Юл – һәркем өчен уртак киңлек, әмма нигәдер кайчак анда үзеңне киртә кебек хис итәсең. Машина йөртүчеләр арасында бу тема — иң «кайнар»ларның берсе.
Һәм моңа гаҗәпләнергә дә кирәкми: юлда без һәр көнне стресс, ашыгу, тупаслык белән очрашабыз.
Быелгы кыш та сынауларга бик юмарт булды. Кар күп, ишегалларыннан чыгу — үзе бер маҗара. Бүген генә дә күршеләр белән бер-беребезне тарттырып, кар боткасын ерып, көч-хәл белән олы юлга чыктык. Һәм нәкъ шул мизгелдә тар тыкрыктан безнең өскә таба «очып» бер хатын-кыз машина йөртүче килә. Юл бирергә тиеш ул — аның полосасында машина тора, шуңа безнекенә чыккан. Әмма ул туктарга уйламый да. Танк кебек өскә менә. Ярый әле юлларда бозлавык түгел иде. Машина шуып китсә, нәрсә буласын уйларга да куркыныч. Ходай саклады, авариясез узды. Әмма сорау туа: нигә шулай итәгеңә ут капкандай ашыгырга, нигә юлдагы башка машиналарны күрмәмешкә салышырга? Әллә руль артына утыргач, үзеңне юл патшабикәсе итеп тоя башлыйсыңмы икән ул?
Мондый хәл беренче генә очрак түгел инде. Танышым сөйләде: кечкенә баласы белән балалар поликлиникасына барганда, җәяүлеләр кичүендә бер хатын-кыз машинасы белән алар өстенә менә язган. Өстәвенә, кулында телефон, ди. Машина кинәт чыжылдап туктагач, танышым борылып караса — рульдәге хатын кулларын болгый-болгый: «Ник терәлеп каттың, тизрәк чык!» дип кычкыра, ди. Имеш, аңа комачаулыйлар. Кайда соң монда хатын-кызлар теләктәшлеге, кайда кеше хәленә керү? Руль артына утыргач, адәм баласы булудан туктыйбыз мәллә?
Юлдагы тупаслык моның белән генә бетми. Эшкә барганда бер мәктәп яныннан узабыз. Анда әти-әниләр балаларын юл кырыена «ташлап» калдыра. Ашыгалар, сигнал утын кабызмыйча, юл уртасында туктап калалар. Безнең машина йөртүче аларны «мамаши» дип кенә атый. Әмма көлеп кенә узарлык түгел бу. Беренчедән, арттан килгән машина килеп бәрелергә мөмкин. Икенчедән, бала иминлеге куркыныч астында. Юкса, янәшәдә генә махсус «кесә» — машина куярга урын бар бит.
Бу хакта күп еллар руль артында йөргән Роберт абый да үз фикерен белдерде:
— Проблема машина йөртүченең җенесендә түгел. Проблема — машина йөртү культурасында. Ир-ат та, хатын-кыз да юлда агрессив була ала. Ир-ат тупас йөртсә — “гадәти хам” дибез. Хатын-кыз шулай эшләсә, шунда ук: “Аңлашыла, руль артында хатын-кыз”, — дип нәтиҗә чыгарабыз. Ә чынлыкта мәсьәлә башкада.
Чыннан да, юлдагы проблема — кемнең руль артында утыруында түгел. Ирме ул, хатын-кызмы — моның әһәмияте юк. Мөһиме — башкаларга карата хөрмәт, кагыйдәләрне үтәү, җаваплылык хисе. Руль артындагы тупаслык — ул холыктан киләдер. Һәм шул холык юлда кемнең «патша», кемнең кеше икәнен күрсәтә дә инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар