Икесе дә яшь гаилә, сабый балалары бар.
15 июнь киче Көекләр бистәсе халкының тынычлыгын ала – бер йорт түбәсенә сыенган ике фатирга ялкын ябырылып, хуҗаларын урамда калдыра.
Мондый йортларны хәзер заманча итеп, танхаус диләр. Өч ел элек төзүче компания кулыннан 30 елга ипотекага рәсмиләштереп, йортның бер ягындагы торак мәйданын – Миначевлар, ә икенче ягын Имаметдиновлар гаиләсе сатып ала. Икесе дә яшь гаилә. Матур итеп яшәп китәләр.
Үзара да дус, күршелек хакын хаклап гомер иткәндә, язмыш әмере белән берсенә сынау килә, кызганыч, икенчесен дә ирексезләп үз артыннан ияртә. Ачыклабрак әйткәндә, йортның Миначевлар гаиләсе яшәгән ягында ут күтәрелә. Ярый ла алары өйдә була, ә менә күршеләренең ишегендә йозак эленеп торган мәл бит...
– Ирем Радик эштән кайткан иде инде. Мин үзем балалар бакчасында эшлим, ялга чыккан идем, бала белән без көне буе өйдә, ят исләр дә сизмәдек кебек. Аш бүлмәсендә чәйләп утырганда, күршеләрнең кычкырганын ишеттек. Янасыз ич, диләр. Аптырап йөгереп чыксак, коридор инде дөрләп яна, түшәмдәге тарттырылган түбә яна бара, очкыннары яңгыр кебек идәнгә ява, куркудан тиз генә урамга чыгып атылдык. Балабызга 3 яшь, ут күргәч, ул да бик курыкты, – ди Назилә Миначева.
Беренче эш итеп, янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратсалар, икенче эш итеп күршеләренең телефон номерын җыялар. Нияз – эштә, ә Лилия 3 баласы белән Саба районының Симет авылында – әнисе янында кунакта.
– Ирем хәбәр алуга өйгә кайтып очкан да соң, тик шәһәр урамнары бушмыни, бөкедә утырган. Бәхеткә ул эшләгән объект безнең өйдән әллә ни ерак булмаган. Нияз кайтып җитүгә ишекне ачып керә алган үзе, безнең якка ут элсә дә, документларны алып чыгарга җитешкән. Ә менә башкасын алып чыгарлык булмаган, калган әйберләр ут белән су эчендә калып, яраксызга әйләнгән... Миңа шалтыратып әйткәч, коелып төштем. Әле ярый абый белән аның хатыны ялда иделәр, тиз генә җыенып юлга чыктык, балалар әни янында калдылар, – ди Лилия Имаметдинов.
Нияз белән Көекләр бистәсендәге бер бүлмәле фатирларын сатып, гаиләләре ишәйгәнлектән дә, шушы йортны сатып алган булалар. Олы балаларына – 10, уртанчысына – 8, төпчегенә әле ике генә яшь.
– Без килеп җиткәндә, матур тормышыбыздан көл генә калган иде. Юк, малыбыз юкка чыкканга да, йортыбыз янганга да сабырлык белән карыйбыз, үзебез исән ич, шунысы иң мөһиме. Ярый әле балалар белән авылда булганбыз дип тә уйлыйм, шушында чакта ут эчендә калсак нишләр идем? Янгын күршеләр ягыннан чыкса да, аларга да үпкәләмибез, кем белән булырга мөмкин хәл бу. Алар да, без дә исән, җайлап кына аякка басарбыз, Аллаһы ташламасын. Безгә ярдәм иткән кешенең күплеген күрсәгез икән, һәрберсенә бик рәхмәтлебез, – ди Лилия.
Бүген бу ике гаилә дә туганнарына сыенырга мәҗбүр. Ил төкерсә күл булыр ди, борынгылар. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:
8(950)969-22-14 – Назилә Миначева (сбер)
8(937)280-86-53 – Лилия Имаметдинова (сбер)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар