16+

«Кайбер курчакларны ясау бик озакка сузыла. Кайберләрен кат-кат сүтәм»

Арча районы Штерә авылында яшәүче кул эшләре остасы Илсөяр Сибагатуллина милли киемле курчаклар тегә, рәсем ясый, тегә һәм чигә.  Алтын куллы оста белән танышып, без дә кунакта булып кайттык.

«Кайбер курчакларны ясау бик озакка сузыла. Кайберләрен кат-кат сүтәм»

Арча районы Штерә авылында яшәүче кул эшләре остасы Илсөяр Сибагатуллина милли киемле курчаклар тегә, рәсем ясый, тегә һәм чигә.  Алтын куллы оста белән танышып, без дә кунакта булып кайттык.

– Кечкенә чактан бирле тегәм инде. Әнием тегүче, әти балта остасы булган, – дип Илсөяр апа. – Рәсем ясарга яратам. Гел эзләнүдә мин, үз кулларым белән матур һәм гадәти булмаган әйберләр тудыру теләге мавыктыра.

Бүген Сибагатуллиннар йортын үз куллары белән тегелгән пәрдәләр генә түгел, ә милли киемнәрдәге курчаклар да бизи. Ишегалларында исә катыргадан ясалган милли киемнәр кигән, чәй эчеп утыручы әби һәм бабай сурәте урын алган.

Мәдәният йорты дисеңме, мәктәп яисә балалар бакчасымы, бар җирдә ул теккән милли татар курчаклары. Останың кул эшләре район һәм республика күләмендә узган күргәзмәләрне дә бизи.

– Яңа ел алдыннан мәдәният йорты директоры Кыш бабай һәм Кар кызы сурәтен ясап бирче дип мөрәҗәгать иткән иде. Аларның сурәтен катыргыга төшереп, ясап куйдым. Коеп куйган сыман булган болар, дип мактады авылдашлар. Ничә ел клуб алдында авыл халкының күз явын алып торды алар. Әмма кайсы усалына ярамагандыр, җимереп атканнар, – дип көенә Илсөяр апа.

Капроннан һәм синтепоннан эшләнгән курчаклар тегә ул. Тукыма, төрле тасма, буяулар, эрләгән җеп, мех, күн, шпагат, җилем, махсус инәләр һәм башка кирәк-яраклар сатып ала да эшкә керешә. Иң элек курчакның башын, аннары алюминий чыбыктан төп өлгесен ясый. Беренче иҗат җимеше бер атнадан соң “туа”. Аннан бер-бер артлы Әби белән Бабай, башка курчаклар барлыкка килә.

– Милли киемнәрдән ун пардан артык курчагым бар. Иң элек курчакларның үзләрен эшлим. Кием стилен, андагы милли бизәкләрне интернеттан табам һәм өйрәнәм. Алга таба рәсем төшерәм, үлчәп кисәп һәм тегү машинасы артына утырам. Эш башлаганда, күңел түрендәге теләкләргә колак салам, – ди Илсөяр апа.
Образ тулы булсын өчен төрле аксессуарларны да бик җентекләп уйларга һәм урнаштырырга кирәк. Бабай өчен чабатаны шпагаттан үзе үрә оста. Кечкенә аяк киемнәрен дә күннән бик матур китереп чыгара. Сакал-мыек, чәчләрне дә беркайчан кабатламый.

– Сөйләве генә җиңел, кайбер курчакларны ясау бик озакка сузыла. Аларның үз йөзләрен, хис-тойгыларын да бирергә кирәк. Кайберләрен кат-кат сүтәм. Әмма һич иренмим, фантазиямне тулы көченә иярләп, дулкынлана-дулкынлана эшлим. Үзем теләгәнчә килеп чыккан матур курчакны күргәч, күңел сөенә, – ди оста.
Илсөяр апаның күңел байлыгына гаҗәпләнеп бик күпләр заказ бирә. Төрле җирләрдән, төбәкләрдән дә заказ биргәннәр. Әле күптән түгел бер әби белән бабасы Чабаксарга юл тоткан. «Алардан килгән кайтаваз хатларыннан соң, күңел күтәрелә, илһамланып яңа курчаклар ясарга керешәм», – ди ул.
Курчакларны киендерү аерым осталык таләп итә. Ул һәр детальне төптән уйлап эш итә.

Илсөяр апаның алтын куллары гап-гади тукыма кисәген күп еллар дәвамында кешеләргә хезмәт итәрлек курчакка әверелдерә. Киләчәктә дә остага илһам, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading