” мәчетендә мастер класс уздырыйк дигәч баштарак икеләнеп калдым. Аллага тапшырып, тәвәкәлләдем. Беренче мәлдә үземә юнәлеш бирүче кеше булмагач, интегүләремне исемә алып, барысын да ачыктан ачык аңлаттым. Бер мастер класска 8 кеше алам. Өйрәтергә, күрсәтергә вакытым җитсен, дим. Беренче дәрескә язылган кешеләрнең барысы да чакыра алмадык, алар белән өстәмә дәрес уздыргач, шамаил өслеге буенча дәресләр бирергә уйлыйм. Әмма шәмаилне тирәнтен өйрәтү өчен күмәк дәрес белән генә булмый. Күңелне сөендергәне, беренче дәрестән үк үзләрен бу өлкәдә сынап карарга теләүчеләр барлыкка килде, – ди Нурсинә ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары белән очрашты
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда «Забота» махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү үзәге ачыла
Комментарийлар
1
0
0
Кайсы адреста , ничек элэгеп була икэн шушы шамаильясый торган урынга .Ммнем номер мемкин булса шалтыратыгыз эле 89376004807
0
0