16+

“Иреңне тота бел! Мин чакырмыйм, үзе килә! Иркәли белмисең син аны!”

Күркәм һәм хикмәтле динебез буенча без берәүгә дә начарлык теләргә, аның күңелен калдырырлык, аңа авырлык китерерлек гамәлләр кылырга тиеш түгел.

“Иреңне тота бел! Мин чакырмыйм, үзе килә! Иркәли белмисең син аны!”

Күркәм һәм хикмәтле динебез буенча без берәүгә дә начарлык теләргә, аның күңелен калдырырлык, аңа авырлык китерерлек гамәлләр кылырга тиеш түгел.

Кайчан ялгышты соң Миңлеҗамал? Өзелеп сөйгән яры фаҗигале рәвештә якты дөньядан китүгә күрше авыл егете Әмирҗанга кияүгә чыккандамы? Әллә, иренең өздереп әйтә белмәве аркасында кайнанасы белән уртак тел таба алмыйча ерак Себергә китеп урнашулары хата булдымы? Эзләсәң сәбәбен табып булыр да бит... Тик ни үзгәрә соң? Әллә бу тормыш дигәнең ялгышлардан гына тора инде?

Миңлеҗамалның уйланмаган бер минуты да юк. Кайчакта уйларын куарга теләп өй эшләренә ябышмакчы була. Йөгереп кенә эшләр иде, чире комачаулый. Менә ничә еллар интегә ул. Ни тотса да куллары калтырый, әйберләрен төшереп җибәргән чаклары да бар. Гомере буе, үзе әйтмешли “пүтсез” ире аркасында күргәннәре йөрәген сикертә. Заманында  авылда иң матур кыз булып үскән Миңлеҗамалның ирдән бер мыскал бәхете дә булмады! Хатын, иртәнге чәен тәмле итеп, үзе пешергән баллы кабартмасын кабып эчте.

Аш-суга да оста, югыйсә! Бергә утырып тәгам җыяргә кешесе генә юк. Дөрес, балалары бар! “Әни!” –  дип өзелеп торалар. Кайталар-китәләр, үзләренә чакыралар. Әмма, читенсенә шул – үз өемдә үз көем дип ялгызы гына яши бирә. Табынын җыештырып алгач янә ятагына барып чүмәште. Телевизорын кабызып караган иде, татар каналында хоккей уйныйлар. “Шул булыр инде! Бер юньле нәрсә күрсәтмиләр!” – диде ул үз-үзе белән сөйләшеп. Тагын башына әллә ниләр килде.  Уйлары аны ерак елларда адашып калган яшьлегенә алып китте.

Клубта бию кичәсе тәммлангач, гадәттәгечә, очрашып йөри торган егете Фуат капка төбенә хәтле озата кайтты аны. Матур кич иде ул – шомырт чәчәк аткан көннәр! Авыл өстенә хушбуй сибеп җибәргән диярсең – борыннарны ярып керә инде тәмле исләре! Сандугачлар да йокламый – узыша-узыша сызгырышып сайрыйлар. Яшьлек иленең иң татлы мизгелләрен сузарга теләгәндәй, тегесен-монысын сөйләшеп тордылар. Аларга рәхәт иде.

– Шушы арада яучы җибәрәм, көт! – диде Фуат, бөтен батырлыгын җыеп. Кыз чыркылдап көлде генә. 
– Әле иртәрәк! Бирнә әзерлисебез бар!  – диде.
– Бирнәң кирәк түгел, үзең кирәк! – диде егет, кыюсыз гына кызның нечкә биленә кулларын салып. 

– Ашыкма! Миннән алда узып сөйләшмә! – диде чаялыгы белән дан тоткан Миңлеҗамал. – Иртәгә Сабан туе түгел, өйгә керәм! Иртүк фермага эшкә! Син дә йокла! 
– Безне иртәгә урманга, бүрәнә тарттырырга чакырдылар. Сыер абзарларын яңартасылар икән, - диде егет тә ризалашып.
Шул рәвешле хушлаштылар. Соңгы очрашуларыдыр дип берсенең дә башына килмәде. Икенче көнне авылны сискәндереп яман хәбәр таралды – Фуатның, урманда агач әзерләгәндә, моторлы пила ботына эләккән. Хастаханәгә кайтып җиткәнче каны агып бетеп җан биргән.
Миңлеҗамал ярсып-ярсып елады.

– Никләр генә ярар димәдем икән! Бәлкем, шул сүз хисабына исән калыр иде! – дип тәкрарлады.
...Бер атна да узмады, аларның капкасыннан күрше авыл егете Әмирҗан узды. Үзе белән дус егетен иярткән. Шулай ансат кына Миңлеҗамалны кияүгә сорады. Кызга барыбыр иде, ичмасам онытылырмын диде дә, ризалыгын бирде.

Кызны, булачак кайнанасы козгын булып каршылады. Сүзен үлчәп сөйләшми иде ул, турыга бәрде:
– Моны алганчы урыс марҗасын алган булсаң! – диде. Һай, ул сүзнең көче! Амин дигән мәленә туры килсәме? Хәер, анысы соңрак.
Шулкадәр дә ярлы гаиләгә барып кергәч аптырап ук калды Миңлеҗамал. Әмирҗанының тасма теленә алданып, әллә кайчаннан карап-күзәтеп йөрдем, яратам дигәненә ышанды. Әни акыллы, мин гел эштә, рәхәтләнеп яшәрсең бездә, диде бит. Кайгысы да башын бутады бугай. 

Йортка чын хәерчелек хуҗа иде. Ватык урындыклар, кыйшайган өстәл, тактадан әмәлләгән кием шкафы, сиртмәле карават. Тәрәзә өлгеләре сидрәп таушалган, җитмәсә ничә ел юылмаган икәнлеге кычкырып тора. Ничек яшәгәннәр алар шул рәвешле? Ник Әмирҗан ул ватыкны кагып-сугып куймаган? Ыжгырып торган әнисе нигә әзрәк өен җыештырмаган?

Миңлеҗамал, район кибетеннән матур чәчәкле ситсылар сатып алып чаршаулар, тәрәзә пәрдәләре тегеп бирнә әзерләгән иде. Каралып беткән бүрәнәләрне пычак белән ышкып, мунчалалап юды, чүпрәк-чапрак элде – өйгә ямь керде. Иренә әйтә торгач ризлаштырды – йортка икенче җиһазлар кайтартты. Тырышып эшләде килен! Алдынгылыкны бирмәде, колхоз җитәкчелеге тарафыннан бүләкләр күп килде. Ләкин, кайнанасының барыбер көн күрсәтәсе түгеллеген аңлады.

Чын усал хатын иде Фәрхенур! Улын киленнән кара көнләшү белән көнләште. Карават тирәсенә эленгән чаршауны ачып карады, хәтта! 
– Зина кылып ятасыз! Тьфү! – дип ысылдады...
Шуннан соң Миңлеҗамал әнисе белән киңәште. 

– Кызым! Ил иркен, кая барсагыз да эш бетмәс! Чыгып китегез сез ул йорттан! Әнә, күршеләрнең улы хатынын алып китте бит. Кая урнашканнарын сорашырмын, белешермен... – диде акыллы карчык. Киттеләр! Себергә, акча эшләргә кузгалдылар!
– Ту-у-ту-ут! – дип, кара төтеннәрен чыгарып, акыртып кузгалган поезд еракка – Омск якларына алып китте аларны.

 Барып урнашкан урыннары үз авыллары чамасы булып чыкты. Анда да ферма, колхоз эше. Үз ягында татарлар булса – монда нинди генә халык юк – немесе, урысы, латышы, мукшысы – барысы да буталган. Яшьләргә торыр урынны кем әзерләп куйсын? Фатирга кереп яши башладылар. Әмирҗан шофер булып урнашты. Миңлеҗамал авырга калды, баласына җан кергәнче ашый алмый тилмерде. Бәби көткән хатынга эшләрлек эше дә килеп чыкмады. Ире, эшеннән соңга калып, күзләрен ялтыратып кайта башлады.

Авызыннан әллә нинди әче исләр килә. Миңлеҗамалга йә суган ашадым, йә төшке аш сарымсаклы иде, дип акланды. Әйбер урлаган өчен төрмәдә утырып чыккан латыш хатыны белән йөри башлаганлыгын колак чите белән ишетсә дә ышанмаган иде Миңлеҗамал! Кызлары тугач беренче мәртәбә өенә кайтмый кунган ирен урамга эзләп чыкты һәм Әмирҗанның мутлыгын тәгаен шунда белде. Барактагы халыкның күзе үткен – юлны үзләре саптылар. Бу юлысы  өсләренә үк чыкты! Ярым җимерек ишекнең келәсен бәреп ачты да катып калды -  бүлмәдә икесе дә ялангач -  ятактан күтәрелергә дә өлгермәделәр. Китте кычкырыш, китте талаш. Латыш хатыны дөнья күргән – куркуның эзе дә юк тегендә!

Әмирҗан да кызмача иде, кулына бала күтәреп үзен эзләп тапкан хатынына пычак белән янады. Миңлеҗамал сыгылып төшеп елады. Әмирҗан, хатынын кызганып куйдымы соң – тынычланып калган сыман булды, янына килеп утырды. Ант эчте, башка бармыйм, йөрмим, диде. Үз күңеле чиста булгач ышанды Миңлеҗамал. Ләкин, юкка. Ире, җае чыккан саен хатыннар белән типтерде. Ул арада тагын бер сабый дөньяга аваз салды. Аптырагач, кабат туган якларына кузгалдылар. Янәсе, үз авылында күз-колак булыр, ире яман эштән бизәр.

Ике баласын күтәреп кайткан Миңлеҗамал әнисенә генә кирәк булды, кайнанасы аны йортка кертмәде. Әмирҗан да, мескен кош баласы сыйфатына кереп хатыны тирәсенә елышты.

Ләкин, чит бакчаның җимешен бер татып караганнар кабат шул агачка үрелә шул. Эзләгән кошка җим табыла – Әмирҗан, хатыны белән бер сыйныфта укыган, ирдән аерылган хатынга ияләште. Үз хатынын да онытмады – Миңлеҗамалның әллә нигә бер наз тигән тәне иренең иркәләвен кабул итә торды. Көндәшле тормыштан янган-көйгән хатыны тагын ике балага тормыш бүләк итте. Бер елдан сыйныфташы да игезәкләр тапты! Барып сөйләшеп тә карады Миңлеҗамал – тик файдасыз!

“Иреңне тота бел! Мин чакырмыйм, үзе килә! Иркәли белмисең син аны!” – дип авызын томалады көндәше. Аерылышам дип гариза бирергә әзерләнгәч ире сүзсез генә йөрде дә, сөяркәсе белән читкә чыгып качты! Миңлеҗамал дүрт баласын кочып ирсез тормышка күчте. Үстерде ул балаларын! Ил өстендә ач булмадылар, ялангач та йөрмәделәр. Әнисе булышты, үзе көн-төн ике эштә эшләде. Балалары исәйгәч хәбәр килде – Миңлеҗамал, кичерә алсаң кичер, кире сиңа кайтыр идем, дип Әмирҗан хат язды. Янәсе, сыйныфташ аны ташлап башка иргә киткән.

Киңәшер кешесе юк, әнисе вафат иде инде ул вакытта. Җавап хатын үзе язды:
– Кайтып кара, балалар хакы бар! – диде. Аркасына биштәр аскан ир, капкадан керүгә Миңлеҗамалның аягына егылды: 
– Синнән дә әйбәте юк! Яңадан кавышыйк! Гафу ит! – диде. Бер көйгә яши башладылар, балалар гына әтиләренә шикләнеп карады.

Аларны гафу итәсеме соң?! Балаларымны әтиле итәм дип, янә тәмуг утына төшәсен башына да китермәгән хатын янә оятка калды. Ире, ике елдан соң, Миңлеҗамалга әйтеп тормыйча кабат шул Омск якларына чыгып китте. Анысын күршеләре хатка язып хәбәр иттеләр. Ирне латыш хатыны кабат кабул иткән, бала тапты, диделәр. Булса да булыр икән дәртле, орлыклы күркә!

...Миңлеҗамалның ир дигән кешесе шунда Омск ягында калды. Кайнанасының теләге кабул булды – урыс марҗасы гына да түгел, латыш хатыны белән яшәде Әмирҗан! Ә ул хатынны әнисе немец белән йөреп тудырган булган! Әле дә исәннәр, исән булсыннар! Әмирҗаннан туган латыш кызы үсеп җиткәч хат язды! Имеш, Миңлеҗамалның балалары белән белешеп, йөрешеп яшисе килә. Тик әни кеше бу хәлгә тиз чик куйды. Андый туганлык кирәкме? Балалары Аллаһка шөкер, аның! Берсе дә йөзенә кызыллык китермәде! Миңлеҗамалга яшьлегендә бәхет тимәсә дә, Аллаһы көч бирде! Ә кем ялгышмый соң яшәеш дәверендә? Ялгышлардан язмыш ярала – анысы хак.

Фәридә Ибраһим. 
Фото: freepik.com


      

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading