Ирем белән аена бер тапкыр эш буенча командировкага йөрибез. Без өйдә булмаганда, аның энесе өебезгә килеп хуҗа булып йөри.
Ирем аны шундый ярата ки, хәтта фатирның ачкычын тапшыра. Ә болай ул малай әти-әнисе белән яши. Янәсе, алар белән яшәүдән арганга күрә, айга бер тапкыр гына булса да, безнең фатирда ял итә.
Ул бездә кунганнан соң, фатирны җыештырып бетереп булмый. Хет клининг компаниясен чакырт, һәр почмакта чүп! Ярар үзе генә кунса, ул иптәш кызын чакыра һәм алар безнең урында йоклый. Мин киткәндә, махсус аның өчен залдагы диванга урын җирләрен куеп китәм, шунда йокларга кушам. Юк, безнең йокы бүлмәсендә йоклыйлар! Соңгы кайтканда, урын җиреннән ирләрнең җенес әгъзасыннан бүленеп чыга торган матдә исе килә иде. Укшыдым, коса яздым. Ә бәлки ул аның йөргән кызы да түгелдер?
Бәлки ул аны акчага чакыртып китергәндер? Башка сыймаслык хәл бу. Иремне сайлау алдына куйдым: йә мин, йә энесе. Энесе белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Тик мин аңа ышанмыйм, бу хәл тагын кабатланыр дип куркам. Миңа бу очракта нишләргә? Кайвакыт ирем белән бөтен милекне бүлеп, хәтта аерылышасым килә.
Алия Т.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар