Кыш карлы һәм шактый салкын булганда, хәтта тәҗрибәле машина йөртүчеләр дә кыенлыклар белән очраша.
Яңа ел каникуллары тәмамлану белән шәһәребез 8 баллы пробкаларда утырды. Ярый ла, машина агымы белән барсаң – бер хәл, әмма күпчелек аварияләр машина йөртүчеләрнең үз-үзләрен тәртипсез тотуы белән бәйле. Әйтерсең лә юлда алар гына ашыга, алар гына беренче булырга тиеш.
Бер рәттән икенче рәткә күчәргә теләгәндә, борылыш уты кабызсаң да, үткәреп җибәрмиләр. Без һәр көнне эшкә Горький шоссесы аша йөрибез – «дөнья рәхәте». Тик менә аеруча кызу йөрүчеләр аркасында әлеге трасса, мөгаен, Казанда аварияләр саны буенча беренче урынны да билидер.
Менә бер мисал. Иртәнге сигезенче яртылар тирәсе. Машина тыгымында барабыз, һәр яклап автомобильләр. Арттан берәү сигнал бирә башлады – янәсе, юл бир. Нинди фантазиягә иядер бу автосөюче, бәлки, без канатланып очарга тиеш булганбыздыр. Безнең башка рәткә күчмәгәнебезне күрде дә, башка машиналарны «этеп-төртеп» күрше рәткә кереп китте, тик анда да бездән ерак китә алмады. Шулай төртелеп, башкаларга сигнал биреп баруын дәвам итте.
Шуннан сорау туа: шундый тыгыз хәрәкәттә дә тизлекне арттырып, башкаларны кысрыклап йөрү нинди нәтиҗәгә китерә? Җавабы бер – авариягә.
Хәтта чит төбәкләрдән килгән кунаклар да болай ди: «Казан матур шәһәр, ләкин юлларыгызда йөреп булмый. Чит төбәк икәнен күрәләр дә кысрыклый башлыйлар, үткәреп җибәрмиләр». Менә шундый кунакчыл безнең автосөючеләр. Имеш, мин генә өлгерим, юлда мин генә хуҗа.
Ялларда авылга кайттык. Тирә-юньне махсус күзәтеп барам: һәр бишенче машина йөртүче – «автохам», ягъни машинаны тупас йөртүче, башкаларны кысрыклаучы, кырыйдан узып китәргә тырышучы.
КаМАЗлар турында аерым әйтмичә мөмкин түгел. Ерак юлларга йөрүче шофёрлар турында фикерләр төрле, ләкин кайберләре, хәтта олы юлда аерым полоса булса да, шунда күчмичә, артларында 10–15 машинадан торган колонна җыеп баралар һәм берсен дә үткәрмиләр. Кирелекме бу, әллә башка сәбәпме? Бигрәк тә безнең республика номерлары тагылган зур йөк машиналарына кагыла бу күренеш. Мәңге үткәрмиячәк, диярсең.
Узган ел Самара, Ульян юллары аша урап кайтырга туры килде. Алар төбәк юллары булып саналса да, кайбер урыннарда иярчен полоса да бар. Минемчә, бу зур йөк машиналары «кече кардәшләрен» үткәреп җибәрә алсын өчен төзелгәндер. Бәлки, безнең М-7 трассасының кайбер участокларында да (сүз бер полосалы юл турында бара) әлеге иярчен полосаларны булдыру турында уйланырга кирәктер. Чөнки аварияләрнең 80 проценты нәкъ менә алда баручы машинаны узып китү нияте белән каршы як юлга чыгу аркасында була. Ә монда инде төп мәсьәлә – кеше гомерен саклап калу.
2026 елның беренче айларында Татарстанда 3 679 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 298 кеше һәлак булган һәм 4 478 кеше зыян күргән. Бу алдагы еллар белән чагыштырганда бераз кимүне күрсәтә, әмма аерым төбәкләрдә вәзгыятьнең начараюы күзәтелә.
Иң кискен проблемаларның берсе – номер билгеләре укылмый торган яки бөтенләй номерсыз автомобильләрне түләүле стоянкаларда калдыручылар. Бу башка гражданнар өчен кыенлыклар тудыра, парковка өчен урын табуны катлауландыра. Татарстан депутатлары мондый тәртип бозучылар өчен җаваплылык кертергә тәкъдим иттеләр. Мөрәҗәгать Россия Транспорт министрлыгына һәм Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган.
Статистиканың гомуми яхшыруына карамастан, тискәре тенденцияләр дә бар. Һәр бишенче зыян күрүче караңгыда, ял көннәрендә юл һәлакәтләренең корбаны була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар