«Киленнекеләр. Нишләп онытып китте икән? Боларсыз бит ул аягын да атлый алмый. Бүтән киленнәр дә бизәнә бизәнүен, монысы барысын да уздыра. Капка төбенә чыкканда да иренен, керфекләрен буйый, күз төпләрен зәңгәрләтә, кашын сыза, пудра яга, ислемай сөртә... Нишләр инде боларсыз? Килен үзе барында ул әйберләр көзге алдында торалар иде, нигә гөл савытлары артына күчкәннәр? Шул теге артына нашатырь кыстырган малайның эшедер. Бер генә дә тик тора белми. Ничә малай үстереп, тавышлары да ишетелмәде. Бүтән малайларныкы алай ук түгел, бу төпчек-түберчекнең малае таш астыннан чыккан. Килен ягына тарткан инде. Анысы да бит галәмәт үткен, чая. Үзен болай ямьсез холыклы дип әйтеп булмый. Ягымлы, монда кунакка кайткан чакларында да, үзләренә барганда да караңгы чырай күрсәтми. Теле, авылча ук булмаса да, тәмле – «мамочка» да «мамочка». Балалары шук инде, шук. Бер карасаң, капка башында, бер карасаң, күпер астында. Ишегалдындагы бөтен әйберне урамга ташып бетерде. Бу да шуның эшедер, яшереп куйгандыр да оныткандыр. Автобус килде, дигәч, бик ашыктылар, боларны эзләп торырга вакытлары булмагандыр. Ярый, баш бәласе түгел, Казанда бетмәгәндер иннек-кершән, алырлар. Болары киләсе кайтканнарында кирәк булыр».
Нәкыя табылган әйберләрне учына җыеп алды. Нишләтергә, кая куярга белми аптырап йөргәннән соң, савыт-саба шкафының иң аскы тартмасына илтеп салды. Тартманы япканда уңайсыз булып китте аңа: шундый затлы әйберләрне кадерсезләп, ыргытып бәргән сыман гына тоелды.
«Көзге алдына тезеп куярга кирәк. Көзге алдын да матурлатып торырлар. Ул көзгенең кирәге дә юк иде инде. Картайган көндә кем аның каршысына басып көязләнә? Алгы бүлмәдә ике тәрәзә арасына эленгән, биш-былтырдан калган көзге бар – җитмәгәнме карт белән карчыкка? Җәмил, алыйк, диде бит, киленнәр кайтышында аяклы көзге алыйк, диде. Хәзергесе көндә бөтен халык аяклы көзге ала, диде. Аның cүзенә ничек каршы төшәсең. Болай үзе ярый инде. Телевизор белән икесе, бер-берсенә карашып, көлешеп торалар. Өй бизәгәнне ярата шул».
Нәкыя, кече килененең бизәнү әйберләрен тартмадан алып, һәрберсен берәм-берәм көзге алдына тезеп чыкты. Читкәрәк китеп карап торды.
«Карасана, матур була икән! Киленнәр юкка гына аларны көзге алдына тезми икән шул. Затлы нәрсә инде».
Киленнәре, бигрәк тә кече көяз килене көзге алдында бизәнгәндә, Нәкыянең ишек яңагына сөялеп күзәтеп торганы бар. Ходаем, нишләп кенә бетми! Ничәмә төрле әйбер, барысын да буяп чыга. Аннары тәртипләп тезеп куя. Килене булмаганда, Нәкыя бизәнү әйберләрен тотып-тотып карамакчы була да, әллә нигә уңайсызлана. Үз киленең булса да, кеше кызы бит, нигә орындың, дияр. Ялгыш боргалап, ватып ташласаң тагын. Андый әйберләр тотар өченмени аның куллары, сәнәк, көрәккә ияләшеп беткәннәр. Шуңа күрә, Нәкыя, киленнәренең көзге алдындагы тәтиләренә орынмыйча, күз кырые белән генә карап уза. Бу юлы ул иркенләп калган иде. Килен китте. Әйберләре калды, рәхәтләнеп тотып, боргалап, ачып карарга да була. Менә Нәкыя, соңгы тәрәзә пәрдәсен элеп бетерергә дә онытып, көзге алдындагы әйберләрне берәм-берәм тикшерергә тотынды.
Комментарийлар