Соңынтын бер папирос тартырга булды, тартмаган көенчә чыкмаячагын әйтеп, киреләнүен дәвам итте. Авызына “Беломор канал” папиросы кыстырып, шырпы сызып җибәрүләре булды, лакланган сакал-мыекны ут чолгап алды. Сакал-мыек, кулдагы бияләйләр – барысы да бәйләп куелганлыктан, аларны җиңел генә салып ыргытырлык түгел. Тәрәзәләр ачылып, Кыш бабайны чыгарып, җиргә сузып салдылар. Аз гына бәсләнеп торган туфракны аяклар ярдәмендә күчкә җыеп, шушы катнашма белән сибә торгач, ут җиңелде. Шуннан соң гына килеп җиткән янгын машинасы җирдә пыскып яткан сакал-мыекларга су сиптереп, китеп барды.
Кар ул елны төнге уникеләрдән соң гына ява башлады. Тимер бактагы су килгән халык тарафыннан эчелеп беткән булып чыкты. Ә бак астындагы чиләктә тәмәке төпчекләре йөзеп йөри, күп булса, ике-өч литр су Кыш бабайның сакалына сибелде. Бу аның йөзе янып ямьсезләнмәсен өчен эшләнде, шуннан Кыш бабайны участок шифаханәсенә озаттык.
Ә халык көтә, һәрберсе Кыш бабай чыгып котлагач, үз өйләренә, телевизордан Леонид Брежневның Яңа ел котлавын тыңлап, бокаллар чыңлату мизгелләрен көтә. Үгетли торгач, бер-бер артлы икеләп стакан эчемлек салып биргәч, баянчы Илгизәр абый риза булды.
Күп әйбер янган, ә запас кием юк. Аның кирәге дә бик сизелми. Инде күп эчүдән болай да кызарган борынны аз гына помада сөртеп, кызартыбрак җибәрделәр. Кызыл гуашь белән битләр мәк чәчәгедәй итеп буялды. Аягына киез итек кидерелеп, амбар каравылчысының толыбы йонлы ягы тышка әйләндерелеп өстенә салынды. Башына иске сәхнә пәрдәсе уралгач, Кыш бабай совхоз халкын Яңа ел белән котларлык, бик колоритлы булып чайкалып тора башлады.
Бу чаклы көлке карачкыны үз гомеремдә күргәнем булмаганлыктан, авыз ертылырлык булып җәелә, тамак, эч шартлап ярылырдай итеп киерелә башлады. Бугаз төбеннән сәер тавышлар чыга. Бер мин генә түгел, шул чакта бильярд бүлмәсендәге халык шашырдай булып көлә, куллары белән авызларын каплап, иреннәрен тешли. Карачкы тонган күзләре белән тирә-якны айкап карап чәбәләнә, киемнәрен салмакчы була. Әмма кызлар (Сәрия, Мәдинә, Розалия, Гүзәлия...) аны урап алганнар, матурдан-матур сүзләр әйтеп юаталар. Кайсы кулын тота, кайсы йонлы аркасыннан сыйпый. Мәдәният йорты директоры Сабирҗан, стаканны гел тегенең авызына күтәреп, “заправка” ясый торгач, “бабай” кирәкле конденциягә килеп җитте. Ә залда халык кул чаба, агач идәнне аяклары белән дөбердәтә.
Бабайны бер яктан бер Кар кызы, икенче яктан икенчесе өстерәп дип әйтерлек алып кереп, чыршы тирәли бер тапкыр әйләндерделәр. Барча халыкка Яңа елда ак бәхетләр теләп, шуның белән бу кичә тәмам булды.
Комментарийлар