16+

Калганына түзәргә була, баз тулы бәрәңге, ачка үлмәбез, карт!

Тотрыклы булмады быел кыш. Әле утызның аргы ягына чыккан салкыннар китереп бәрә, әле ишеп-ишеп кар ява, әле язгы көннәрдәй җылы температура килеп җитә дә, аяк асты суга әйләнә.

Калганына түзәргә була, баз тулы бәрәңге, ачка үлмәбез, карт!

Тотрыклы булмады быел кыш. Әле утызның аргы ягына чыккан салкыннар китереп бәрә, әле ишеп-ишеп кар ява, әле язгы көннәрдәй җылы температура килеп җитә дә, аяк асты суга әйләнә.

Берничә көннән исә тагын кинәт катыра да – бозлавык буласын көт тә тор! Салкыны белән карын җиңеп булса да, бозлавыклы көннәре ай-һай читен. Таеп егылмыйча гына тигезлекне саклап йөреп кара боз өстеннән! Таеп егылсаң – эшләр харап! Йә имгәнерсең, йә миең селкенер. Бөтенләй гомерлеккә гарипләнеп калуың да бар, Аллам сакласын!

Әнә шундый бозлавык көннәрнең берсендә Гарифҗанның калада яшәүче малае авылга зур, кыйммәтле өр-яңа машинада кайтып төште. Шәһәргә китеп урнашканнан бирле авылга электричкада гына кайтып йөргән егетнең мондый үзгәрешен күреп, авыл халкы аһ итте. Ай-һай, мунча бурасы кадәр бар бу машина, билләһи! 

Авылның иң бай, иң хәлле саналган гаиләләрендә дә юк иде әле мондый тимер ат. Кем-кем, Гарифҗан малае алсын әле шундый машинаны! “Ничә ат көче микән бу машинада?.. Фидасия сазлыгында да батмыйдыр бу, име... Алды да, арты да шәп тарта инде моның... Их, үскәч мин тагын да яхшырагын алачакмын әле!..” диештеләр машина карарга җыелган вак-төяк авыл малайлары. 

Шаккатып та, сокланып та, көнләшеп тә машинага карап торган күрше-күлән арасында күкрәкләре киерелеп, борыннары югары чөелеп китте Гарифҗанның. Чын-чынлап сөенеп, горурланып каршы алды ул яраткан улын. Янәсе, карагыз, аның улы нинди машинада җилдерә, барыгыз да күрдегезме? Аның – Гарифҗанның улы ич ул! 

“Кибеткә кереп торырга вакытым булмады” дигән улын сыйлар өчен тәмлүшкәләр алырга дип авылның икенче очындагы кибеткә кәттә машинада бардылар Гарифҗаннар. Бу гамәлләренең эчке бер мәгънәсе дә бар иде: һәммәгез да күрдегезме, нинди машина белән кайткан минем улым! – дип масаясы килү теләге ята иде иң төптә. 

Мунчалар кереп, тәмләп ашап алгач, хәл-әхвәл сорашкан әти-әнисенә:
“Тренингта булдым мин, әти, тренингта! Спикер чит илдән үк килгән иде! Сезгә дә барырга кирәк андый тренингка. Яшәп ятасыз тирес кортлары кебек, үзегездән ары берни күрмисез, шул рәвешле мине дә түбәнгә, үзегез янына өстерисез! И вообще, сез миңа дөрес тәрбия бирмәгәнсез! Тренингта шулай диделәр. “Мышление бедного человека” дип атала ул, сез миңа менә шул хәерчелек фикерен сеңдереп үстергәнсез! Ничава, хәзер мин байларча яши башлыйм. Әкренләп, сезнең дә мышлениены үзгәртермен.” – дигән сүзләрне ишеткән өлкән яшьтәге ата-ана телсез калды. 

“Тренингта шулай дип әйттеләр. Әгәр бай яшисең килә икән, бүгеннән үк үзеңне байлар кебек тота башларга кирәк. Менә, шәп “арба” алдым, телефонның да иң соңгы моделе кемдә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, миндә! Күрегез әле, каланың иң кәттә чәчтарашханәсендә чәч кистердем...” 
Бәгырь җимешләре әйткән сүзләргә үпкәләп кимсенсәләр дә, уллары өчен сөенделәр, куандылар ата белән ана.

Әмма шәһәр читендә урнашкан бер бинаның подвалындагы офиста хезмәт куйган утыз яшьлек «малай» үзенең бүгенге көн өчен уртачадан азрак хезмәт хакы алуын, эш дип артык көчәнергә яратмавын, калада фатир яллап торуын, кыйммәтле машина алу өчен кредитка батуын, әти-әнисе авылдан төяп җибәргән ит-бәрәңге, һәм башка ризыклар ашап торуын әйтеп тормады...

Каладан кунакка кайткан малайның ялы тәмамланып килә иде, кире шәһәргә китәргә җыена башлады. Әти-әнисе тартма-тартма ризык, байтакка җитәрлек азык-төлек чыгарып төяде “мунча бурасы”на. Ите-бәрәңгесе, пилмәне-кәтлите, кишере-суганы, ипие-пироглары – барысына да урын җитәрлек яхшы машинада.
Китәр алдыннан, әтисе күрмәгәндә генә, әнисен бер читкә чакырып алды улы: “Әни, син миңа машинага ягулык салырга акча бир инде, хезмәт хакын тоткарладылар бит әле... аннары... яллап торган фатирга да ике ай түләнмәгән, фатир хуҗасы – убырлы карчык – атна саен килеп җанны ашый, акча сорый...”
Әнисе пенсия акчасын улына чыгарып тоттырды. 

“Бала ач-ялангач йөрмәсен, җил-яңгыр тимәсен, кыенлык күрмәсен. Калганына түзәргә була, баз тулы бәрәңге, ачка үлмәбез, карт!” – дип юатты ул малае машинасы артыннан көрсенеп карап калган Гарифҗанны. 

“Әйдә, әйдә, керик, таеп егыла күрмә! Һай, бигрәк бозлавык. Калада да бозлавыктыр, улым егыла күрмәсен... Теге, ни... Гарифҗан, син район үзәгеннән алган таймас өчен табанына резин ябыштырылган ботинканы улыбызга җибәрдем. Сиңа икенчесен алырбыз әле, киләсе айда пенсия алгач...” дип сөйләнә-сөйләнә әнкә кеше өйгә юнәлде.

Ландыш Тимерова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading