Мин аны яратып хөрмәт итеп бүгенгә кадәр шулай дип йөртәм.
Балачакта җәйне бик ярата идем. Каникул булган өчен генә дә түгел, күрше авылга бабайларга кунакка кайтканга көтеп ала идем елның бу ямьле чорын. Анда кайткач, кышын тәне дә, җаны да ятимлектән өшегән кыз, яклаучы-саклаучыга тиенә идем. Бабамның иң яраткан бердәнбер кыз оныгы идем шул, ул мине беркайчан да үзеннән калдырмады. Киң кырларга печән чабарга алып йөрде, үләннәр-чәчәкләр белән таныштырды. Табигатьнең матурлыгын күрсәтте. Беренче шигырьләремә илһам бирүче дә ул булды.
Тагын җәйнең иң матур бер көнендә кунакка Казан абый кайта иде. Бәлки нәкъ менә ул кайтканга бу көн шулай иң матур булып истә калгандыр?! Ул бабайның олы улы, Минислам атлы. Ә мин аны яратып хөрмәт итеп бүгенгә кадәр Казан абый дип йөртәм. Казанда яшәгәч, ни дисең инде тагын. Ул зур күн сумкасына башкалабыздан күп бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр төяп ялга кайта иде. “Татарстан” тортлары, матур кәгазьле ”Татарстан” конфетлары балачагымны, телемне дә шактый балландырдыргандыр. Хәзерге заманның шәһәр балалары кебек 1 нче сыйныфның 1 сентябренә дә ут кебек янып торган зур гладиолуслар тотып бардым. Ул чакта, 1969 елда өй алдындагы бакчада үсми иде әле алар. Аларны миңа дип Казан абыем махсус башкаладан ук алып кайткан. Өч литрлы банкага озаграк торсын дип, суына шикәр дә салып куйган иде.
Гел кешеләрне сөендерүче, аларның йөзләренә елмаю элүче дисәм, бер дә арттыру булмас. Һәм ул аны кемнәрнедер кабатламыйча, бары тик үзенчә, күңеле кушканча эшли. Бер елны укытучылар бәйрәмендә радиодан ике мөгаллимә сеңлесен котлап (берсе аның минем әнием, икенчесе Рушания апа) җыр сораган иде. Авыл озак итеп шаккатып сөйләде. Монысы да шул чакта ишетелгән-күрелгән әйбер түгел бит. Хәзер генә ул техника алга китте - видео котлауларга кадәр бар.
Абыема рәхмәт: гади авыл баласына бишенче сыйныфны бишкә генә тәмамлаган елны Казанга Аккош күле буендагы пионер лагерена бару бәхете тәтеде. Әнисенең итәгенә тагылып йөрүдән бүтәнне белмәгән 11 яшьлек кыз бала өчен бу чын тормыш мәктәбе, дөнья тану иде. Лагерь Казан абый баш конструктор булып эшли торган вертолетлар заводыныкы, Ленин комсомолы исемендә. Төрле яшьтәге шәһәр балалары белән бергә мин дә лагерь тормышында мәш килеп катнашып йөрдем. Көнне шулай кызыклы, күңелле уздырам да кич белән Казан абыйны көтә башлыйм. Ә ул һәр көнне эшеннән чыга да минем янга килә. Билгеле инде, буш кул белән дә түгел: я туңдырма, я конфет белән сыйлый. Әниемне сагынганны аңлый, беренче тапкыр шулай озакка аерылышканбыз бит. Кәнфитләрнең дә матур кәгазьлесен алып килә. Шуңа да отрядлар арасында кәнфит кәгазе җыю буенча ярышта , билгеле инде, без җиңдек. - Казан абыйга рәхмәт.
Казан абыйның бик күп гамәлләренә сокланам. Хәер, озын бәрәкәтле тормышы да аның тоташ соклануга лаеклы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь кенә булса да, бу чор балалары бик тиз өлкәнәяләр. Ачлы-туклы ашап, сәләмәгә төренеп көчкә җан асраган үсмерләр Җиңү таңын якынайтыр өчен сугышка киткән әти бабайларын, хәтта атларны да алмаштыралар. Колхоз басуларында чалгы белән борчак чабуда катнашып, үсмер Минислам Вәлеев хәтта беренче була. Бу хакта район газетасында хәбәр дә басылып чыга.
Канатлы хыялларының юл башында торган самолетны да ул шушы туган авылы басуларының зәңгәр күгендә күрә. Күрә дә бар дөньясын оныта. Шул мизгелдә үк шушы көмеш канатлы очкыч артыннан китәсе килә. Мондый зур техника янында йөрер, аңа җан өрер өчен туган авылының 7 еллык мәктәбе генә җитмәгәнен аңлагач, егет күрше Чувашстан республикасының Батыр авылындагы урта мәктәпкә укырга керә. Сыйныфта татарлар юк диярлек, чуваш һәм рус егетләре генә. Тырышлыгы, үҗәтлеге җитәрлек булмаса, максатына ирешә алмаячагын яхшы аңлый башлы егет. Укытучылар да аны бүтәннәргә үрнәк итеп куялар. Анда укыганда Казанда самолетлар төзергә укыта торган югары уку йорты авиация институты бар икәнен белеп ала һәм мәктәпне тәмамлап аттестат алгач, документларын шунда илтеп бирә. Укыган чагында вагон бушатырга еш туры килә аңа. Хәер бер ул гына түгел, ул чор студентларының күбесенең тамагын шул кул көчләре белән бушаткан вагоннар туйдыра да инде. Яшьлек бит ул аруларга исе китми, хыялына зур адымнар белән баруын дәвам итә.
Яраткан эшем дип йөреп аны белгәннәргә гаилә корырга да соңгарак калган кебек тоелса да, өлгерде, шөкер. Язмышы да еракта булмаган, күрше авыл кызы булып көтеп торган. Бердәнбер уллары Ирек тә әтисе эзеннән китеп, аның эшен дәвам итеп, “Россия ел инженеры” исемен дә алды хәтта. Бүген Казан абыйның ике оныгы Йосыф белән Хәниф үсеп килә. Алар бик бәхетле малайлар. Кемнән үрнәк аласы дип аптырыйсы түгел, матур үрнәк янәшәләрендә - кадерле бабайлары.
Казан абыйның тагын бер игелекле эшен әйтми кала алмыйм. Ул мин белә башлаганнан бирле һәр җәйдә кайтып, 58 яшендә үк, бик иртә вафат булган әнисенең кабер өстендәге тимер рәшәткәләрне буйый. Үз куллары белән. Әле былтыргы җәйдә дә бу изге эшне бергәләп эшләдек. Ә ул башлап йөрде. Буяуларын да, эреткечләрен дә, хәтта комбинезоннар да алып кайткан. Әнисе Гөлмиҗамал әбинең кабер өсте башкалардан аерылып, чардуганы ерактан ук күренеп балкып тора. Нурларын сибүче кояш ясалган аңа. Казан абый үрнәгендә бүген минем әниемнең кабере өстендә дә шундый кояшлы чардуган.
Бер ел элек Казан абый “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе тапшырды. Моңа без бөтен нәселебез белән сөендек. Озын гомерен Татарстанга хезмәткә багышлаган шәхесне, зыялы аксакалны шулай югары бәяләү ул бит бүгенге яшьләр өчен дә бик кирәк.
Ничә тапкыр сынаганым бар: яхшылык эшләргә яратып, шуннан тәм табып, мизгелен дә әрәм итми яшәүчеләрнең гомере озын була. Шулар арасында Казан абыем да бар. Аңа март азагында Алла бирсә 95 яшь тула.Бу - минем өчен зур шатлык горурлык һәм бәхет. Язмыш мине яшьли әтисез иткәнгә үкенеп, шундый абый биргәндер инде дим мин хәзер тирән уйларга чумып. Һәм Казан абыйның гомере озын булсын, әле аңа тагын күп игелекле эшләр кылып, күп рәхмәтләр ишетергә язсын дип дога кылам.
Комментарийлар