– Йөз туксан тәңкә тирәсен чеметер әле, - дип хәйләкәр генә җавап бирде. Үзенең саулыгы какшагач, кирәк-яракка иренә акчаны чамалап кына биреп өйрәнгән Шакирә, мондый төгәл сан әйтеп биргәненә Миргалиенә ышанычы арткандай булды. Бер йөз туксан сум акча кулга эләгүгә Миргали егетләрчә кыю атлап, кибеткә кереп, үзенә кирәкле шешәне кулына эләктергәч, эченә җылы кереп китте. Әһә, хыялы тормышка аша, ләбаса. Гайшә үзе дә эштә, ире дә байтактан машинасына утырып каядыр китте, балалары укуда. Менә ичмаса, Ходай үзе аңа ак юлны ачып тора ләбаса. Кырый күрше Әхмәдиләр йорты буш, аларның коймасын ике якка аерып куйсаң, җәннәткә юл ачылгандай була. Биек алабута арасыннан бераз иелеп барасы гына кала. Кибет ерактарак кала, анда әлегә керүче дә чыгучы да күренми. Менә хикмәт, күптән күзне кызыктырып торган, авыз суларын китерә торган җәннәт нигъмәтедәй эре-эре кәбестәләр.
Миргали иң зур баш кәбестәне сайлап алды. Кәбестәне тибеп сындырырга, сабагыннан аерырга күпме тырышса да, кәбестә тамыры һич кенә дә бирешмәде. “Әй, чукынып китсен сәнә, хатынга төбе белән саталар, төбенең весын киметтереп алдым”, - дип әйтермен әле дигән хыял белән, кәбестәне ул төбе тамыры белән йолкып, балчыгын каккалап төшерде дә, күтәреп өенә кайтып китте. Билгеле өйдә хатыны бу кадәр зур кәбестәне сайлап, хәтта төбенә скидка ясатып алып кайткан иренә яратып карады.
Кәбестә шулкадәр сусыл, тәмле булды. Икенче көнне Шакирә иренә:
– Карале, Миргали, кышка тозлап та куяр идек, авыр булмаса, иртәгә дә берничә баш кәбестә алып кайт әле. Бигрәк свежий икән, – дип әйтеп куймасынмы. Миргали аның соравына, күзгә күренеп кечерәеп, белмим шул, дигәндәй, ике җилкәсен дә җыерып, уйга калды.
...Кибет хуҗасы Гыйлемдар, сәүдәсендәгеге җитешсезлекләрне, кайсыбер кешеләрнең хилафлыкларына күз салып, кибете ишегалдына куелган видеокүзәтү пленкаларын карап утыра иде. Ни күзе белән күрсен, Миргали агай, баҗасының бакчасыннан кәбестә күтәреп берни булмагандай чыгып бара!
Туры килгәннән файдаланып, берничә көн үткәч, йөзенә бәреп әйтергә уйласа да, Гыйлемдар олы кешене артык хурландырасы килмәде. Әдәп саклап, кеше аркылы гына, Миргали агайның кәбестә урлавын участковый Шәрип үз күзләре белән күргән икән, дип әйттерде. Бу көтелмәгән сүз, әлбәттә, Миргали агайга ток суккандай тәэсир итте. Озак кына урамда да күренмәде. Үзенең олыгайган көнендә “Кәбестә карагы” дигән яман атны һич тә кабул итәсе килмәде. Шулай шул, техника алга киткән заман, кәбестә карагына да контроль бар икән, шайтан алгыры.
Камил Шәмсуаров,
Баулы районы, Исергәп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар