16+

Казанда уртача 53 мең 780 сум хезмәт хакы алабыз

Татарстан башкаласында узган ел кече бизнес предприятиеләре шәһәр икътисадының 42,2 процент өлешенә җитте. Казанда 80 мең кече һәм урта предприятие эшчәнлек алып бара.  Бу саннарны Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының узган елга хисап сессиясендә әйтте.

Казанда уртача 53 мең 780 сум хезмәт хакы алабыз

Татарстан башкаласында узган ел кече бизнес предприятиеләре шәһәр икътисадының 42,2 процент өлешенә җитте. Казанда 80 мең кече һәм урта предприятие эшчәнлек алып бара.  Бу саннарны Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының узган елга хисап сессиясендә әйтте.

– Узган елның 9 аенда кече предприятиеләрнең товар әйләнеше 700 миллиард сумнан күбрәк булды, үсеш – 7,4 процент, – диде Илсур Метшин. – Шәһәр бюджетына әлеге категориядән 7,7 миллиард сум салым керде. Кече һәм урта предприятиеләрдә 350 меңнән күбрәк кеше эшли. Федераль һәм республика чаралары нигезендә эшкуарлар 40 миллиард сум ярдәм алды.

Казанның үзенең дә кризиска каршы чаралары гамәлдә. Болар – штрафларга мораторий; җәйге түләүсез веранда-кафе; реклама конструкцияләрен арендалаган өчен түләүләрне кичектереп түләү; “Аренда каникулы” программасы; муниципаль парковкалардан файдалануга ташламалы режим.
 Башкалада үзмәшгульләр 40 процентка арткан һәм хәзер 81 мең үзмәшгуль исәпләнә.

– Казанда узган ел уртача хезмәт хакы 53 мең 780 сум булды, – диде мэр Илсур Метшин. – Урта һәм эре предприятиеләрдә 2022 елның 11 аенда әлеге күрсәткеч – 63 мең сум.
 Татарстан башкаласының сәнәгать җитештерүе индексы 109,7 процент. Узган ел 644 миллиард сумлык товар бушатылган. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанның резина һәм пластмасса эшләнмәләре, машина һәм җиһазлар җитештерү предприятиеләре, шулай ук химия һәм азык-төлек җитештерү тармаклары үсешкә ирешкән.

Алданган өлешчеләр мәсьәләсе хәл ителде
Башкалада узган ел 874,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды.
 Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Казанда төзелеш тармагы 100 процентка эшчәнлектә. Һәр төзүче башка тармаклардагы 10-12 кешене эш белән тәэмин итә.

– Былтыр 874,5 мең квадрат метр торак төзеп, файдалануга тапшырылды. 2023 елда 1 миллион 250 мең квадрат метр торак төзү ниятләнелә. Төрле программа кысаларында, узган ел 1647 гаилә торак шартларын яхшыртты, шул исәптән 1260 гаилә социаль ипотека нигезендә, – диде Илсур Метшин.
Өлешле торак төзелешендә катнашып, фатир ала алмыйча тилмереп йөрүчеләр барлыкка килгән иде. Өлешле торак төзелешендә катнашкан кешеләргә ярдәм максатында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, республика фонды оештырылды. Нәтиҗәдә, “сакаллы” төзелешкә әйләнгән торак йортлар төзелешендә эшне дәвам итү мөмкинлеге туды.
– Казанда бүген алданган өлешчеләр белән бәйле четерекле мәсьәлә хәл ителде, – диде мэр Илсур Метшин.

Фото: https://kzn.ru/
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем ирем 25 менне кассага сала значит, мина эйтмичэ генэ, сюрприз ясыйсы килэдер инде

    Мөһим

    loading