Ярый да теге татар кызына Алмаз Гәрәев фотосы эләккән, ә башка ул белмәгән кеше фотосын җибәргәндә нишләргә? Андый вакытта фотоны Гуглда интернеттан алыганмы юкмы икәнлеген тикшереп карарга була.
“Исәнме, мин синең булачак элекеге ирең”
– Еш кына ир-атларның ничек арлаша башлавына игътибар итегез. Манипуляторлар бик үк гадәти булмаганча яза башлый һәм хатын-кызны комплиментка “күмәләр”: “Шундый чибәр кыз белән танышырга мөмкинме?”, “Мин сезгә бик сокаланам!” кебек сүзләр. Сезнең гүзәллек турында кирәгеннән артык комплиментлар яудырсалар, бу –сак булу өчен бер билге. Чөнки гадәти ир-ат алай төче телләнеп маташмый. “Исәнме, мин синең булачак элекеге ирең”, – дигән бик бөтенләй аңлашылмый тораган җөмләләр белән танышучыларга хатын-кызның хушы китә. Җөмләсе дә гадәти түгел, моның белән кызык булырга охшап тора бит, дигән уй килә аларның башларына. “Әниегезгә кияү кирәк түгелме?”, “Сәлам, син ничек уйлыйсың: мәхәббәт бармы ул?” – кебек сорауларга хатын-кыз “нинди ерунда” дип җавап кайтарса да инде кармакка капты дигән сүз. Ә адекват, нормаль ир-ат хатын-кызга бик үк ошап бетми торган стандарт җөмләләр яза.
Еллар буе күзәтә
– Манипуляторлар хатын-кызны интернетта берничә көннән алып, берничә елга кадәр күзәтергә мөмкин. Гадәттә, хатын-кыз бөтен тормышын социаль челтәрләргә куярга ярата. Аның фикерен әйтеп язган постлары, сторисларыннын күп нәрсә белергә була. Социаль челтәрдә артык ачылып китеп, үзе турында кирәгеннән тыш мәгълүмат бирүче хатын-кыз ир кеше аның турында белеп аралаша башлагач шакката: менә аның белән дә кызыксынучы бар бит дип шатлана. Манипуляторлар хатларын шундый матур итеп язалар, тик аның мәгънәсе ачылып бетмәгән була. Башта шаккатып укыйсың, ә анда тотып алып истә калдырырлык җөмлә булмый. Ул шундый матур буш сүзләр җыелмасыннан тора.
Манипуляторларның тагын бер үзенчәлеге - алар яраклаша белә. Гаиләсез булса, гаилә һәм балалар турында сөйләп, аерылган булса, балаларына һәм үзенә терәк булырмын дип, буш вәгъдәләр биреп, хатын-кызны үзенә карата. Шундый фикер һәм уйлары уртак булган, әллә ниләр вәгъдә итүче ирне табуына куанган гүзәл зат шатлыгынна нишләргә белми.
Манипуляторлар уйлап бетерергә кирәкле фразалар белән аралаша. Ә хатын-кызлар уйлап бетерергә ярата да соң инде! Мәсәлән, “Тәрәзә каршында басып торам. Сагынам”. Мондый җөмләләрне укыган хатын-кыз моны үзен сагына дип уйлап башы күккә тия. Манипуляторлар беркайчан да төгәл җөмләләр белән язмый, аларның сүзләре табышмак булып кала. Алар язышканда “мин” алмашлыгын сирәк куллана, “Мин сине яратам”, – дими. “Яратам сине”, – ди. Шулай ук беркайчан да үзләренең корбаннарын исеме белән атамый. Алар куяным, песием, чебием, кадерлем ише сүзләр куллана. “Мин” дип түгел, ә үзләрен өченче затка куеп “ул” дип сөйләргә мөмкиннәр. Ягъни , “мин әйтәм” дими, ә үзен “ул әйтә” дияргә мөмкин.
Күп нокта белән өндәү күп нәрсә турында сөйли
– Менә болардан соң манипулятор кырыс манипулятив идарә итүгә күчә. Мәсәлән, бөтен Казанны шаулаткан вакыйга: манипулятор ир-ат берничә хатын-кызның башын әйләндереп, фатирсыз калдырган, кредит алырга мәҗбүр иткән иде. Алар ниндидер бетәшкән хатын-кызлар түгел, ә дәрәҗәле урыннарда эшләүче гүзәл затлар. Ничек акыллы хатын-кыз шундый хәлгә калган дип шаккату урынсыз. Чөнки хәтта психологлар үзләре дә манипуляторлар тозагына эләгергә мөмкин.
Хатта кирәгеннән артык өндәү билгесе, күпнокталар, бөтен сүзләрне баш хәрефтән язу да сагайтырга тиеш. Күпноктаны артык күп куллану шизоффрения билгесе дә булырга мөмкин. Җөмлә ахырында рәттән ике нокта кую кешенең алдарга теләвен һәм яки нәрсәне дә булса яшерегә теләвен аңлата.
Очрашырбыз.. ышанам...
– Кем дә булса яза башлаганнан соң аның чыннан да очрашу, танышу нияте бармы, әллә чиксез хат язышулар белән башыгызны гына катырырга телиме икәнен ничек ачыкларга соң? Әгәр ике-өч көн язышканнан соң сезне очрашырга чакырмасалар, араны өзәргә тырышыгыз. Бик еракта яшәүчеләр генә искәрмә булырга мөмкин. Күп булса 2-3 атна, әгәр бик еракта яшәсә, 2-3 ай язышырга мөмкин, ә очрашулар кичектерелеп, һаман сәбәп табып торалар икән, монда инде аларны акларга түгел, ә андыйлардан качарга кирәк. Чөнки озаграк язышкан саен без идеаль образ тудырып, языша торган кешегә бәйле була башлыйбыз.
Алар белән араны өзгән очракта манипуляорлар төрле аккаунт ясап, төрле социаль челтәрләрдә эзәрлекли башларга мөмкин. Төрле исемнән язсалар да аларны аралашу, танышу манераларыннан һәм почеркларыннан танып була. Башта яраклашып, якын кешегә әверелгән манипулятор тора-бара хатын-кызны гаепләргә тотына, аларның сүзләрен тыңламаганда озак кына элемтәгә чыкмый торып, билгесезлек белән “җәзалый” башлый. Югалып торганнан соң кабат пәйда булган якын кешесе алдында үзен гаепле дип санаган нәфис зат, манипуляторның бөтен кушканнарын үтәргә – куша икән интим фотосын җибәрергә, акча сораса, күчерергә, аның бөтен пычрак максатлырын башкарырга мәҗбүр була.
Тозакка ничек эләкмәскә?
– Ә тозакка эләкмәү өчен нәрсә эшләргә соң? Иң мөһиме – алда санап үткән билгеләргә игътибар итеп, артык хисләргә бирелми генә акылны да кушып карар кабул итә белергә өйрәнергә кирәк. Һәркемгә күпмедер дәрәҗәдә манипуляторлар турында хәбәрдар булу зарур. Ә һәр ялтыраган алтын түгел бит: сиңа дигән яр төче телсез, күңелсез һәм бераз эч пошыргыч та булса, бәлки әллә гел яхшыга булыр...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар