16+

Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауларны билгеләү турында Казан шәһәре Думасының 2020 елның 16 июнендәге №2-40 номерлы рәсми карары

Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлаулар 2020 елның 13 сентябрендә узачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин кул куйган карар чыкты.

Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауларны билгеләү турында

«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында»гы Федераль законның 10 статьясының 3, 7 пунктлары, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 статьясының 2 өлеше, 105 статьясының 1 өлеше, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 14 статьясының 4 пункты нигезендә Казан шәһәре Думасы карар бирде:

1. Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауларны 2020 елның 13 сентябренә билгеләргә.

2. Әлеге карарны «Казанские ведомости» һәм «Шәһри Казан» газеталарында бастырып чыгарырга, шулай ук аны Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталында (www.kzn.ru) урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми төстә басылып чыкканнан соң үз көченә керә дип билгеләргә.

Шәһәр Мэры                            И.Р.Метшин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading