Шунда колхоз заманнары күз алдына килде. Колхоз байлыгы халык байлыгы дип исәпләнә иде бит, аны саклау өчен утка да, суга да керергә әзер булучылар бар иде. Шулай тәрбияләделәр. Колхоз байлыгын саклап калучыларга медаль бирү очраклары да булды.
Хәлиткеч минутларда бу егетләрнең башларына нинди уйлар килгәндер, ул арада әлләниләр уйларлык та булмагандыр. Алар карап та тормый, китеп тә бармый – төтенгә тончыга-тончыга өч тракторны алып чыгарга өлгерә. Трактор бәяләре хәзер миллионнар белән исәпләнә.
Раил һәм Адель белән очрашып сөйләштем. Алар бу вакыйганы гадәти хәл кебек итеп сөйлиләр, без бүтәнчә булдыра алмый идек, диләр. Пошалымнар турында сүз чыккач, андагы “инвестор“ны да искә алмый ярамас. Халыкны ярык тагарак янында калдыруы гына җитмәгән, инде пай җирләре өчен дә түләмәскә җыена икән. Без бу темага газетабызның киләсе санында тулырак язачакбыз әле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе пай җирләренә кемнең күпме түләве турында мәгълүматлар әзерли. Килешү була торып та тиешенчә түләмәүчеләргә нинди җаваплылык каралганлыгы турында юристлар аңлатмасын да әзерлибез.
Әлеге вакыйга Күлтәс авылында янгын чыга калганда су алу урыны булмавын да күрсәтте. Янгын гидранты булдыру 2024 елда да каралмаган, 2025 елның үзара салым акчасын тоту планына кертергә мөмкиннәр...
Комментарийлар