16+

Казан – Кызыл Уфа арасы: ерак микән барасы?

Урал тауларына быел инде икенче сәфәребез. Бу юлы безне Свердлау өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә иҗат итүче татар халык театрының 35 еллык юбилеена чакырдылар.

Казан – Кызыл Уфа арасы: ерак микән барасы?

Урал тауларына быел инде икенче сәфәребез. Бу юлы безне Свердлау өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә иҗат итүче татар халык театрының 35 еллык юбилеена чакырдылар.

Читтә яшәүче милләттәшләребез белән аралашу — һәрвакыт күңелгә җылы бирә. Алар ул төбәктә татарлыкны саклау, телне куллану, милләттәшләрне берләштерү кебек зур бурычларны үти. Бу яктан Кызыл Уфа шәһәренең татарлары үзләре бик бәхетле, дип кайттык.

Мәүлидәдән башлыйк

Шәһәр һәм аның тарихы турында аерым язарбыз, ә бүген сүзне шушы төбәктә татарларны берләштереп торучы Мәүлидә ханым Әхтәмова һәм аның эшчәнлегеннән башлыйсы килә.

Красноуфимскида татар үзәге эшли, һәм анда татарлар аралашу, бәйрәмнәр үткәрү, очрашулар оештыру өчен бергә җыела ала торган матур заллар булдырылган. Бу яктан да алар бәхетле, чөнки кайбер төбәкләрдә мондый мөмкинлекләр юк.

Татар үзәге үзенең җылылыгы, ихласлыгы белән күңелгә кереп калды: самавырлы чәй, табын артындагы сөйләшүләр — барысы да авыл халкының үз йортына килгәндәй хис тудыра.

Музей — ул үзе бер дөнья

Татар йорты музее — аерым горурлык. Ул 2024 елда ачылган. Мәүлидә ханым безне музей буенча йөртеп, һәр экспонат турында сөйләп чыкты.

— Халык килә, балалар мәктәптән соң керә. Үз тарихыбызны чынлап торып күрсәтергә тырышабыз. Олы яшьтәгеләр — үз әниләре, әбиләре йортының җиһазларын таный, ә яшьләргә болар кыргый, ят кебек тоела. Әмма алар үзгә хис белән чыгып китә, — ди ул.

Экспонатлар арасында — борынгы чигешләр, пич, самавыр, күкеле сәгать, өстәлләр, бәйрәм атрибутлары, “Венский” урындыклар, бишек. Иң кадерлеләре — чигелгән мендәр тышлары һәм сөлгеләр.

Музейны булдыруда Рәхимҗан Таипов һәм Марина Прокопцова зур көч куйган. Ә үзәкнең бөтен эшен Мәүлидә Рәфхәт кызы алып бара: чараларны әзерли, үткәрә, методист буларак аларны елъязма рәвешендә теркәп бара. Папкалар, альбомнар — үткәрелгән чараларның еллар буе тупланган тарихы.

Ике театрның берсе

Красноуфимск татар халык театрының тарихы 1990 елдан, режиссер — РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәгыйм Идрисов исеменнән башлана. Соңрак бу эшне Рәсимә һәм Рәисә Сафиналар дәвам итә. 2003 елдан театрда Светлана Габсаттарова эшли, ә 2013 елдан — Мәүлидә Әхтәмова.

Театрда гаилә династияләре дә бар: Габсаттаровлар, Хуҗиннар, Газизовлар, Хановлар, Микагиловлар. Еллар буена сәхнәдә Әгъләметдин Низамов, Галия Зәйнуллина, Минҗамал Әхтәмова, Вадим Әхмәтов, Тәсхия Галимова һәм башкалар уйнаган.

— Мин эшләгән ун елда дистәләгән спектакль чыкты, — дип сөйли Мәүлидә ханым. — Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте, Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, “Алты кызга бер егет”, Райлә Галиеваның “Фәрештә”, “Аллаһ рәхмәте”, “Ана канат” драмаларын куйдык. Комедияләр дә яратабыз: “Кайнар токмач”, “Авыл тулы егетләр”. Тамашачы безне җылы кабул итә.

Чит ил татар театрлары күп түгел. Свердлау өлкәсендә алар бары ике: Әчетау районы Аҗегол авылында һәм Красноуфимскида.

Яшәсен, театр!

Театрның 35 еллык юбилее — зур вакыйга. Сәхнәдә җыр-бию, тәбрикләүләр, төрле төбәкләрдән килгән коллективлар чыгышы бер-берсен тулыландырып торды.

Әртә районы Аҗегол халык театры бүләк итеп спектакльдән күренеш алып килгән. “Дуслык” ансамбле (Ревда), “Якташлар” фольклор төркеме (Әчит), “Зөбәрҗәт” этнографик төркеме (Перепряжка), Түбән Серьга районы иҗатчылары — барысы да сәхнәне бизәде.

Аракай авылындагы милли мәдәни комплекс директоры, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Салават Гобәев та үзенең җылы сүзләрен җиткерде:

— Казан — Казан инде ул. Ә менә чит җирдә татар язмышы Мәүлидә кебек кешеләрдән тора. Шундый кешеләр булганда, татар театры яши әле, — диде ул.

Кичәнең кульминациясе — Райлә Галиеваның “Ана канат” спектакле. Зал тулып елады, актерларның уены йөрәкләргә үтеп керде. Авторның Татарстаннан килеп котлавы тантанага аерым җылылык өстәде.

Өч сәгатьлек бәйрәмнән соң да кешеләр таралышырга ашыкмады. Ә без Красноуфимск каласыннан күтәренке күңел белән кайттык.

Яшәсен татар театры! Аның милли җылысы озак еллар саклансын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading